Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 129 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Күңелле кубиклар" 09.11.2022

Бүген кечкенәләр төркеме балалары белән кызыклы музыкаль-дидактик уеннар уйналды.
Уен барышында балалар музыка коралларына кызыксыну уяткан "Күңелле кубиклар" уенында коммуникатив күнекмәләр һәм бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләнде. -
"Әминәнең туган көненә" 08.11.2022

Бүген беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле "Әминәнең туган көненә" дигән темага узды. Балалар белән аралашып савыт - сабаларны белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне киңәйтү булды.
Җырлы биюле уен "Ак калач", дидактик уен "Серле капчык" уеннарын яратып уйнадылар. -
"Өйрәнәбез бергәләп" 07.11.2022

Ана телебездә матур итеп аралашу өчен, балалар туган телебездә авазларны дөрес итеп әйтә белергә тиеш. Авазлар һәм сүздәге аваз төзелеше белән балаларны таныштыру-бик мөһим мәсьәлә. Бүгенге башлангыч грамотага өйрәтү эшчәнлегендә мәктәпкә әзерлек төркеме балаларны "у"авазы белән таныштылар, "тукран" сүзендәге тартык һәм сузык авазларны ачыкладылар.
-
"Балаһөнәр" проекты 04.11.2022

Без зурлар төркеме "балаһөнәр" проекты белән танышу максатыннан спорт мәктәбендә булдык. Проектның һәр катнашучысы буларак үзебезгә уңай эмоцияләр алдык. Балалар биредә хезмәтнең бөтен үзенчәлекләре белән таныштылар һәм үзләредә әлеге һөнәрнең үзәгендә булдылар, нинди җаваплы хезмәт булуын аңладылар.
-
”Минем туган илем –Рәсәй” 31.10.2022

Бүген без балалар белән Россияның гербы,аләме,гимны, аның гүзәл табигате һәм Россия-башкаласы –Мәскәү белән таныштык. Россия- зур дәүләт дигән темага рәсемнәр карадык, дидактик уеннар белән белемнәребезне ныгыттык.
-
"Уйный-уйный үсәбез!" 28.10.2022

Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
Иң кечкенәләрнең беренче кечкенәләр төркеме нәниләренең сөйләмен, игьтибарын, бармаклар, кул чукларының моторикасын үстерү максатыннан төрле вкладышлар, шнуровкалар белән уеннар оештырыла. -
"Төлке бездә кунакта" 27.10.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары кыска әкиятләр сөйләп, әкият геройларына үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрәләр.
-
"Кызыл миләш" 26.10.2022

Әвәләү балаларның вак моторикасын үстерергә, кул чукларының хәрәкәтен камилләштерергә мөмкинлек бирә. Бу үз чиратында баланың уйлау һәм сөйләм үсешенә унай йогынты ясый. Әвәләү өчен искиткеч жиһаз ул - пластилин.
-
"Ком терапиясе" 25.10.2022

Без балалар бакчасында ком терапиясе белән шөгыльләнәбез. Ком терапиясе балаларның эмоциональ торышына файдалы йогынты ясый. Ә комлы уеннар балага тулы шәхес булырга ярдәм итә, балаларга зур ләззәт бирә һәм психикасына файдалы йогынты ясый, киеренкелекне җиңеләйтә, тискәре эмоцияләрне сүндерә һәм сабырлыкка өйрәтә.
-
"Бармак уеннары" 24.10.2022

Бармак уеннары сабыйлар усешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга» ярдәм итә.
Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә узегезнең бармагыгызны куярга мөмкин-ул үзенә күрә массаж була.
Бала үсә бара, бармак уеннарына күчә алабыз, моның өчен безгә татар халык иҗаты ярдәмгә килер:):
Бу бармак-бабай,
Бу бармак-әби,
Бу бармак-әти,
Бу бармак-әни,
Бу бармак-нәни бәби,
Аның исеме- чәнти!









