Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Песиләр көне 04.03.2025

Илебездә язның беренче көнендә Песиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, гимназия китапханәсендә кызыклы очрашу оештырылды. Укучылар песиләрнең ничек эволюцияләнүе, дөнья буйлап таралуы, яңа токымнары ничек барлыкка килүе турында белделәр һәм китаплар белән таныштылар.
Кызыклы фактлар:
- Песиләр турында фән фелинология дип атала.
- Песиләр 60 кГц ешлыктагы тавышны да ишетә. Шуңа күрә тычканның тавышсыз гына хәрәкәте дә аларга ишетелеп тора.
- Песиләр йөздән артык аваз чыгара ала.
- Әгәр песи койрыгын болгый икән, димәк ул "уйлый". -
Котлыйбыз! 03.03.2025

Гимназиянең 9Б сыйныфы укучысы Махмутова Камилә шәһәр күләмендә үткәрелгән "Ломоносов укулары" конференциясендә II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
Камиләне һәм җитәкчесе Светлана Фёдоровнаны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар теләп калабыз! -
Инглиз теле фәне атналыгы 01.03.2025

Инглиз теле фәне атналыгын йомгаклап, үткәрелгән чаралар:
- укучылар белән флешмоб бию;
- 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар белән 8 нче Март бәйрәме уңаеннан котлау открыткалары ясау һәм видео төшерү;
- 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары арасында җыр бәйгесе оештыру.
Инглиз теле атналыгы бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239378%2F8029986a6d4745dafb%2Fpl_wall_-216931602
-
"Сихәтләнү" әдәби бәйге 28.02.2025

Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган язучы Равилә Шәйдуллина- Морат иҗатына багышланган "Сихәтләнү" дип исемләнгән әдәби бәйгедә укучыларыбызның ирешкән уңышлары:
- Шакирова Зилә (3А) - I урын;
- Минвалиев Марсель (5В) - I урын;
- Шарапова Сылу (8А) - I урын;
- Галиев Әмир (8А) - II урын;
- Әминова Мәрьям (9А) - II урын.
Укучыларыбызны һәм җитәкчеләре Фәния Наилевна, Гөлфия Рөстәмовнаны югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз! Афәрин! -
"Асылташ" төбәкара кызлар бәйгесе 28.02.2025

28 нче февраль көнне 4 нче гимназия- интернат базасында "Асылташ" төбәкара кызлар бәйгесе үткәрелде. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән кызлар тарих, әдәбият, театр, сәнгать һәм мәгърифәтчелек өлкәләрендә осталыкларын күрсәттеләр.
Әлеге бәйгедә гимназиябезнең данын 8Б сыйныфы укучысы Валеева Алимә яклады һәм Гран- прига лаек булды!
Алимә жюри әгъзаларына үзпрезентация, проект эшен, иҗади чыгышны күрсәтте һәм барлык интеллектуаль сорауларга да дөрес җавап бирде. Без Алимә белән чын күңелдән горурланабыз һәм сокланабыз!
Алимәне сыйфатлы һәм югары дәрәҗәдә әзерләгәннәре өчен Гөлназ Мазитовнага, Фәния Наилевнага зур рәхмәт! -
Чаңгы ярышы- I урын! 27.02.2025

Гимназиябез укучылары чаңгы ярышының район этабында I урынны яуладылар. Укучыларны һәм җитәкчеләре Рәнис Раисович, Әлфия Гумаровнаны чын күңелдән котлыйбыз! Шәһәр этабында уңышлар теләп калабыз!
-
Хәрәкәттә- бәрәкәт! 27.02.2025

Гимназиябезнең 1- 5 нче сыйныф укучылары белән "Күңелле стартлар" ярышы уздырылды. Командалар эстафетада төрле биремнәр үтәделәр һәм үзләренең җитезлекләрен, спорт осталыкларын күрсәттеләр. Афәрин, укучылар!
-
Горурланабыз! 26.02.2025

Гимназиянең 3А сыйныфы укучысы Шакирова Зилә бөек татар шагыйре, меценат Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылган "Туган телем" дип исемләнгән VI Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә II дәрәҗәдәге дипломга ия булды.
Зиләне һәм җитәкчесе Гөлфия Рөстәмовнаны чын күңелдән котлыйбыз! -
Инглиз теле фәне атналыгы 26.02.2025

Инглиз теле атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән викториналар үткәрелде. 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары белемнәрен брейн- рингта сынадылар. Алар төрле юнәлешләр буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Җанатарлар үз командаларына көч биреп тордылар.
-
Һөнәри юнәлеш 25.02.2025

Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү башлангыч сыйныфтан ук башлана. Шул уңайдан, 1А һәм 2А сыйныфында ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Кунакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Әхәтова Алсу Мансуровна булды. Алсу Мансуровна укучыларны тикшерүче һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырды. Әлеге өлкәдә эшләгән кешеләрнең шәхси сыйфатлары, нинди күнекмә һәм белемнәргә ия булырга тиешлеге турында аңлатты. Сөйләшү барышында балалар белән тематик уен үткәрелде. Әлеге очрашу бик файдалы һәм кызыклы булды!










