Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 20.02.2025

20 нче февраль көнне үткәрелгән “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында "Индустриаль Россия: авыр сәнәгать, машина төзелеше" темасына сөйләшүләр алып барылды. Видеоөзекләрдән укучылар авыр сәнәгатьнең машиналар, автомобильләр һәм самолётлар гына түгеллеген белделәр. Бу безнең тормышыбыз өчен мөһим булган бар нәрсәне: биналарны, күперләрне, юлларны һәм инфраструктураны булдыручы һәм төзүче тармаклар. Аңа файдалы казылмалар чыгару, машина төзелеше, металлургия, химия промышленносте да керә.
-
"Халыкара туган телләр" көненә багышлап "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены 20.02.2025

Татар теле һәм әдәбияты фәннәр атналыгында 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары арасында "Халыкара туган телләр" көненә багышлап "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены үткәрелде. Брейн- ринг барышында укучылар татар әдәбияты белән бәйле булган сорауларга җаваплар бирделәр: мәкальләр, язучылар иҗаты, татар халык мирасы, фольклор. Барлык командалар үзләренең җитезлекләрен, татар әдәбияты буенча белемнәрен күрсәттеләр. Ә инде 8Б сыйныфы укучылары җиңүче исеменә лаек булдылар. Уенны югары дәрәҗәдә оештырган өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Мазитовнага зур рәхмәт!
-
"ШАЯН ТВ" каналы белән берлектә 19.02.2025

Гимназиябез укучылары Галиева Эльвина (4В) һәм Шәрәфетдинов Раян (5А) "ШАЯН ТВ" балалар каналында кунакта булып кайттылар. Алар Казан Мэриясе тарафыннан үткәрелүче "Гәүһәр" проекты белән бәйле булган кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, фикерләре белән бүлештеләр. Афәрин, укучылар!
-
Санлы грамоталылык: имин һәм уңышлы киләчәкнең нигезе 19.02.2025

18 нче февраль көнне гимназиядә кызыклы һәм файдалы очрашу узды. 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов һәм "Группа Астра" департаментының өлкән инженеры Алмаз Тагиров белән аралашу өчен уникаль мөмкинлек алдылар.
Сөйләшү барышында укучылар мәгълүмати технологияләр һәм операция системалары турында белемнәрен ныгыттылар. Министр урынбасары Булат Габдрахманов операция системаларының әһәмияте һәм илебезнең куркынычсызлыгын тәэмин итүдә аларның роле турында сөйләде.
Алмаз Тагиров укучыларга беренче компьютерлар һәм Юрий Гагаринның нинди җайланмада очуы турында сөйләде, бу очыш өчен исәп- хисаплар Казанда үткәрелүен искәртте. Дәрес ахырында килгән кунакларыбыз укучыларны технологияләр дөньясына тагын да тирәнрәк чуму өчен ИТ-паркка килергә чакырды. Әлеге очрашу укучылар өчен үз белемнәрен киңәйтергә, ИТ-өлкә һәм операция системалары белән танышу өчен зур мөмкинлек булды. -
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 19.02.2025

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында үткәрелгән чаралар:
- 2025 нче елда юбиляр булган язучыларга багышлап проект эшләрен яклау;
- туган телебез турында плакатлар чыгару.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239368%2F5f843add0eb180985d%2Fpl_wall_-216931602
-
"Китапны яратып бүләк ит- 2025" акциясе 18.02.2025

Гимназиябез укучылары һәм укытучылары "Китапны яратып бүләк ит- 2025" акциясендә актив катнаштылар. Чара мәктәп китапханәләрен белем алу әсбаплары, фәнни- популяр, кызыклы, белешмә китаплар белән баету максатыннан үткәрелде.
Әлеге акция ярдәме белән гимназия китапханәсенә барлыгы 103 китап бүләк ителде. Барлык катнашучыга зур рәхмәтебезне җиткерәбез! -
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 17.02.2025

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән бөек шагыйрь Муса Җәлил иҗаты буенча рәсем бәйгесе, "Тел күрке - сүз" темасына иншалар язу, татар халык мәкальләре буенча чаралар үткәрелде. Укучылар зур кызыксыну белән барлык чараларда да катнаштылар.
-
"Батыр егет турында җыр" - батырлык сәгате 17.02.2025

15 нче февральдә илебездә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, укучылар белән "Батыр егет турында җыр" исеме астында батырлык сәгате үткәрелде. Рафаэль Мостафинның "Кызыл ромашка" һәм Хәдичә Җәлилованың "Абыем турында" китаплары ярдәмендә китапханәче укучыларга шагыйрьнең балачагы турында сөйләде. Балалар Муса Җәлилне тыйнак, игелекле, юмор хисле һәм олы җанлы кеше итеп күрә алдылар, аның иҗат юлы белән таныштылар. Шагыйрьнең иҗаты әхлак, кешелеклелек, үз Ватаныңа тугры булырга өйрәтә дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Мөһим сөйләшүләр - "Ватанга хезмәт итү нәрсә ул?" 17.02.2025

17 нче февраль көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклында укучылар белән "Ватанга хезмәт итү нәрсә ул? Фёдор Ушаковның тууына 280 ел" дигән темага сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында Ватанны саклау, ватанпәрвәрлек, тарихи традицияләр турында видеоөзекләр каралды, фикер алышынды.
-
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне 15.02.2025

15 нче февраль- сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләнеп үтелә. 1989 нчы елның 15 нче февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән чыгарылды. Шул уңайдан, укучылар белән "Герой юлы" дип исемләнгән тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелде.










