МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Татарстан чаңгы юллары-2014" 08.02.2014

-
"Татарстан чаңгы юллары-2014". 08.02.2014

8 февраль көнне Олы-Нырты биләмәсендә "Татарстан чаңгы юллары-2014" ярышлары булып узды. Бер кеше дә сынатмады, барысыда катнашты.
Спорт белән дә дус булсак, без булырбыз сәламәт.
Бабайлар да әйткәннәр бит, хәрәкәттә-бәрәкәт!
Сәламәт яшәү рәвеше, алып барырга кирәк.
Тауда уйнаган балалар , нишләптер хәзер сирәк.
Җәен футбол уйнагыз, кышын чаңгы шуыгыз.
Хәрәкәтле уеннардан, беркайчан да туймагыз!
Саулык зур байлык икәнен, сез дә белеп калыгыз.
Сәламәт яшәү рәвешен-максат итеп алыгыз!!!
-
Заморский натюрморт. 07.02.2014

Балалар белән җылы як җимешләреннән генә торган "Натюрморт" кисеп ябыштырдык.
-
Утыз сигез попугай. 06.02.2014

Җылы як илләре белән танышуларны дәвам итәбез һәм балалар белән "Утыз сигез попугай" дигән мультфильм карадык.
-
Антарктидагы пингвин. 05.02.2014

Бу атнада балалар белән көньяк һәм төньяк илләре, андагы яшәүче халыклар, хайваннар, үсемлекләр белән таныштык. Төньякта яшәүче хайваннарның нигә салкыннан курыкмаганнарын, аларның нәрсә белән туклануларын, җылы якта үсүче ананасның җирдә үсүен һ.б. кызыклы яңалыклар белән таныштылар. Иҗади сәнгать-рәсем эшчәнлеге вакытында пингвин, ә кечкенәләр бозлыклар ясадылар.
-
Янгын сүндерүче машина. 31.01.2014

-
Уттан саклан! "Янгын куркынычсызлыгы" 27.01.2014

Бу атнада балалар белән танып белү эшчәнлегендә ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булырга, янгын чыгу очракларында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен искә төшердек . Балалар белән "Телефон номеры буенча тап" дигән дидактик уен уйнадык.
-
Викторина "Имин юллар" 25.01.2014

"Юлларда иминлек кирәк" атналыгын йомгаклап балалар белән "Имин юллар" дип, исемләнгән викторина уздырдык. Балалар атна буе өйрәнгәннәре буенча ике командага бүленеп ярыштылар. Төрле сорауларга, табышмакларга, юл билгеләрен аерып алырга, җаваплар табарга тырыштылар.
-
Уен "Юл билгеләрен аерып ал" 25.01.2014

Командалар бергәләшеп "Хезмәт күрсәтүче" билгеләрен эзлиләр.
-
"Юлларда машиналар агыла"-кисеп ябыштыру. 24.01.2014

Балалар кәгазьне икегә бөкләп почмакларын кисү ысулы белән транспорт төрләрен кисеп ябыштырдылар , ә кечкенәләр белән әзер киселгән автобусларны, җиңел машиналарны юлга урнаштырдык.




