Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
«Гаилә белән укыйбыз” акциясе 25.04.2017

«Гаилә белән укыйбыз” акциясе “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларындә мәктәптә “Гаилә белән укыйбыз” дип исемләнгән акция үтте. Әлеге акциягә күп кенә гаиләләр кушылды.
-
“ЭКОЯЗ” 25.04.2017

“ЭКОЯЗ”
“ЭКОЯЗ” исеме астында үткән айлыкта мәктәбебез коллективы актив рәвештә катнашты. Сыйныфларда экологик дәресләр һәм табигатьне саклауга багышланган башка төрле чаралар үткәрелде.
-
Экологик дәрес 22.04.2017

Экологик дәрес
Биология укытучылары Рамазанова Г.Г. һәм Набиуллин А.Г. сыйныф укучылары белән экологик дәресләр үткәрделәр. Әлеге дәресләрдә экологик проблемалар турында сөйләштеләр һәм табигатькә ничек ярдәм итәргә дигән сорауга җавап эзләделәр.
-
“ЭКОВЕСНА” 20.04.2017

“ЭКОВЕСНА”
Әлеге акциягә укучыларыбыз бик теләп кушылдылар. 8-11 сыйныф укучылары мәктәп тирәләрен чүпләрдән чистарттылар, карлар тараттылар.Сыйныфларда экология елына багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Туган тел айлыгы 19.04.2017

Туган тел айлыгы
Туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү максатыннан мәктәптә “Туган тел айлыгы” кысаларында сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте.
-
“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” 18.04.2017

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”
Мәктәптә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында “Янәшәдә ветеран яши” акциясе үткәрелде. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарының өйләрендә булып, аларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар, өй һәм ишегалдын җыештырырга булыштылар.
-
“Юниор скилс” ярышлары 06.04.2017

“Юниор скилс” ярышлары
“Юниор скилс” ярышларының муниципаль этабында безнең мәктәп укучылары да катнаштылар һәм матур уңышлар күрсәттеләр. Гыйльманов Илшат “Слесарь” компетенциясендә I урын (җитәкчесе Басыров И.И.), Шәрәфиева Нәзилә “Татар ашлары” компетенциясендә III урынга лаек булдылар. “Парикмахер” компетениясендә катнашкан Рамазанова Гөлназга да киләчәктә уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз!
06.04.2017
Котлыйбыз!
Мәктәбебез укучылары бик теләп төрле бәйгеләрдә, ярышларда, фәнни эшләрдә актив катнашалар һәм зур күрсәткечләргә ирешәләр.
Нәфис сүз осталарының “Живая классика!” бәйгесенең район этабында Кәримова Ләлә җиңүче булды(җитәкчесе Басырова Г.Т.) һәм Г.Каюмов исемендәге республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Галимова Г.Р., Накипова Л.М.)
Дәүләт символикаларын белү буенча республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабында 9 сыйныф укучысы Шәрәфиева Нәзилә җиңүче булды (җитәкчесе Габдрахманова И.Б.)
Тренер Ф.Гайнетдинов призына үткәрелгән армреслинг ярышында 6 сыйныф укучысы Файзрахманова Ландыш I урын, 7 сыйныф укучысы Нургалиев Рүзәл II урын, 6 сыйныф укучысы Фазылҗанова Зилинә III урын яуладылар.
“Диалог культур” дип исемләнгән регионара фәнни-практик конференциядә 6 сыйныф укучылары Гыймадетдинова Таңсылу I урын (җитәкчесе Байрамова Т.З.), Гарифуллина Ралия I урын (җитәкчесе Гарифуллина Р.Р., Гарифуллин Р.Г.), Хакимов Гамил һәм Газыймов Ислам III урынга (җитәкчесе Гарифуллина Р.Р., Гарифуллин Р.Г.) ирештеләр. Киләчәктә дә укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 04.04.2017

Котлыйбыз!
“Без коррупциягә каршы!” дигән рәсем конкурсының муниципаль этабында 6 сыйныф укучысы Фазылҗанова Зиринә III урынны яулады (җитәкчесе Гарифуллина Р.Р.). Киләчәктә дә уңышлар телибез сиңа!
-
«Илһам” бәйгесе 04.04.2017

«Илһам” бәйгесе
Арча шәһәрендә узган "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабында 7 сыйныф укучысы Гарифуллин Фәнзил (җитәкчесе Гарифуллина Л.В.) һәм 5 сыйныф укучысы Иванова Эльвина (җитәкчесе Кәримова Ч.З.) катнаштылар. Мәртәбәле жюри балаларның иҗатын яратып тыңлады, киңәшләрен бирде.














