муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Сөмбелә бәйрәме! 23.09.2016 Йомгаклау чарасы итеп һәр төркемдә "Сөмбелә" бәйрәмнәре үткәрелде. Балалар кунакка килгән Көз кызы, Яңгыр белән "Кем җитез?", "Кем өлгер?", "Тәменнән таны", "Аягыңны чылатма" уеннарын уйнадылар, җыр, бию башкардылар. Алтын көзнең матур төсләргә, яңгырлы көннәргә, мул игеннәр, җиләк-җимеш, яшелчәләргә бай булуын билгеләп шигырьләр сөйләделәр.

-
Әти-әниләр җыелышы 22.09.2016

Бүген беренче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Әти-әниләргә тәрбияче Сафиуллина Әлфия Камилевна җитәкчелегедә балаларның логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны үстерүче уеннар уйнатылды, музыка җитәкчеләре Диләрә Ильдусовна, Нурания Әюповна белән берлектә әзерләнгән концерт номерлары күрсәттелде. Гилемханова Әнисә Әминовна балаларның яшь үзенчәлекләре, тәрбияви бурычлар белән белән таныштырды.
-
Көз күчтәнәчләре 22.09.2016

Балаларның яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында белемнәрне киңәйтү, системалаштыру, алган белемнәрен уеннар барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү; җиләк-җимеш бакчасы, басу-кыр турында мәгълүмат бирү; предметларны классификацияләү күнекмәләрен ныгыту; сөйләмне билгене белдерүче сүзләр белән баету; балаларның иҗади күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү; яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә карата сак караш, аларның витаминнарга бай булуын аңлап, сәламәт тормыш алып бару теләге тәрбияләү; балаларның яшелчәләрнең файдалы яклары белән кызыксынучанлыкларын, уйлау сәләтен үстерү; балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык, куаныч китерүен төшендерү максатыннан 19-23 сентябрь көннәрендә "Көз күчтәнәчләре" атналыгы үткәрелде. "Көз нигъмәтләре", "Витаминлы яшелчәләр", "Җиләк-җимеш бакчасында", "Табышмаклар илендә" темаларына бердәм эшчәнлекләр оештырылды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары яшелчәләрне натюрморт алымы белән ясадалылр.
-
Казан Кремле 200 һәм 2000 сумлык акчаларда сурәтләнсен өчен тавыш бирик 20.09.2016 Яңа чыгарылачак 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәк. Россия Үзәк банкы яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурс игълан итте. Тавыш бирүнең өченче этабы башланды ул 5 сентябрь – 5 октябрь аралыгында уза. «Твоя-Россия.рф» сайтында, яки федераль басмалардагы анкеталарны тутырып, тавыш биреп була. Бәйгедә Facebook, «ВКонтакте» яки «Одноклассники» cоциаль челтәрләре аккаунтын кулланып, яки кәрәзле телефон аша теркәлү узып тавыш бирергә дә мөмкин. Хөрмәтле хезмәттәшләр, әти-әниләр, сезне 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан символлары өчен тавыш бирергә чакырабыз!!!

-
"Кабак бәйрәме"ндә!!! 17.09.2016

"Кабак бәйрәмен"ндә гадәттәгечә "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе күп төрле номинацияләр буенча бәйге игълан итә. Быел безнең бакча хезмәткәрләре һәм әти-әниләр кабактан пешерелгән ризыкларын мул итеп әзерләделәр. Кабак бәлеше, бөккән, коймак, кыстыбый, кайнатма, вак бәлеш, мантый һ.б. Комииссия членнары һәр ризыкны тәмләп карады һәм безнең коллективка "Кабак бәйрәме"ндә "Иң тәмле кабак бәлеше һәм кабактан пешергән ризыклар" номинациясендә II икенче дәрәҗәдәге Диплом, "Иң тәмле коймак" номинациясендә Диплом, "Кабак бәйрәме"ндә актив катнашкан өчен Грамота тапшырды. Бәйрәмне өештыручыларга, бәйрәмдә, күргәзмәдә катнашкан һәркемгә, әти-әниләребезгә, педагогларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә шулай бердәм булып яңадан-яңа унышларга ирешүегезне теләп калабыз.
-
Кабак бәйрәме! 17.09.2016

