Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Аҗаган – 2017 15.02.2017

Аҗаган – 2017
Хәрби-спорт айлыгы һәм “Аҗаган – 2017” кысаларында мәктәптә спорт чаралары дәвам итә. Командалар арасында “Күңелле стартлар” уенында укучылар төрле ярышларда үзләрен сынадылар, җиңү өчен көрәштеләр.
-
Рус теле буенча семинар 14.02.2017

Рус теле буенча семинар
Мәктәптә районкүләм рус теле һәм әдәбияты укытучылары семинары үтте. Рус теле укытучылары Басырова Г.Т., Бәйрамова Т.З., Рәхимова Д.З.лар матур дәресләр күрсәттеләр һәм сугыш чорына багышланган музыкаль-әдәби кичә үткәрделәр.
-
Парламент дәресе – 2017 13.02.2017

Парламент дәресе – 2017
Сыйныфларда парламент дәресләре үтте. Быелгы Парламент дәресенең темасы – “Татарстан – 2030: республиканың киләчәгенә минем керткән өлешем” дип аталды. Укучылар актив булып әлеге дәресләрдә катнаштылар.
-
Китапханәгә сәяхәт 10.02.2017

Китапханәгә сәяхәт
7 сыйныф укучылары татар теле укытучысы Шәрәфиева Г.М. белән берлектә авыл китапханәсенә бардылар. Китапханәче аларны яңа китаплар белән таныштырды, газета-журналларга күзәтү үткәрде.
-
“Ел сыйныф җитәкчесе – 2017” 09.02.2017

“Ел сыйныф җитәкчесе – 2017”
7 сыйныф җитәкчесе Рамзанова Г.Г. районкүләм “Ел сыйныф җитәкчесе – 2017” конкурсында катнашты. Киләчәктә дә аңа уңышлар телибез!
-
Кошкайларга ярдәм итегез! 08.02.2017

Кошкайларга ярдәм итегез!
Мәктәпнең һәрбер укучысы “Җимлек” акциясенә бик теләп кушылдылар. Алар җимлекләр ясап, агачларга урнаштырдылар һәм шулай итеп кошкайларны сөендерделәр.
-
Хоккейда җиңү! 08.02.2017

Хоккейда җиңү!
Мәктәбебезнең иң яшь хоккей командасы район хоккей ярышында 3нче урынга лаек булды. Алар әлеге ярышта үзләренең матур уеннары белән һәркемне сокландырдылар. Афәрин, яшь хоккейчыларыбыз!
-
Юлларыбыз имин булсын! 07.02.2017

Юлларыбыз имин булсын!
Мәктәп укучылары район полиция хезмәткәрләре белән берлектә “Юлларыбыз имин булсын!” дигән акциягә чыктылар. Алар машина йөртүчеләргә үзләренең киңәшләрен бирделәр, белешмәлелекләр тараттылар.
-
Яшьлек килә, уйный-көлә! 07.02.2017

Яшьлек килә, уйный-көлә!
Мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары (9-11 класслар) Түнтәр һәм Көшкәтбаш авыллары халкы өчен әлеге исем астында зур концерт куйдылар. Концерттагы дәртле биюләр, матур җырлар, көлкеле номерлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Афәрин, укучылар!
-
Психологик десант 06.02.2017

Психологик десант
Укучылар белән психологик үзәк хезмәткәрләре тренинглар үткәрделәр. Алар укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.














