МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Сәламәт балалар-сәламәт гаиләдә! 12.02.2014

"Сәламәт балалар-сәламәт гаиләдә!" акциясе кысаларында уздырыла торган чараларда безнең бакча коллективы да читтә калмады. Без бүген бакчабызга кунакка Зарипова Гөлнара Хәмит кызын һәм аның 9-чы сыйныфта укучы улы Илфатны чакырдык. Гөлнара Хамитовна һәм Илфат - район, республика күләмендә бик күп тапкырлар бадминтон ярышларында катнашып, алдынгы урыннарны алып кубоклар һәм медальләргә ия булган кешеләр. Гөлнара Хамитовна Завод Нырты урта мәктәбендә физик тәрбия укыта, волейбол һәм бадминтон түгәрәкләрен алып бара. Безнең бакчада тәрбияләнгән балалар: Хаҗиева Язгөл, Латипов Данис, Миннегалиев Илшат, Валиева Гөлфия, Низамиева Зөһрә, Фархиева Зәлинә Гөлнара апалары җитәкчелегендә шөгыльләнеп, матур күрсәткечләргә ирешеп, Россия күләмендә уза торган ярышларда да катнашалар. "Нинди генә спорт төре белән шөгыльләнсәң дә, уңышларга ирешү өчен иң беренче чиратта түзем булырга, спортны яратырга, бик күп шөгыльләнергә, дөрес итеп тукланырга"- кирәк дип аңлатты Гөлнара Хамитовна.
Очрашуга Гөлнара апалары медальләр һәм кубокларын алып килгән иде. Илфат белән икесенә аларның 27 медаль һәм 5 кубоклары бар. Балалар медальләрне бик кызыксынып тотып карадылар. Очрашу бик күңелле узды. Соңыннан бергәләшеп истәлеккә фотога төштеләр.
-
Муса Җәлил-халык улы. 12.02.2014

Бу атнаның темасы "Муса Җәлил -халык улы" дип атала.
Максат: Балаларда Муса Җәлил әсәрләренә кызыксыну уяту, балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, аның иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнү.
-
"Бу хәрби кем?"- уены. 10.02.2014

Танып белү-ана теле эшчәнлегендә балалар белән күп кенә төрле хәрбиләр белән таныштык. Балалар Ватаныбызны көчле, батыр, кыю ир-егетләр саклаганын белделәр. "Бу хәрби кем ?" -уенын уйнадык.
-
"Татарстан чаңгы юллары-2014" 08.02.2014

-
"Татарстан чаңгы юллары-2014". 08.02.2014

8 февраль көнне Олы-Нырты биләмәсендә "Татарстан чаңгы юллары-2014" ярышлары булып узды. Бер кеше дә сынатмады, барысыда катнашты.
Спорт белән дә дус булсак, без булырбыз сәламәт.
Бабайлар да әйткәннәр бит, хәрәкәттә-бәрәкәт!
Сәламәт яшәү рәвеше, алып барырга кирәк.
Тауда уйнаган балалар , нишләптер хәзер сирәк.
Җәен футбол уйнагыз, кышын чаңгы шуыгыз.
Хәрәкәтле уеннардан, беркайчан да туймагыз!
Саулык зур байлык икәнен, сез дә белеп калыгыз.
Сәламәт яшәү рәвешен-максат итеп алыгыз!!!
-
Заморский натюрморт. 07.02.2014

Балалар белән җылы як җимешләреннән генә торган "Натюрморт" кисеп ябыштырдык.
-
Утыз сигез попугай. 06.02.2014

Җылы як илләре белән танышуларны дәвам итәбез һәм балалар белән "Утыз сигез попугай" дигән мультфильм карадык.
-
Антарктидагы пингвин. 05.02.2014

Бу атнада балалар белән көньяк һәм төньяк илләре, андагы яшәүче халыклар, хайваннар, үсемлекләр белән таныштык. Төньякта яшәүче хайваннарның нигә салкыннан курыкмаганнарын, аларның нәрсә белән туклануларын, җылы якта үсүче ананасның җирдә үсүен һ.б. кызыклы яңалыклар белән таныштылар. Иҗади сәнгать-рәсем эшчәнлеге вакытында пингвин, ә кечкенәләр бозлыклар ясадылар.
-
Янгын сүндерүче машина. 31.01.2014

-
Уттан саклан! "Янгын куркынычсызлыгы" 27.01.2014

Бу атнада балалар белән танып белү эшчәнлегендә ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булырга, янгын чыгу очракларында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен искә төшердек . Балалар белән "Телефон номеры буенча тап" дигән дидактик уен уйнадык.




