Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Котлыйбыз! 19.04.2025

Шәһәр күләмендә үткәрелгән "Язык. Культура. XXI век" фәнни- гамәли конференциядә катнашып, 4В сыйныфы укучысы Саяфутдинов Кәрим III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Афәрин! Кәримне һәм җитәкчесе Гөлчәчәк Мансуровнаны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Кырлай авылына сәяхәт 19.04.2025

Гимназиянең 6А сыйныфы укучылары Кырлай авылына сәяхәт кылдылар. Сәяхәт барышында Габдулла Тукай исемендәге әдәби- музей комплексында шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар. Укучылар кызыксынган сорауларын бирделәр, үзләре өчен яңа мәгълүмат тупладылар.
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены 18.04.2025

18 нче апрель көнне гимназия активистлары 8 нче сыйныфлар арасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенын үткәрделәр. Укучылар төрле юнәлешләр буенча интеллектуаль сорауларга җаваплар эзләделәр, белемнәрен сынадылар. Әлеге чара уңай эмоцияләр бүләк итте.
Видеога сылтама: https://vk.com/video-216931602_456239389
-
ТНВ каналында кунакта 15.04.2025

Гимназиянең 1А сыйныфы укучылары ТНВ каналында кунакта булып кайттылар. Укучылар тапшыруларның ничек әзерләнүе һәм ни рәвешле төшерелүе, әлеге өлкәдә хезмәт куючы һөнәрләр белән таныштылар. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Очрашу файдалы һәм кызыклы үтте!
-
Милли банк музеенда 15.04.2025

3А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлфия Рөстәмовна белән берлектә Татарстан Республикасының Милли банкның музеенда булып кайттылар. Балалар төрле макетлар, экспонатлар һәм акча берәмлекләре белән таныштылар. Әлеге сәяхәт укучылар өчен бик кызыклы булды.
-
Балалар китабы атналыгы 14.04.2025

Гимназиядә 1- 11 нче апрель көннәрендә "Балалар китабы атналыгы" Бөтенроссия акциясе оештырылды. Быел әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланды һәм "Дәвамлы тарих" исеме астында узды.
Атна дәвамында укучылар китапханәче Зөлфия Рафаильевна белән берлектә:
- китаплар иленә сәяхәт кылдылар;
- мавыктыргыч әдәби әсәрләр һәм яңа геройлар турында белделәр;
- интеллектуаль уеннарда белемнәрен сынадылар;
- "Сугыш турында", "Сугыш елы балалары", "Юбиляр китаплар һәм язучылар" дип исемләнгән күргәзмәләр белән таныштылар.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239388%2F17584a1b47817acb20%2Fpl_wall_-216931602
-
Балалар бакчасы белән хезмәттәшлек 13.04.2025

Гимназия активистлары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхәтовна җитәкчелегендә 362 нче номерлы балалар бакчасында "Космик квиз" үткәрделәр. Балалар Космонавтлар көненең тарихы белән таныштылар, видеоөзекләр карадылар, кызыклы уеннар уйнадылар һәм флешмоб биеделәр.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239387%2F6fc29e1d655a8c1256%2Fpl_wall_-216931602
-
Космонавтика көне 12.04.2025

1961 нче елның 12 нче апреле- дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.
Гимназиядә Космонавтика көненә багышланган төрле чаралар үткәрелде:
- "Бөтен Галәмдә беренче" дип исемләнгән рәсем, китап күргәзмәләре, мәгълүмат почмагы оештырылды;
- Башлангыч сыйныф укучылары галәм темасына төрле поделкалар ясадылар;
- Укучылар белән викториналар, мастер- класслар уздырылды.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239386%2F9c585f1c0794287503%2Fpl_wall_-216931602
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 08.04.2025

7 нче апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә.
Гимназия укучылары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхәтовна җитәкчелегендә "Сәламәтлекне ныгыт" акциясенә кушылдылар һәм тәнәфесләрдә флешмоб биеделәр, физик күнегүләр ясадылар. Китапханәче Зөлфия Рафаильевна укучылар белән "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дип исемләнгән чара үткәрде. Сөйләшү барышында балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, кроссвордлар чиштеләр, видеоөзекләр белән таныштылар.
Укучылар "Сәламәт бул!" Бөтенрәсәй сәламәтлек дәресенә кушылдылар. Әлеге юнәлеш активисты Миндубаев Хәсән сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә оештырды. Сынлы сәнгать укытучысы Гөлфинә Әсхәтовна "Сәламәтлек- зур байлык" дип исемләнгән күргәзмә әзерләде.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239385%2Fb58c9eec3111d89b6f%2Fpl_wall_-216931602
-
Мөһим сөйләшүләр -"Россия һәм Беларусия халыклары бердәмлеге көне" 07.04.2025

7 нче апрель көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы "Россия һәм Беларусия халыклары бердәмлеге көне" дип аталды. Әлеге көн- дәүләт бәйрәме, ул безнең халыкларыбызның патриотлык, бердәмлек, үз тарихыңа хөрмәт белән карау һәм гаделлеккә омтылуны чагылдыра.
Дәрес барышында укучылар видеоөзекләр карадылар, презентация белән таныштылар, фикер алыштылар.










