МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
А. Алиш "Куян кызы" әкиятеннән күренеш. 23.11.2013

Әнием, әнием, бик тә аякларым авырта, сызлый,иии, нишлим инде хәзер(елый).
-
Әни ул -якты кояш! 23.11.2013

Әни бүген бик сөенгән
Елмаеп, дәшеп тора.
Бит алмалары кызарып
Нурлары чәчеп тора.
Әниемнең шат булуын
Елмаюын көтәм мин
Бәхет теләп , шатлык теләп
Аны тәбрик итәм мин.
Кочаклап, үбеп.
Ясаган бүләгемне биреп.
Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!
-
“Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары. Әниләр көне”. 21.11.2013

Ана! Бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатын- кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке- Ана булуда.
Атналык "Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары. Әниләр көне" белән башланып китте. Балалар атна дәвамында йорт җиһазларын гомумиләштерергә, гаиләгә мәхәббәт, ярату, йорт җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү өстендә эш алып барылды.
Кечкенәләр үзләренең нәни куллары белән әниләренә бүләктә ясадылар.
-
Игра "Как живёшь?" 20.11.2013

-
Игра "Что сначала, что потом?" 20.11.2013

-
Ни өчен җир-су туңган? 19.11.2013

Ни өчен җир-су туңган? Бу сорауга җавапны балалар белән саф һавага чыккач таптык. Чөнки көн салкын, кояш нурлары җылытмый һәм көзнең соңгы көннәре, тиздән кыш килеп җиткәнен һәм күп итеп кар явачагын искә алдык.
-
Яхшы сүз-җан азыгы. 11.11.2013

"Яхшы сүз-җан азыгы" атналыгын танып белү - ана теле эшчәнлеге белән башлап җибәрдек. Бер- берең, туганнарың, зурлар белән ничек сөйләшергә икәнен өйрәндек. "Өч кыз" мультфильмы балаларда әниләргә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүдә ярдәм итә.
-
Туган көн! 11.11.2013

Бүген кечкенә Әдиләбезнең туган көне . Аңа 2 яшь тулды.
Әдилә!
Туган көнең белән котлыйбыз,
Ак бәхетләр сиңа телибез.
Гомер юлың озын булсын,
Кайгы-хәсрәт урап үтсен.
Иң изге теләкләр белән синең дусларың һәм апаларың.
-
Туган көн! 11.11.2013

Әдилә үзенең туган көне уңаеннан дусларына бүләкләр алып килгән . Барлык балалар исеменнән зур рәхмәт Әдиләбезгә. Тәртипле, акыллы, зур булып үс.
-
Без төзибез-бергәләп. 08.11.2013





