муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
РостОК турниры.
23.11.2016
Елдагыча мәктәпкә әзерлек төркеме балалары РостОК турнирында катнаштылар. Балалар ишетеп, күреп истә калдыру, логик фикерләү, рәсемләү буенча биремнәрне чиштеләр һәм 2-3 дәрәҗәдәге Дипломнарга ия булдылар. Турнирда катнашкан һәр баланы уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә тагы да игътибарлы булып, югары уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Бәйрәм белән - Әниләр! 22.11.2016

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз,һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Бүген беренче, икенче кечкенәләр төркеме балалары кадерле әниләрен бәйрәм белән котладылар. Самими балаларның чыгышы һәркемне сокландырды. Нәниләр генә булсалар да югалып калмадылар, матур чыгыш ясап әниләрен сөендерледәр, һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Әнием кадерлем, бердән-берем, күз нурым! 21.11.2016

Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле, якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да!
Әниләр көне уңаеннан бүген зурлар төркмендә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балаларның әниләргә карата булган изге хисләре, теләкләре шигъри юллар аша, җыр, бию аша тапшырылды. Балаларның җан җылысы салып эшләнгән истәлекле бүләкләре әниләргә, дәү әниләргә тапшырылды.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез.
18.11.2016
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Ләйсән Миннехазиевна юл билгеләре турында балаларның белемнәрен системалаштыру, җәяүлеләрнең чыгу юлы төрләре, җәяүлеләр өчен булган юл билгеләрен башкалардан аера белергә күнектерү максатыннан “Җәяүлеләр мәктәбе” темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Балалар кызыксынып макет белән эшләделәр, урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләренең нинди булуларын, ничек аерылып торуларын аңлаттылар.
-
Транспорт төрләрен өйрәнәбез! 18.11.2016

Бу атна "Юлларда иминлек кирәк. Транспорт билгеләре" темасына багышланды. Без беренче кечкенәләр төркеме балалары белән транспорт төрләре белән таныштык.Балалар самолет, поезд, машина, пароход кебек су, җир, һава транспорт төрләрен танып белергә, аерырга өйрәнделәр. Теманы йогаклау чарасы итеп стенгазета чыгарылды.
Сабирова Р.Р.
-
"Юлларда иминлик кирәк" 17.11.2016

Балаларны юлларның транспорт һәм җәяүлеләр йөри торган өлешләре /тротуар/ белән таныштыру; светофор төсләренең мәгънәләрен аңларга ярдәм итү; күрү сигналлары ярдәмендә йөрергә өйрәтү; хәрәкәт итү чараларының атамалары һәм аларны файдалану максатлары белән таныштыру; транспорт төрләре /җир өсте, су, һава һ.б./ турында беренчел күзаллаулар булдыру; балаларны юнәлешләрне /алга-артка, өскә-аска, уңга-сулга/ аерырга гына түгел, шулай ук күрсәтелгән юнәлештә йөрергә өйрәтү; юл хәрәкәте билгеләренең зурлыгын, төсен һәм формасын, регулировщик таягының төсен ачыклау нигезендә, сенсор сиземләү күнекмәләре формалаштыру; әйләнә-тирәдәге бәйләнешләрне график юл белән сүрәтләргә һәм аларны рәсем, план, схема аша модельләштерергә, хәрәкәтләрнең уклы күрсәткечләрен, маршрут планнарын, схемаларын файдаланып, пространствода хәрәкәт итәргә өйрәтү; юл билгеләрен реаль шартларда өйрәнү; юлларда хәрәкәт ритмының тизлеге арта бару шартларында балаларны үз куркыныч-сызлыкларын /үз-үзләрен саклау/ булдырырга өйрәтү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зонасында үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү максатыннан 14-18 ноябрь көннәрендә "Юлларда иминлик кирәк" атналыгы үткәрелә. Бакчабызда бар эшчәнлек атналык тематикага туры китереп алып барыла. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Миннехазиевна белән берлектә юл йөрү кагыйдәсен өйрәнү бүлмәсендә урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, магнитлы-маркерлы тактада мәктәпкә бару, өйгә кайту юнәлешләрен билгеләделәр.
-
Укыталар мәктәпләрдә, мәктәпләрдә 16.11.2016 Кичә, 15 ноябрь көнне, мәктәпкә әзерелек төркеме тәрбиячеләре Венера Аглиулловна, Ләйсән Миннехазиевналар гимназиядә башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр карадылар. Миләүшә Миннегазиевна математика, Энҗе Рафиковна татар теле дәресләрен күрсәттеләр. Очрашу ахырында тәрбиячеләр һәм укытучылар түгәрәк өстәл артында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, киләчәктә бер юнәлештә эшләү буенча фикер алыштылар.

-
Транспорт төрләре 15.11.2016

Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Ләйлә Исмагиловна белән берелектә танып белү, әвәләү эшчәнлекләрен интегральләштереп “Җир өсте, һава, су транспорты” темасына белем бирү эшчәнлеге үткәрделәр. Эшчәнлек барышында балалар табышмаклар чишеп, транспорт төрләрен белгеләделәр. Юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, светофорның эшчәнлеге, ни өчен кирәк булуы турныда фикер алыштылар. Пластилинны картонга сылап ясау алымын кулланып йөк машинасын ясадылар.
-
“Безнең куркынычсызлык безнең кулларда” 14.11.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Гөлгенә Тәлгатовна белән берлектә «Безнең куркынычсызлыгың безнең кулларда” исеме астында танып белү эшчәнлеге үткәрде . Эшчәнлек барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, светофорның ни өчен кирәк булуы, аның өч төсе нәрсәне аңлатуы турында фикер алыштылар. “Без нәни шоферлар” уены аша белемнәрен ныгыттылар.
-
Сюжетлы -рольле уеннар. 11.11.2016

Без беренче кечкенәләр төркеме балалары белән сюжетлы -рольле уеннар уйнарга яратабыз. Бу атна "Гаилә" темасына багышланган уңайдан, балалар белән төркемдә гаиләдә кичке чәй эчү күренешен уйнадык.Һәрбер бала үз ролен оста итеп башкарды, кунак булып килгән апаларын чәй белән сыйладылар.












