муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Казан Кремле 200 һәм 2000 сумлык акчаларда сурәтләнсен өчен тавыш бирик 20.09.2016 Яңа чыгарылачак 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәк. Россия Үзәк банкы яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурс игълан итте. Тавыш бирүнең өченче этабы башланды ул 5 сентябрь – 5 октябрь аралыгында уза. «Твоя-Россия.рф» сайтында, яки федераль басмалардагы анкеталарны тутырып, тавыш биреп була. Бәйгедә Facebook, «ВКонтакте» яки «Одноклассники» cоциаль челтәрләре аккаунтын кулланып, яки кәрәзле телефон аша теркәлү узып тавыш бирергә дә мөмкин. Хөрмәтле хезмәттәшләр, әти-әниләр, сезне 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан символлары өчен тавыш бирергә чакырабыз!!!

-
"Кабак бәйрәме"ндә!!! 17.09.2016

"Кабак бәйрәмен"ндә гадәттәгечә "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе күп төрле номинацияләр буенча бәйге игълан итә. Быел безнең бакча хезмәткәрләре һәм әти-әниләр кабактан пешерелгән ризыкларын мул итеп әзерләделәр. Кабак бәлеше, бөккән, коймак, кыстыбый, кайнатма, вак бәлеш, мантый һ.б. Комииссия членнары һәр ризыкны тәмләп карады һәм безнең коллективка "Кабак бәйрәме"ндә "Иң тәмле кабак бәлеше һәм кабактан пешергән ризыклар" номинациясендә II икенче дәрәҗәдәге Диплом, "Иң тәмле коймак" номинациясендә Диплом, "Кабак бәйрәме"ндә актив катнашкан өчен Грамота тапшырды. Бәйрәмне өештыручыларга, бәйрәмдә, күргәзмәдә катнашкан һәркемгә, әти-әниләребезгә, педагогларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә шулай бердәм булып яңадан-яңа унышларга ирешүегезне теләп калабыз.
-
Кабак бәйрәме! 17.09.2016

Бүген иртән яшелчәләр "патшабикәсен" мул үстерүчеләр Саба мәдәният һәм спорт үзәгенә юл алды. Елдагыча үткәрелүче "Кабак бәйрәме"нә Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасы нык тырышлык белән әзерләнде. Һәр төркем әти-әниләре, тәрбиячеләр белән берлектә кабактан ясалган эшләнмәләр белән күргәзмәдә катнаштылар. Балаларның яратып тыңлый торган "Шалкан", "Йомры икмәк", "Чуар тавык", "Өч аю" әкиятләре; "2016 ел - кино елы"дип игълан ителүенә бәйләп "Урман җәнлекләре киносеанста", "2016 ел - Татарстанда су саклау зоналары елы"на карата "Күл буенда" композицияләре үз урыннарын алдылар. Уңган хуҗабикәләребез кабактан төрле ризыклар әзерләделәр. Тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчеләре тырышлыгында көйсез ханбикә кызы турында әкият сәхнәләштерелде, җыр,бию башкарылды. Күргәзмә, кабак сыйлары, агитбригада чыгышлары һәр тамашачыны үзенә җәлеп итте. Бәйрәм күтәренке рухта узды.
-
Исәнме, Алтын көз! 15.09.2016

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен киңәйтү: көзнең характерлы үзенчәлекләре; табигатьтәге үзгәрешләр, ел фасыллары, ай исемнәре турында белемнәрен ныгыту; табигатьтәге үзгәрешләргә үсемлекләр, җәнлекләр ничек җайлашуы, андагы күренешләргә карата гомуми караш формалаштыру; кыргый һәм йорт хайваннарының тормышы, кошлар тормышы, кешеләрнең эшчәнлеге; тере булмаган табигатьтә күзаллауларны киңәйтү максатыннан 12-16 сентябрь көннәрендә бакчабызда "Исәнме, Алтын көзґ!" атналыгы үткәрелде. Балалар көндәлек тормышта табигатне күзәтүдә, тирә-юнь телән танышу эшчәнлекләрендә алган белемнәрен сынлы-сәнгать өлкәсендә киң чагылдыралар. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Венера Әгълиевна белән берлектә өрәнге яфрагын оригами ысулы белән эшләделәр.
-
Корбан ашы 14.09.2016 Бүген бакчабызда Корбан бәйрәме уңаеннан зур чара үткәрелде. Балалар, хезмәткәрләр залга җыелдылар һәм Дания Әминовна җитәкчелегендә елларыбызның тыныч-имин булуына, һәркемгә исәнлек, саулык, бәхет, шатлык, куанычлар, иман байлыгы теләп дога кылдылар. Дания Әминовна шушы изге бәйрәмне үткәрү турында сөйләде, балаларның белгән догаларын тыңлап Дания Әминовна балаларга үгет-нәсихәт бирде, итәгатьле, мәрхәмәтле, шәфкатьле,ярдәмчел булып үсегез, - дигән теләкләрен җиткерде. Төшке аш вакытында балалар махсус корбан итеннән әзерләнгән ризыктан авыз иттеләр.

