муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез.
18.11.2016
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Ләйсән Миннехазиевна юл билгеләре турында балаларның белемнәрен системалаштыру, җәяүлеләрнең чыгу юлы төрләре, җәяүлеләр өчен булган юл билгеләрен башкалардан аера белергә күнектерү максатыннан “Җәяүлеләр мәктәбе” темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Балалар кызыксынып макет белән эшләделәр, урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләренең нинди булуларын, ничек аерылып торуларын аңлаттылар.
-
Транспорт төрләрен өйрәнәбез! 18.11.2016

Бу атна "Юлларда иминлек кирәк. Транспорт билгеләре" темасына багышланды. Без беренче кечкенәләр төркеме балалары белән транспорт төрләре белән таныштык.Балалар самолет, поезд, машина, пароход кебек су, җир, һава транспорт төрләрен танып белергә, аерырга өйрәнделәр. Теманы йогаклау чарасы итеп стенгазета чыгарылды.
Сабирова Р.Р.
-
"Юлларда иминлик кирәк" 17.11.2016

Балаларны юлларның транспорт һәм җәяүлеләр йөри торган өлешләре /тротуар/ белән таныштыру; светофор төсләренең мәгънәләрен аңларга ярдәм итү; күрү сигналлары ярдәмендә йөрергә өйрәтү; хәрәкәт итү чараларының атамалары һәм аларны файдалану максатлары белән таныштыру; транспорт төрләре /җир өсте, су, һава һ.б./ турында беренчел күзаллаулар булдыру; балаларны юнәлешләрне /алга-артка, өскә-аска, уңга-сулга/ аерырга гына түгел, шулай ук күрсәтелгән юнәлештә йөрергә өйрәтү; юл хәрәкәте билгеләренең зурлыгын, төсен һәм формасын, регулировщик таягының төсен ачыклау нигезендә, сенсор сиземләү күнекмәләре формалаштыру; әйләнә-тирәдәге бәйләнешләрне график юл белән сүрәтләргә һәм аларны рәсем, план, схема аша модельләштерергә, хәрәкәтләрнең уклы күрсәткечләрен, маршрут планнарын, схемаларын файдаланып, пространствода хәрәкәт итәргә өйрәтү; юл билгеләрен реаль шартларда өйрәнү; юлларда хәрәкәт ритмының тизлеге арта бару шартларында балаларны үз куркыныч-сызлыкларын /үз-үзләрен саклау/ булдырырга өйрәтү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зонасында үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү максатыннан 14-18 ноябрь көннәрендә "Юлларда иминлик кирәк" атналыгы үткәрелә. Бакчабызда бар эшчәнлек атналык тематикага туры китереп алып барыла. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Миннехазиевна белән берлектә юл йөрү кагыйдәсен өйрәнү бүлмәсендә урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, магнитлы-маркерлы тактада мәктәпкә бару, өйгә кайту юнәлешләрен билгеләделәр.
-
Укыталар мәктәпләрдә, мәктәпләрдә 16.11.2016 Кичә, 15 ноябрь көнне, мәктәпкә әзерелек төркеме тәрбиячеләре Венера Аглиулловна, Ләйсән Миннехазиевналар гимназиядә башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр карадылар. Миләүшә Миннегазиевна математика, Энҗе Рафиковна татар теле дәресләрен күрсәттеләр. Очрашу ахырында тәрбиячеләр һәм укытучылар түгәрәк өстәл артында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, киләчәктә бер юнәлештә эшләү буенча фикер алыштылар.

-
Транспорт төрләре 15.11.2016

Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Ләйлә Исмагиловна белән берелектә танып белү, әвәләү эшчәнлекләрен интегральләштереп “Җир өсте, һава, су транспорты” темасына белем бирү эшчәнлеге үткәрделәр. Эшчәнлек барышында балалар табышмаклар чишеп, транспорт төрләрен белгеләделәр. Юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, светофорның эшчәнлеге, ни өчен кирәк булуы турныда фикер алыштылар. Пластилинны картонга сылап ясау алымын кулланып йөк машинасын ясадылар.
-
“Безнең куркынычсызлык безнең кулларда” 14.11.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Гөлгенә Тәлгатовна белән берлектә «Безнең куркынычсызлыгың безнең кулларда” исеме астында танып белү эшчәнлеге үткәрде . Эшчәнлек барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, светофорның ни өчен кирәк булуы, аның өч төсе нәрсәне аңлатуы турында фикер алыштылар. “Без нәни шоферлар” уены аша белемнәрен ныгыттылар.
-
Сюжетлы -рольле уеннар. 11.11.2016

Без беренче кечкенәләр төркеме балалары белән сюжетлы -рольле уеннар уйнарга яратабыз. Бу атна "Гаилә" темасына багышланган уңайдан, балалар белән төркемдә гаиләдә кичке чәй эчү күренешен уйнадык.Һәрбер бала үз ролен оста итеп башкарды, кунак булып килгән апаларын чәй белән сыйладылар.
-
Саф һавада уеннар 10.11.2016

Балаларны саф һавага алып чыккач хәрәкәт активлыгын үстерү буенча күп кырлы эш алып барыла. Хәрәкәтле, спорт уеннары, ярышлар, эстафеталар үткәрелә. Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән Нурания Әюповна "Капкага тупны керт", "Самолетлар", "Ябалак һәм кошлар" уеннарын уйнатты.. Уеннар барышында балалар тупны төз атуда, җитезлектә көч сынаштылар, игътибарлылык, сигнал буенча хәрәкәт итү күнекмәләре ныгытылды.
-
Минем гаиләм, минем өем 09.11.2016 Балаларны әби-бабайларга, әти-әниләргә карата инсафлы-ихтирамлы булырга, матур сүзләр әйтеп күңелләрен күтәрергә өйрәтү, гаиләдә күрсәткән хезмәтләрен хөрмәтләү максатыннан 7-11 ноябрь көннәрендә "Минем гаиләм, минем өем" атналыгы үткәрелә. Шул уңайдан икенче кечкенәләр төркемендә танып белү эшчәнлеге барышында кулына башаклар тоткан әтәч кунакка килде. Балалар өйләреннән гаиләләре белән төшкән фоторәсемнәр алып килгәннәр иде. Алар әтәчкә үзләренең әти-әниләрен, туганнарын күрсәтеп, аларның өйдә нинди эшләр башкаруларын, аларга булдыра алган кадәр ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Әти-әниләрне ничек итеп сөендереп була? - сорвына җавап эзләделәр. Тәрбияче апалары Әнисә Әминовна әти-әниләрне тыңларга, тәртипле булырга кирәклеген аңлатып, балаларга елмаеп торучы кояш өләшеп балаларны сөендреде.

-
Саба бассейнына экскурсия 04.11.2016 Бүген уртанчылар төркеме балалары Фасхиева Г.Т., Аухадиева Н.Ә., Валиева Д.И. белән берлектә Саба бассейнына экскурсия оештырдылар. Балалар тренажер залында, балалар һәм өлкәннәр бассейнында булдылар. Экскурсия барышында балаларга сау-сәламәт яшәү өчен спорт белән кече яшьтән шөгыльләнергә кирәклеге аңлатылды.













