муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт 29.09.2016

Уеннар һәм ярышлар
Витамин кебек алар.
Күңелләрне үстерә
Йөрәкләргә көч бирә.
Балаларны спортка тарту; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; хәрәкәт эшчәнлегенең төрле формаларын өйрәнү барышында балаларның хәрәкәтләрен камилләштерү; уеннарда катнашасы килү теләге булдыру; физик күнегүләргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү өстендә Аухадиева Нурания Әюповна даими эш алып бара.
-
Яркая осень 29.09.2016

Падают, падают листья.
В нашем саду листопад.
Желтые, красные листья,
По ветру вьются, летят.
Осень на дворе... Время ярких красок.... Это такое время года, которое не оставляет никого равнодушным. Вот и мы сегодня с детьми старшей группы наблюдали за изменениями в природе осенью. Особенно их привлекла с краснеющими гроздьями рябина. Мы с детьми получили большое удовольствие от сегодняшней прогулки.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле апалар!!! 29.09.2016 Бүген уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары бакчабызда эшләүче барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Яраткан апаларына шигьри юллар аша котлауларын җиткерделәр, бию, җыр башкардылар. Тәрбияче апалары үзләре дә җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар.

-
Бәйрәм белән! 27.09.2016

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне һөнәри бәйрәмебез 27 - сентябрь мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, кирәкле шул ук вакытта җаваплы эшегездә уңышлар, балаларыбызның исән-имин булып, шат күңелле, бәхетле булып үсүләрен теләп калабыз!
-
Транспорт хәрәкәтен күзәтәбез. 26.09.2016

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Әнисә Әминовна белән берлектә Мәктәп урамындагы транспорт, җәяүлеләр хәрәкәтен күзәттеләр. Транспорт чараларының төрле булуы билгеләп үттелде, урам аркылы чыкканда махсус урыннардан чыгарга кирәклеге аңлатылды.
-
Алтын көз! 26.09.2016

Балаларны табигатьнең матурлыгын күрә, соклана белергә өйрәтү, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү балалар бакчаларында башлана! Тәрбиячеләр көндәлек саф һавага чыгу, табигатьне күзәтү вакытында күп кырлы эш алып баралар. Тере һәм тере булмаган табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне күзәтеп аермалыкларын күрергә өйрәнәләр. Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Гүзәл Хамзевна белән берлектә бакча биләмәсендә үсүче агачларны күзәттеләр һәм "Яфракларыннан таны" уенын уйнап күзәтү вакытында алган белемнәрен ныгыттылар.
-
"Милләтләр кроссы - 2016" 25.09.2016

Балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльлләнеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, үстерү, чыныктыру максатыннан 25 сентябрь көнне Россия, Татарстан, район күләм "Милләтләр кроссы - 2016" үткәрелде. Кросста зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Йөгерештә катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Сөмбелә бәйрәме! 23.09.2016 Йомгаклау чарасы итеп һәр төркемдә "Сөмбелә" бәйрәмнәре үткәрелде. Балалар кунакка килгән Көз кызы, Яңгыр белән "Кем җитез?", "Кем өлгер?", "Тәменнән таны", "Аягыңны чылатма" уеннарын уйнадылар, җыр, бию башкардылар. Алтын көзнең матур төсләргә, яңгырлы көннәргә, мул игеннәр, җиләк-җимеш, яшелчәләргә бай булуын билгеләп шигырьләр сөйләделәр.

-
Әти-әниләр җыелышы 22.09.2016

Бүген беренче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Әти-әниләргә тәрбияче Сафиуллина Әлфия Камилевна җитәкчелегедә балаларның логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны үстерүче уеннар уйнатылды, музыка җитәкчеләре Диләрә Ильдусовна, Нурания Әюповна белән берлектә әзерләнгән концерт номерлары күрсәттелде. Гилемханова Әнисә Әминовна балаларның яшь үзенчәлекләре, тәрбияви бурычлар белән белән таныштырды.
-
Көз күчтәнәчләре 22.09.2016

Балаларның яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында белемнәрне киңәйтү, системалаштыру, алган белемнәрен уеннар барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү; җиләк-җимеш бакчасы, басу-кыр турында мәгълүмат бирү; предметларны классификацияләү күнекмәләрен ныгыту; сөйләмне билгене белдерүче сүзләр белән баету; балаларның иҗади күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү; яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә карата сак караш, аларның витаминнарга бай булуын аңлап, сәламәт тормыш алып бару теләге тәрбияләү; балаларның яшелчәләрнең файдалы яклары белән кызыксынучанлыкларын, уйлау сәләтен үстерү; балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык, куаныч китерүен төшендерү максатыннан 19-23 сентябрь көннәрендә "Көз күчтәнәчләре" атналыгы үткәрелде. "Көз нигъмәтләре", "Витаминлы яшелчәләр", "Җиләк-җимеш бакчасында", "Табышмаклар илендә" темаларына бердәм эшчәнлекләр оештырылды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары яшелчәләрне натюрморт алымы белән ясадалылр.












