МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Кышкы пейзаж. 04.12.2013

Без бүген рәсем эшчәнлегендә кышкы пейзаж турында сөйләштек һәм тәрәз каршындагы каенны рәсемгә төшердек.
-
"Кышкы әкият"-чыршылыкка экскурсия. 30.11.2013

Кышның бозлы таулары,
Шыгыр-шыгыр карлары,
Тәрәзәдәге бизәкләре,
Чыршыдага шарлары-
Бар да матур, тылсымлы
Нәкъ әкият диярсең
Шушындый гүзәл дөньяны
Сөймәс җирдән сөярсең.
-
Ак мамыктай кар яуган. 27.11.2013

Кояш йөри сүрелеп кенә,
Болытка төренеп кенә.
Кыяр-кыймас әйләнгәләп,
Кар ява иренеп кенә.
Бу әле- кыш малае,
Бу- беренче кар әле.
Ак сакаллы, җил буранлы
Кыш бабае бар әле.
-
Кар бабай әвәлибез. 27.11.2013

-
Безнең беренче кар бабай. 27.11.2013

Җыелып җепшек кардан
Кар бабай ясап куйдык.
Матурлап аны үзен,
Шарф хәттә урадык.
Балалар карны сагынып көткәннәр, хәттә кар бабай әвәләргә булдылар.
-
Кар бөртеге. 26.11.2013

Кар , кар, кар ява,
Бураннарны туздыра
Кулларга төшеп эри
Үзе бик тә туңдыра.
Рәсем эшчәнлегендә зурлар кар бөртекләре ясадылар, ә кечкенәләр вак-вак кар яудырдылар.
-
"Ак ефәктәй кыш килде!" 25.11.2013

Туган ягыбызга кыш көттереп кенә килсә дә без "Ак ефәкәй кыш килде" атналыгын башлап җибәрдек.
Максат: Кышкы, кар үзенчәлекләре турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү; табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турында белемнәрне системалаштыру; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең, кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрен арттыру.
Һәм дә без балалар белән "Танып белү"- кул эше эшчәнлегендә календарь ясадык.
-
Әниләр бәйрәме котлы булсын! 24.11.2013

Кадерле әниләр! Сезне үзегезгә генә хас бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!
Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер, иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк.
Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
Иң изге теләкләр белән "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы.
-
Әнием, кадерлем!" 23.11.2013

Исәнмесез, кадерле әниләребез! Бүген бик зур бәйрәм! Бүген – Әниләр көне! Шушы матур бәйрәмдә сезгә иң матур теләкләрне генә әйтәсебез килә! Һәрвакыт кояш кебек көләч йөзле, шат күңелле, сәламәт булыгыз, безнең кадерле әниләребез!-дип башланып китте безнең "Әнием,кадерлем" , -дип исемләнгән кичәбез.
-
Татар халкының "Өч кыз"әкиятеннән күренеш. 23.11.2013





