Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Кызыклы кичә 17.03.2017

Инглиз теле укытучылары Кәримова Ч.З. һәм Гарифуллина Л.В. 7-11 сыйныф укучылары белән берлектә интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен укучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды.
-
“Без бергә” конкурсы 15.03.2017

Мәктәптә “Без бергә” республика конкурсының мәктәп этабы үткәрелде. Укучылар үзләренең матур чыгышларын тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә халык биюләре һәм җырлары башкарылды, иң яхшы номерлар сайлап алынды.
-
Табигать айлыгы 14.03.2017

Апрель ае мәктәптә табигать айлыгы дип игълан ителде. Айлык кысаларында күп төрле чаралар планлаштырылды. Биология укытучысы Нәбиуллин А.Г. 5-7 сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен үткәрде. Әлеге уенда укучылар үзләренең белемнәрен сынадылар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Акциядә катнаштык 14.03.2017

6 сыйныф укучылары рус теле укытучысы Бәйрәмова Т.З. белән авыл китапханәсенә бардылар. Китапханәче Закирова Г.Г. белән берлектә калмык шагыйре Давид Кугультиновның 90 еллыгына багышлап акция үткәрделәр.
-
Ачык дәресләр 13.03.2017

Мәктәптә “БиС технологиясе буенча укыту” темасы астында районкүләм семинар узды. Әлеге семинарда укытучылар ачык дәресләр күрсәттеләр, фикерләштеләр, киләчәккә планнар кордылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 13.03.2017

Мәктәптә зур әзерлек белән башлангыч сыйныфлар атналыгы үтте. Әлеге атналыкта башлангыч сыйныф укытучылары матур кичәләр, кызыклы уеннар, ачык дәресләр күрсәттеләр.
-
“Әлифба” бәйрәме 13.03.2017

Мәктәптә 1нче сыйныф укучыларының зур бәйрәме – “Әлифба” бәйрәме үтте. Укучылар әлеге бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Аларның күңелле һәм матур чыгышларын һәркем яратып кабул итте.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 10.03.2017

Озынайтылган көн группасы тәрбиячесе Зәйнетдинова Э.Р. башлангыч сыйныф укучылары белән “Йолдызлы сәгать” үткәрде. Әлеге чарада укучылар алган белемнәрен ныгыттылар, кызыклы сорауларга бердәм булып җавап бирделәр.
-
Экологик дәрес 03.03.2017

Биология укытучысы Нәбиуллин А.Г. 8 сыйныф укучылары белән Бердәм экологик дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә укучыларга күп мәгълуматлар җиткерелде, табигатьне саклау турында киңәшләр әйтелде.
-
«Бердәм сыйныфның серләре” конкурсы 02.03.2017

«Бердәм сыйныфның серләре” конкурсының муниципаль этабында 6 сыйныф укучылары һәм ата-аналары, сыйныф җитәкчесе Гарифуллина Р.Р. белән берлектә, II урынны яуладылар. Киләчәктә дә уңышлар телибез сезгә!














