Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Мин гаиләмне яратам" 30.11.2022

Зурлар төркеме инглиз теле дәресен кызыклы итеп өйрәнәләр. Аларга Анна исемле курчак кунакка килде һәм узенең гаилә рәсемен алып килгән. Балалар аның белән бергә яңа сүзләр өйрәнделәр, узләренең гаиләләре турында сөйләделәр.
-
"Әниләр көне" гадәти бәйрәм түгел! 28.11.2022

Әлбәттә, бу календарьда кызыл көн түгел, ләкин барысы да шатланып әзерләнәләр. Безнең балалар бакчасында "Әниләр бәйрәме" узды. Анда ата-аналар һәм балалар уртак уеннарда һәм биюләрдә катнаштылар. Бу бәйрәмне балалар бакчасында уздыру гаиләдәге традицияләрне, ананы хөрмәт итү һәм яратуны ассызыкларга ярдәм итә.
-
"Күңелле шакмаклар" 24.11.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының бик яраткан шөгыльләренең берсе ул -график диктант язу. Ә график диктант язу, гади генә диктант түгел. Бу бала өчен мавыктыргыч, нәтиҗәсе кызыклы булган уен. Шакмаклы дәфтәрләрдә җайлы гына ориентлашу белән беррәттән балаларның игьтибарлылыгы арта, "уң,суң, ас, өс " төшенчәләрен аерырга өйрәтә. Бала тигез итеп сызыклар сызарга өйрәнә. Педагог тарафыннан әйтеп торган биремне тыңлап эшли белү сәләте формалаша. Ә инде эшнең нәтиҗәсе тагында кызыклырак булу, бала өчен үзе бер матур дөнья.
-
"Әни, әнием!" 23.11.2022

Зурлар төркемендә әниләр бәйрәме "Казлар аккошлар" әкияте буенча сәхнәләштерелде. Балалар әниләрне бәйрәм белән котладылар. Балаларда әкият аша әниләргә карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрбияләнде.
-
"Минем йортым" 22.11.2022

Бүген урта төркем балаларына йорт төшенчәсен аңлату, йортың нинди олешләрдән торуын, нәрсәдән ясалганын (кирпечтән яки бурадан) өйрәнделәр. Йортлар салганда нинди җихазлар кулланыла икәнен белделәр.
-
"Әниләр бәйрәме" 21.11.2022

Әни!- диеп язып куйдым
Йөрәгемнең түренә
Рәхмәтемнең чиксезлеге
Менә шуннан күренә.
Кадерләп кенә йөртегез
Кадерле әниләрне
Тел тидерә күрмәгез
Газиз әниләргә.
-
"Минем гаиләм" 18.11.2022

Уртанчылар төркеме бүген ”Минем гаиләм” темасына төсле кәгазьдән аппликация ясадылар, иҗади осталыкларын күрсәттеләр.
-
"Гаилә" 17.11.2022

Без бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары белән гаилә темасына сөйләштек. Балалар белән гаиләдә яшәүчеләрнең исемнәрен кабатладык, бармак уеннары уйнадык һәм бергәләп гаилә карточкаларын ябыштырып газета чыгардык.
-
"Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту" 16.11.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кичке якларда да элементар математик кузаллауларны формалаштыру өстендә өстәмә эшлиләр, логик мәсьәләләр чишәләр, төрле биремнэр эшлиләр.
-
"Кирәк чиста булырга..." 15.11.2022

Йомшак су, йөгерек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та калмасын.
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын,
Авызым елмайсын,
Колагым тыңласын,
Йомшак су, йөгерек су!
Һәммәбезне чиста ю!
Иң кечкенәләрнең беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр культура-гигиена күнекмәләрен үзләштерәләр.









