МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186
-
"Мишә елгасы" экологик акциясе 15.05.2013

Районда экология һәм тирә-юньне саклау айлыгы бара. Шул ниятьтән бүген "Миләшкәй" балалар бакчасы балалары авылыбызның Мишә елгасына экскурсиягә килделәр. Су буйларын , үзебезнең тирә якны чиста тотарга, чүпләр ташламаска кирәклеген тәрбияче апалары сөйләп үтте.
-
Җиңү кайтавазы! 09.05.2013

Илләребез-тыныч,
Күкләребез-аяз булсын!
Булмасын җирдә сугыш!
-
Туган көн! 05.05.2013

Бүген Сәидханның туган көне. Аңа 3 яшь тулды.
Котлы булсын, Сәидхан, туган көнең,
Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән дусларың һәм бакчадагы апалар.
-
Балаларны яклау көне! 30.04.2013

Бүген 30 апрель көнне Завод-Нырты мәктәбендә балаларны яклау көне уңаеннан Лесхоз биләмәсе янгын сүндерү бүлеге мәктәптә эвакуация уздырды. "Миләшкәй" балалар бакчасы да читтә калмады. Алар да бу чарада катнаштылар.
-
” Тукай – сабыйлар күңелендә.” 26.04.2013

Әйләнәдә гөлләр,
Тормыш якты!
Бәйрәм хисе бүген күңелдә.
Туган көнең белән,Тукай! - диләр,
Горурланып һәркем бу көндә.
-
Театр түгәрәге бездә кунакта. 23.04.2013

Завод Нырты урта мәктәбенең Арикеева Ә.Т. җитәкчелегендә эшләп килүче театр түгәрәге бакчабызга кунакка килделәр.
Алар экология елына багышлап "Табигатъне саклыйк, дуслар!" дип исемләнгән мини-спектакль күрсәттеләр.
Кыска, ләкин бик эчтәлекле тамашаны бакчабыз балалары бик яратып тамаша кылдылар.
Яшь артисларга һәм аларның җитәкчеләренә алга таба да уңышлар телибез.
-
Туган көн! 22.04.2013

Бүген безнең бакчабызда тәрбияләнүче тагын бер малаебызның туган көне - Гаделгә 3 яшь.
Гадел! Сине чын күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез.
Котлы булсын туган көннәрең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Туар таңның саф җилләре сиңа
Бәхет-шатлык кына китерсен.
Иң изге теләкләр белән дусларың һәм бакчадагы апалар.
-
Туган көн! 19.04.2013
Бүген Ильярның туган көне. Аңа 3 яшь тулды.Ильяр!Котлы булсын синең туган көнең,Шатлык белән үтсен гомерең.Корычтай нык булсын тазалыгың,Кояштай озын булсын гомерең.Ин изге теләкләр белән дусларың һәм бакчадагы апалар. -
Милли киемнәр. 19.04.2013
Әбиемнең күңел сандыгы!Нинди серләр саклый икән ул?Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,Нинди серләр саклый икән ул?Танып белү эшчәнлеге вакытында балалар белән "Табышмак әйтәм-җавабын тап!" дидактик уены аша татар халкының милли киемнәрен өйрәнү. -
Тал песие. 18.04.2013
Тал песие җем-җем итә.Көмеш микән, әллә бәрхет микән?!Илгә язлар алып килү бәхет микән?!Бәхет икән, бәхет икән!




