Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Яман гадәтләрдән саклан! 27.02.2017

6 сыйныф укучылары белән “Яман гадәтләрдән саклан!” исеме астында дәрес-тренинг үтте. Әлеге тренингны ата-аналар комитеты членнары үткәрде. Укучылар әлеге дәрестә актив катнаштылар, үз фикерләрен әйттеләр.
-
Әтиләр конференциясе 22.02.2017

Мәктәптә “Әтиләр конференциясе” булды. Әлеге очрашуга ПДН инспекторы Назипова Л.Г. килде. Укучыларыбыз әтиләргә Бөек Җиңүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә куйдылар. Соңыннан класс җитәкчеләре әтиләр белән эшлекле сөйләшү алып бардылар.
-
Иң яхшы хоккейчы 21.02.2017

-
Уңышларыбыз
20.02.2017
Мәктәбебез укучылары Кәримова Ләлә (8 класс), Гарифуллин Илһам (11 класс) һәм Басыров Дилүс (11 класс) Ибраһим Хәлфин исемендәге XII республика фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Гарифуллин Илһам һәм Басыров Дилүс (укытучылары Гарифуллина Р.Р., Гарифуллин Р.Г.) III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә уңышлар телибез аларга!
-
Күңелле ял 20.02.2017

Бәйрәм уңаеннан мәктәптә укучылар өчен дискотека үтте. Күңелле уеннарда, ярышларда, биюләрдә укучылар актив катнаштылар.
-
Хоккейда җиңү! 19.02.2017

Хоккейда җиңү!
Районда Муса Җәлил призына үткәрелгән туплы хоккей ярышында мәктәбебез егетләре I урынны яулап кайттылар (җитәкчесе Зәйнетдинов Р.Т.) Афәрин, егетләр!
-
Уңышларыбыз 18.02.2017

Уңышларыбыз
Мәктәбебез укучылары Шәрәфиев Нәсим (10 класс) һәм Кәримова Ләлә (8 класс) Муса Җәлил исемендәге IV республика фәнни-гамәли конференциясендә эзләнү эшләре белән катнаштылар. Кәримова Ләлә (укытучысы Нәкыйпова Л.М.) I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Киләчәктә дә уңышлар телибез аларга!
-
Хәрби-патриотик айлык 18.02.2017

Хәрби-патриотик айлык
Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында чаралар дәвам итә. “Хәрби десант” операциясендә 10 сыйныф укучылары авылыбызның һәйкәл янын кардан чистарттылар.
-
Тормыш дәресләре 16.02.2017

Тормыш дәресләре
Укучылар белән очрашуга участок полиция вәкиле Волков В.Ю. килде. Ул үзенең һөнәре, белеме, белем алган уку йортлары, армиядә хезмәт иткән чорлары турында сөйләде. Укучылар аның сөйләвен кызыксынып тыңладылар, үзләре дә сораулар бирделәр.
-
ПДН инспекторы белән очрашу 16.02.2017

ПДН инспекторы белән очрашу
ПДН инспекторы Низамиева Л.Ф. укучылар белән хокук бозуларга каршы профилактик әңгәмә үткәрде.