-
18 сентябрьдә - сайлаулар! 13.09.2016

18 сентябрь - сайлаулар көне уңаеннан, "Шатлык" балалар бакчасында Саба муниципаль районы башкарма комитетының беренче урынбасары Шәрәфиев Т.Г. булды. Ул коллективны "Бердәм Россия" партиясеннең эшчәнлеге, районда халыкның көн күрешен, хезмәт шартларын яхшырту буенча алып бараган эшләр белән таныштырды. Һәркемне 18 сентябрь көнне сайлауларга барып үз тавышын бирергә өндәде.
-
Инглиз телен өйрәнәбез! 13.09.2016

Уртанчылар төркеменнән башлап бакчабызда балаларга инглиз теле өйрәтелә. Балаларның төп эшчәнлеге уен шуны истә тотып чит телне өйрәнү дә уен формасында алып барыла. Уен барышында балалар кызыксынып, авырыксынмыйча яңа сүзләрне үзләштерәләр, сорауларга җавап бирергә, аралашырга өйрәнәләр.
-
Икмәк- яшәү терәге 09.09.2016

Кеше белән гел янәшә Икмәк
Кырда, юлда, табын янында
Иң беренче өйгә Икмәк керә
Яңа йортка күчкән чагында
Һәммәбездән өлкәнрәктер ул
Яшәсәк тә җирдә нихәтле,
Шуңа хөрмәтледер исеме аның
Шуңа газиз, шуңа хикмәтле.
Балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык, куаныч китерүен төшендерү, бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү; игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүен күзаллау, татар халкының хезмәт сөючән халык икәнен төшендерү, хезмәт сөю һәркемгә хас сыйфат булырга тиеш икәнен; икмәкнең әһәмиятен аңлату, икмәккә сак караш, хөрмәт тәрбияләү максатыннан бу атна "Икмәк-яшәү терәге" темасы астында үткәрелде. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Саматова Ләйлә Исмагиловна белән берлектә фисташка чикләвеге кабыгын кулланып башак ясадылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 06.09.2016

Бүген зурлар төркемендә чираттагы әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта әти-әниләрне тәрбияче Ләйлә Исмагиловна, Гөлгенә Тәлгатовна балаларның яшь үзенчәлекләре, яңа уку елына максат, белем һәм тәрбия бурычлары белән таныштырдылар, бассейнга "Яшь йөзүчеләр" түгәрәгенә йөрү тәртибен анлаттылар. "Компьютер һәм мин" түгәрәге эшчәнлеге белән Гайнутдинова Гөлнара Равилевна; гриппка каршы профилактик чаралар, прививканың әһәмияте турында өлкән шәфкать туташы Абдуллина Алинә, өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә Фәритовна 2016-2017 нче уку елында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге Н.Е. Веракса, Т.С. Комарова, М.А. Васильева җитәкчелегндә бастырылган "Туганнан алып мәктәпкә кадәр", Р.К. Шәехованың "Сөенеч" төбәкнең мәкәпкәчә белем бирү программасы нигезендә алып барылачагы турында сөйләде. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна тәрбиячеләрне, әти-әниләрне яңа уку елы башлануы белән котлады, булган сорауларга җавап биреп, балалар бакчасы тормышында актив булган бу төркем әти-әниләренә рәхмәтен җиткерде.
-
1 сентябрь - Белем көне 01.09.2016

Сабыйларны тәбрик итеп бүген
Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау
Туган илнең зәңгәр күген иңли
Алтын көздәй көмеш кыңгырау.
Көмеш кыңгыраулар суза
Тәүге дәрес җырын.
Белем йортларына уза
Ашкынып яшь буын.
Бүген Россия күләм мәктәпләрдә, балалар бакчаларында 1 сентябрь - Блелем көне бәйрәме үткәрелде. Безнең балаларны белем иленә алып керергә Веснушка килде. Ул балаларга төрле биремнәр бирде, уеннар уйнатты. Бәйрәм күтәренке рухта, күңелле барды, балалар тарыш, актив булдылар. Балалар Веснушкага җыр, бию, шигъри юлллар бүләк итттеләр, күмәкләшеп фотога төштеләр.