Бүген иртән яшелчәләр "патшабикәсен" мул үстерүчеләр Саба мәдәният һәм спорт үзәгенә юл алды. Елдагыча үткәрелүче "Кабак бәйрәме"нә Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасы нык тырышлык белән әзерләнде. Һәр төркем әти-әниләре, тәрбиячеләр белән берлектә кабактан ясалган эшләнмәләр белән күргәзмәдә катнаштылар. Балаларның яратып тыңлый торган "Шалкан", "Йомры икмәк", "Чуар тавык", "Өч аю" әкиятләре; "2016 ел - кино елы"дип игълан ителүенә бәйләп "Урман җәнлекләре киносеанста", "2016 ел - Татарстанда су саклау зоналары елы"на карата "Күл буенда" композицияләре үз урыннарын алдылар. Уңган хуҗабикәләребез кабактан төрле ризыклар әзерләделәр. Тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчеләре тырышлыгында көйсез ханбикә кызы турында әкият сәхнәләштерелде, җыр,бию башкарылды. Күргәзмә, кабак сыйлары, агитбригада чыгышлары һәр тамашачыны үзенә җәлеп итте. Бәйрәм күтәренке рухта узды.
-
Исәнме, Алтын көз! 15.09.2016

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен киңәйтү: көзнең характерлы үзенчәлекләре; табигатьтәге үзгәрешләр, ел фасыллары, ай исемнәре турында белемнәрен ныгыту; табигатьтәге үзгәрешләргә үсемлекләр, җәнлекләр ничек җайлашуы, андагы күренешләргә карата гомуми караш формалаштыру; кыргый һәм йорт хайваннарының тормышы, кошлар тормышы, кешеләрнең эшчәнлеге; тере булмаган табигатьтә күзаллауларны киңәйтү максатыннан 12-16 сентябрь көннәрендә бакчабызда "Исәнме, Алтын көзґ!" атналыгы үткәрелде. Балалар көндәлек тормышта табигатне күзәтүдә, тирә-юнь телән танышу эшчәнлекләрендә алган белемнәрен сынлы-сәнгать өлкәсендә киң чагылдыралар. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Венера Әгълиевна белән берлектә өрәнге яфрагын оригами ысулы белән эшләделәр.
-
Корбан ашы 14.09.2016 Бүген бакчабызда Корбан бәйрәме уңаеннан зур чара үткәрелде. Балалар, хезмәткәрләр залга җыелдылар һәм Дания Әминовна җитәкчелегендә елларыбызның тыныч-имин булуына, һәркемгә исәнлек, саулык, бәхет, шатлык, куанычлар, иман байлыгы теләп дога кылдылар. Дания Әминовна шушы изге бәйрәмне үткәрү турында сөйләде, балаларның белгән догаларын тыңлап Дания Әминовна балаларга үгет-нәсихәт бирде, итәгатьле, мәрхәмәтле, шәфкатьле,ярдәмчел булып үсегез, - дигән теләкләрен җиткерде. Төшке аш вакытында балалар махсус корбан итеннән әзерләнгән ризыктан авыз иттеләр.

-
18 сентябрьдә - сайлаулар! 13.09.2016

18 сентябрь - сайлаулар көне уңаеннан, "Шатлык" балалар бакчасында Саба муниципаль районы башкарма комитетының беренче урынбасары Шәрәфиев Т.Г. булды. Ул коллективны "Бердәм Россия" партиясеннең эшчәнлеге, районда халыкның көн күрешен, хезмәт шартларын яхшырту буенча алып бараган эшләр белән таныштырды. Һәркемне 18 сентябрь көнне сайлауларга барып үз тавышын бирергә өндәде.
-
Инглиз телен өйрәнәбез! 13.09.2016

Уртанчылар төркеменнән башлап бакчабызда балаларга инглиз теле өйрәтелә. Балаларның төп эшчәнлеге уен шуны истә тотып чит телне өйрәнү дә уен формасында алып барыла. Уен барышында балалар кызыксынып, авырыксынмыйча яңа сүзләрне үзләштерәләр, сорауларга җавап бирергә, аралашырга өйрәнәләр.












