Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Котлыйбыз! 25.02.2025

Гимназия базасында эшләп килүче каратэ түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Чемпионат һәм Татарстан Республикасы Беренчелегендә югары нәтиҗәләргә ирештеләр:
- 5В сыйныфы укучысы Ахатов Гомәр - III урын;
- 3А сыйныфы укучысы Жданов Алмаз - II урын;
- 3В сыйныфы укучысы Каримов Аскар - II урын.
Укучыларыбызны һәм тренерлары Ильсур Ильгизовичны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез! -
Мөһим сөйләшүләр - "Минем кече Ватаным" 24.02.2025

24 нче февраль көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклында укучылар белән "Минем кече Ватаным" дигән темага сөйләшү алып барылды. Әңгәмә барышында укучылар Татарстан Республикасының тарихы, үсеше, табигый байлыклары һәм төбәкнең илебез икътисадына керткән өлеше турында белделәр. Безнең Ватаныбыз гаять зур һәм гүзәл, табигате һәм мәдәнияте бик бай, кешеләре һәм аларның хезмәте данлыклы дигән нәтиҗә ясалды.
-
Инглиз теле фәне атналыгы 24.02.2025

Инглиз теле фәне атналы бик кызыклы башланып китте. Укучылар иртән төрле сорауларга инглиз телендә җаваплар бирделәр, тәнәфесләрдә флешмоб биеделәр, дәресләргә кергәндә биремнәр эшләделәр.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239372%2F40cf5693c6e8970ef3%2Fpl_wall_-216931602
-
"Аҗаган 2.0" мәктәп этабы 22.02.2025

Гимназиядә "Аҗаган 2.0" Бөтенроссия хәрби- патриотик уенының мәктәп (сайлап алу) этабы тәмамланды. Уен төрле сынауларны үз эченә алды. Укучылар үзләренең җитезлекләрен һәм көчләрен күрсәттеләр. Уен барышында спорт күнекмәләрен, тактика нигезләрен, хәрби әзерлекне тикшерделәр. Бердәм булу һәм үзара ярдәмләшү җиңүләргә ирешергә ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килделәр. Барлык катнашучыларны да котлыйбыз! Алдагы этапларда уңышлар телибез!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239367%2F0d3bcf983c69212019%2Fpl_wall_-216931602
-
Котлыйбыз! 22.02.2025

Гимназиянең 9А сыйныфы укучысы Сөнгәтуллина Җәннәт "Звёздный билет" яшь шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең шәһәр этабында II урынга лаек булды. Җәннәтне һәм җитәкчесе Светлана Федоровнаны җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 22.02.2025

Татар теле һәм әдәбияты фәннәр атналыгын йомгаклап, башлангыч сыйныф укучылары арасында театр бәйгесе үткәрелде. Укучылар бөек татар язучыларының әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр. Афәрин! Балалар әлеге чарадан яхшы кәеф белән таралыштылар.
-
Балалар бакчасы белән хезмәттәшлек 22.02.2025

21 нче февраль Халыкара туган тел көнендә 362 нче номерлы балалар бакчасында гимназиябез активистлары белән берлектә тәрбияви чара үткәрелде. Төп максат: балаларга туган телдә сөйләшә белүнең мөһимлеген күрсәтү.
Гимназия активистлары "Россиянең туган телләре" дип исемләнгән уен үткәрделәр. Балалар төрле милләтнең традицион уеннарында рәхәтләнеп уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, биремнәр башкардылар һәм барысы бергә татар халкының "Туган тел" җырын башкардылар.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239371%2F2369a5be75f2c592b2%2Fpl_wall_-216931602
-
Патриотик акция 21.02.2025

Гимназиябездә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, патриотик акция уздырылды. "Яклаучыларыбызны кайгыртып" акциясе түбәндәге юнәлешләр буенча оештырылды:
- үлән чәйләре җыю;
- башлангыч сыйныф укучыларыннан котлау открыткалары булдыру;
- махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтү.Барлык җыелган гуманитар ярдәм 1234 полкның икенче батальонында хезмәт итүче солдатларыбызга җибәрелде. Акциядә катнашкан барлык укучыларга, укытучыларга һәм әти- әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239365%2F51f932ca0abd51a6c9%2Fpl_wall_-216931602
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2025

Туган тел көне - безне берләштерүче мәдәният, гореф- гадәтләр һәм тел байлыгын искә алу көне.
Татар теле - аралашу чарасы гына түгел, ул безнең тарихыбызга, мәдәниятебезгә ачкыч. Туган телебез буыннан-буынга тапшырыла торган әйтемнәргә, мәкальләргә һәм фольклорга бай.
Халыкара туган тел көне уңаеннан, укучылар белән төрле чаралар, "Иң кадерле тел - туган тел" дип исемләнгән интерактив- лингвистик уен үткәрелде.
Татар теле яшәсен һәм үссен өчен аны бергәләп сакларга кирәк! Ул һәрберебезнең йөрәгендә яңгырасын! Хөрмәтлибез, саклыйбыз, үстерәбез!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239369%2F590577959c56e7c881%2Fpl_wall_-216931602
-
Хәрби- патриотик айлык 20.02.2025

Хәрби- патриотик айлык кысаларында гимназиядә тәрбияви чаралар уздырыла башлады. Бу чаралар барысы да - патриотик аң, гражданлык позициясе тәрбияләүгә беренче адымнар.










