муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Педкиңәшмә 31.08.2016 31 август көнне 2016-2017 нче уку елының беренче педкиңәшмәсе үткәрелде. Педкиңәшмәдә 2016-2017 нче уку елына максат, бурычлар, тәрбия һәм белем бирү эшенә, балаларны сәламәтләндерү һәм чыныктыру эшенә, бәйрәм һәм күңел ачулар эшенә планнар кабул ителде, еллык шөгыльләр челтәре, режим, тематик планнар расланды.

-
Татарстан - туган җирем 29.08.2016

Бүген бакчабызда уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән музыка җитәкчесе Валиева Диләрә Илдусовна, тәрбияче Саматова Ләйлә Исмагиловна тырышлыгында "Татарстан - туган җирем" исеме астында бәйрәм үткәрелде. Балалар Татарстанда яшәвебез белән горурлануларын, туган җирнең һәр кешегә газиз, кадерле булуын, туган ягыбызның урман, елгаларга бай булуын, эш сөючән, уңган, тырыш халык яшәвен, башка милләт кешеләре белән бер гаилә булып дус-тату яшәүләрен шигырь, җыр, бию аша җиткерделәр. Татарстанның башкаласы - Казан, иң зур байлыгыбыз нефть булуын, КамАЗ машиналары эшләнеп чыгарылуын, ашлык тулы кырлар, зур завод-фабрикалар булуын билгеләп үттеләр.
-
Котлыйбыз!!! 24.08.2016 Пленар август киңәшмәсен үткәргәндә алдынгы хезмәткәрләрне котлау матур гадәткә әверелде. Үз гөмерен балалар тәрбияләүгә багышлап тәрбияче булып эшләгән, бүгенге көндә "Шатлык" балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Исрафилова Миләүшә Корбангалиевнага яшь буынга озак еллар тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә нәтиҗәле эшләгәне өчен Россия Федерациясе фән һәм мәгариф Министырлыгының Мактау Грамотасы тапшырылды. Хөрмәтле Миләүшә Корбангалиевна! Сезне чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, зурдан-зур уңышларга ирешеп эшләвегезне теләп калабыз!

-
Август конференциясе 24.08.2016

Бүген район мәдәният йортында август конференциясе үткәрелде. Елдагыча мәгариф оешмалары: мәктәпләр, балалар бакчалары күргәзмә белән катнаштылар. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы педагоглары да читтә калмады, кул эшләнмәләре, балаларга тәрбия һәм белем бирүче, логик фикерләүне үстерүче, сенсор эталоннар белән таныштыручы уеннарга кулланмалар әзерләп алып килделәр. Һәр педагог иҗади якын килеп, зәвык белән эшләгән. Күргәзмәдә катнашкан һәр тәрбияче, специалистларга рәхмәтебезне җиткерәбез, иҗади унышлар теләп калабыз.
-
Секционное заседание педагогов 20.08.2016

Сегодня на базе гимназии п.г.т. Богаты Сабы состоялось секционное заседание педагогов дошкольных образовательных учреждении на тему: "Внедрение ФГОС ДО: результаты, проблемы, перспективы". Педагоги на районном уровне провели мастер-классы, семинары-практикумы. Сафиуллина Альфия Камилевна выступила по теме: "Система работы по обучению дошкольников правилам дорожного движения и безопасному поведению на дорогах".
-
Психологический трениг для педагогов 20.08.2016 На секционном заседании Хуснулина Гузель Габдулхаевна провела психологический тренинг "Я + Ты + Мы" на сплочение педагогов.

-
Янгын куркынычсызлыгы 18.08.2016

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кече яшьтән янгын куркынычсызлыгы белән, янгынны булдырмый калу, ут белән сак булырга кирәклегенә төшендерү, янгыннан чыгу юллары белән балаларны таныштыру без өлкәннәрнең төп бурычы. Безнең бакчада да бу өлкәдә даими эш алып барыла. Балалар белән "Ут - дус, ут - дошамн", "Ут белән шаярма", "Сак булыгыз!" темаларына әңгәмәләр, викториналар үткәрелә. Янгын куркычсызлыгы буенча бина буйлап балалар белән экскурсияләр үткәрелә, янгын була калса өстәмә чыгу юллары, янгынны сүндерергә кирәкле булган җайланмалар белән таныштырыла. Балаларның алган белемнәре танып белү, сынлы-сәнгать, уен эшчәнлекләрендә дәвам ителә, ныгытыла.
Тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна балалар белән берлектә "Кызыл әтәч" темасына, плакатлар, рәсемнәр ярдәмендә әңгәмә үткәрде, С.Я.Маршакның "Песи өйе" әсәре белән таныштырды.
-
Секционное заседание руководителейй ДОО 17.08.2016

Сегодня состоялось секционное заседание руководителей ДОО на тему: "Повышение качества управления ДОУ в условиях стандартизации". На заседании были затронуты актуальные темы ДО. Заведующий Исрафилова М.К. выступила на тему "Программа развития учреждения - главный инструмент повышения качества образования в ДОУ".
-
Россиянең һава флоты көне 15.08.2016

Бүген зурлар төркеме балаларын тәрбияче Саматова Ләйлә Исмагиловна "Һава киңлекләрендә" темасы аша Россиянең һава флоты көне белән таныштырды. Һава транспорты кешеләргә бик кирәк булуын, ерак араларны якынайтуын аңлатты, очучы һөнәре белән таныштырды. Очучы булыр өчен белемле, физик яктан нык булырга, түземле, башлаган эшне ахырына җиткереп эшләп бетерергә кирәклеген төшендерде.
-
Мәдәният йортында балалар өчен тамаша 10.08.2016

Бүген зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мәдәният йортына "Приключения на мыльных островах" тамашасын карарга бардылар. Мавыктыргыч эчтәлекле тамаша балаларга хуш килде. Сорауларга җаваплар табып, сәяхәткә бардылар. Маҗараларга бай булган сәяхәттә төрле кызыклы биремнәр чиштеләр, күңелле итеп ял иттеләр.












