Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Сынлы сәнгать, хезмәт, җыр һәм физик культура атналыгы 14.02.2025

Фәннәр атналыгы кысаларында үткәрелгән чаралар:
- 6 нчы сыйныфлар белән "Һөнәрле үргә йөзәр" дип исемләнгән рәсем бәйгесе;
- 7 нче сыйныфлар белән хезмәт һәм сынлы сәнгать фәннәре буенча викторина;
- 8 нче сыйныфлар арасында хезмәт һәм физик культура фәннәре буенча эстафета;
- 9 нчы сыйныфлар белән "Профессияне танып бел" уены. -
14 нче февраль- Халыкара китап бүләк итү көне 14.02.2025

14 нче февраль- Халыкара китап бүләк итү көне. Әлеге дата уңаеннан, гимназия китапханәсендә төрле чаралар үткәрелде:
- Халыкара китап бүләк итү көненең килеп чыгу тарихы турында видеоөзекләр каралды;
- "Китапны яратып бүләк ит- 2025" һәм "Китап белән тәнәфес" акцияләре дәвам итте;
- Укучылар барысы бергә китап белән аралашу кагыйдәләрен кабатладылар: рәсемнәр ясамаска, язмаска, битләрне ертмаска;
- Китап кыстыргычы ясау буенча мастер- класс оештырылды.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239364%2F25e66dfc59f38bbbde%2Fpl_wall_-216931602
-
"Что? Где? Когда?" - укытучылар арасында турнир 13.02.2025

13 нче февраль көнне гимназия базасында Казан шәһәре мәктәпләре арасында "Что? Где? Когда?" турниры үткәрелде. Әлеге чарада гимназиябез укытучылары да катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Афәрин!
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 13.02.2025

13 нче февраль көнне үткәрелгән “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында "Илебездәге мөмкинлекләр" темасына сөйләшүләр алып барылды. Укучылар видеоөзекләр белән таныштылар, биремнәр эшләделәр, фикер алыштылар.
-
Экологик сәгать 12.02.2025

Гимназия китапханәсендә укучылар белән "Җир- безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Әлеге чарада табигатьне саклау турында сөйләшү алып барылды. Укучылар табигатькә кагылышлы төрле сорауларга җаваплар бирделәр.
-
"Гәүһәр" балалар фестивале 12.02.2025

12 нче февраль көнне "Чулпан" мәдәният үзәгендә "Гәүһәр" балалар фестивале үткәрелде. Әлеге фестиваль Казан Мэриясе тарафыннан Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Гимназиябез укучылары "Хәрәкәттә - бәрәкәт" һәм "Сөйлә" проектларында финалга үтеп, фестивальнең йомгаклау тантанасында югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Без укучыларыбыз белән горурланабыз! Киләчәктә аларны зур сәхнәләрдә күрергә язсын дигән теләктә калабыз! -
Сынлы сәнгать, хезмәт, җыр һәм физик культура атналыгы 11.02.2025

Әлеге фәннәр атналыгы кысаларында укучылар белән үткәрелгән чаралар:
- төрле музыкаль ребуслар чишү, биремнәр эшләү;
- 5 нче сыйныфлар арасында "Халык кәсепләре" темасына рәсем конкурсы;
- "Рус рәссамнарының картиналары"- өстәл уены. -
Мөһим сөйләшүләр - "Арктика- үсеш территориясе" 10.02.2025

10 нчы февраль көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклында укучылар белән "Арктика- үсеш территориясе" дигән темага сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында Арктиканың тарихы, әлеге территориянең илебез өчен әһәмияте турында фикер алышынды. Чыннан да, Арктика- Россиянең ресурс базасы, аны боз хәзинәсе дип атарга мөмкин.
-
"Мизгелләр"- топ- спикер 08.02.2025

Гимназиянең "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары белән "Мизгелләр" дип аталган чара оештырдылар. Әлеге чара "Топ- спикер" форматында узды. Укучылар бирелгән темага бер минутлык чыгыш әзерләделәр. Ахырда җиңүче диплом белән бүләкләнде.
Укучылар хис- кичерешләрен һәм якты мизгелләрен искә төшереп вакытны бик файдалы уздырдылар.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239362%2Fbb04cb5abbe8af3a04%2Fpl_wall_-216931602
-
"Тату сыйныф серләре" бәйгесе 08.02.2025

Республика күләмендә үткәрелгән "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең район этабында гимназиябезнең 8А сыйныфы укучылары, әти- әниләре югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар һәм 13 команда арасында II урынга лаек булдылар!
Әлеге бәйге 4 этаптан торды:
- "Тату сыйныф серләре" күргәзмәсе;
- “Безнең тату сыйныф” визит карточкасы;
- “Хәтер. Батырлык. Каһарманлык.” темасына иҗади номер;
- "Бердәм тәрбия мөхите: ата- аналар, балалар, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе” проект эше.
"Хөрмәтле Флүзә Рузалевна, 8А сыйныфы укучылары һәм әти- әниләр! Сезне чын күңелдән уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйбыз! Әлеге бәйгедә тагын бер кат укучыларыбызның иң сәләтле, иң акыллы, иң матурлары икәннәренә инандык. Сезнең белән горурланабыз!"- дип рәхмәт сүзләре җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.










