муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Ял итү өчен җәмәгать урыннары" 27.01.2017 Театр,концерт залы,цирк һ.б. җәмәгать урыннары турында балаларның белемнәрен киңәйтү; җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру; башка кешеләрнең үз-үзләрен тотышын күзәтү, чагыштыру, каршы кую, бәяли белү күнекмәләрен үстерү максатыннан 23-27 январь көннәрендә "Ял итү җәмәгать урыннары" атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп икенче кечкенәләр, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Фатихова Г.Х. җитәкчелегендә "Яңача йомры икмәк" әкиятен күрсәтте. Әкият балаларга үзе генә өйдән чыгып китәргә тиеш түгеллеген, чит кешеләр белән сөйләшергә ярамаганлыгын төшенергә ярдәм итте. Балаларга үз-үзенең куркынычсызлыгы турында кайгыртырга кирәклеген аңлатты.

-
Семинар-практикум 26.01.2017 Бүген бакчабызда район күләм яшь педагогар, музыка җитәкчеләре өчен "ФДББС нигезләнеп музыкаль тәрбия бирү" исеме астында семинар-практикум үткәрелде. Бакчабызның музыка җитәкчеләре Аухадиева Н.Ә.,Валиева Д.И., тырышлыгында икенче кечкенәләр төркемендә "Кышкы урманга сәяхәт", мәктәпкә әзерлек төркемендә "Степ-аэробика", уртанчылар төркмендә "Яңача йомры икмәк" әкияте, зурлар төркемендә "Аулак өй" сәхнәләштерелде. Валиева Д.И. "Музыкаль дидактик уеннар", Аухадиева Н.Ә. "Хореография" буенча мастер-класс күрсәттеләр һәм тәҗрибә белән уртаклаштылар.

-
Түбәтәй - татар халкының баш киеме 20.01.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары өчен бүген әвәләү эшчәнлеге бик күңелле узды. Бабайларның, әтиләрнең түбәтәйләрен күзаллап түбәтәй бизәделәр. Балалар түбәтәй формасында киселгән картон кагәзьгә иң элек пластилин сыладылар, аннары төрле төстәге бисерлар белән бизәкләр ясап чыктылар. Балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфатлары, зәвыклылык тәрбияләү буенча эшчәнлекләр даими үткәрелә.
Гилемханова Ә.Ә.
-
Ак алъяпкыч - бизәкле 20.01.2017

Ак алъяпкыч челтәрле
Күкрәкчәсе бизәкле.
Каплавычы бизәкле,
Кырыйлатып чигүле.
Чигүләре бик ямьле.
Алъяпкычның бизәге
Әллә кайдан күренә
Матур лалә чәчәк төшкән
Бик ошады үземә.
Балаларда татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, татар халкының милли бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү максатыннан бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Фасхиева Г.Т. белән берлектә кисеп-ябыштыру эшчәнлеге барашында алъяпкыч бизәделәр.
-
"Тәрбияче - 2017" бәйгесе 20.01.2017

Бүген Шәмәрдәннең "Әкият" балалар бакчасында "Тәрбияче - 2017" бәйгесенең икенче этабы үткәрелде. Рус телен өйрәтүче тәрбияче Галиакбарова Алсинә Фаиловна "Кышкы әкият" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге белән катнашты. Украин халык әкияте "Бияләй" не сәхнәлештереп балаларның әкият геройлары образларын чагылдырып уйный белү, аралашу күнекмәләрен ныгытты һәм һәр җәнлеккә мамык таякчыларыннан өй ясап һәр тереклек иясенең яшәү урыны булырга тиешлеге аңлатылды. Балалар кызыксынып әкиятне сәхнәләштерделәр һәр җәнлеккә өй ясадылар. Киләчәктә Алсинә Фаиловнага уңышлар теләп калабыз.
-
"Сәламәтлегең-синең байлыгың" 19.01.2017 Бүген бакчабызда "Сәламәтлегең - синең байлыгың!" акциясе кысаларында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары катнашында флешмоб үткәрелде. Хәрәкәттә-бәрәкәт икәнен нәни дусларыбыз яхшы беләләр, һәрдаим шөгыльләнеп хәрәкәт активлыгын үстерәләр. Сәламәт булыйк!

-
Әбиемнең серле сандыгы 16.01.2017 Бүген уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү эшчәнлеге "Әбиемнең серле сандыгы" темасына багышланды. Балалар серле сандык эченнән чыккан татар милли киемнәре, татар халкының кул эшләре белән таныштылар. "Түбәтәй" уенында балалар теләп катнаштылар. Ахырдан кунакка килгән татар малае һәм кызына татар орнаменты белән бизәлгән бияләйләр бүләк иттеләр.

-
Искечә яңа елны каршылаганда 13.01.2017

Беренче кечкенәләр төркемендә Сафиуллина Ә.К. искечә яңа елны каршылау, балаларның күңелләрен күтәрү, шатлык хисе уяту максатыннан басып бизәк төшерү ысулы белән чыршы бизәделәр.
-
Саф һава - тәнгә дәва 12.01.2017

Саф һавада булу, саф һавада уеннар оештыру балаларның сәламәтлекләренә йогынтысы зур. Шуңа күрә саф һавага чыгу, тирә – юньне күзәтү, хәрәкәтле уеннар үткәрү көндәлек оештырыла. Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Әнисә Әминовна белән берлектә кышкы табигатьнең матурлыгын, көннең җылы, җилсез булуын күзәтеләр, “Песи һәм тычкан” уенын уйнадылар.
-
Чаңгы, чана, тимераяк – безнең иң якын дуслар. 12.01.2017

Ап-ак тун киеп кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.
Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк –
Безнең иң якын дуслар.
(Г. Зәйнашева)
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Аухадиева Н.Ә. белән берлектә чаңгыга чыктылар. Чаңгыда йөрү күнекмәләрен кабатладылар.












