муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
КВН 26.02.2014

1-4 класс малайлары арасында КВН уздырылды. Әлеге күңелле уенда барлык малайлар да актив катнаштылар. Алар табышмак әйтешү, пантомимо күрсәтү, рәсем ясау, мәзәк сөйләү кебек кызыклы уннарны яратып уйнадылар.
-
«Созвездие-Йолдызлык» район конкурсы 25.02.2014

«Созвездие-Йолдызлык» конкурсының зона ярышында мәктәбебез укучылары уңышлы чыгыш ясады. Биючеләребез, җырчыларыбыз үзләренең матур чыгышлары белән Салавыч мәдәният йорты сәхнәсен дер селкетеп кайттылар.
-
Безнең Ильнар- беренче! 24.02.2014

Республика күләмендә “Сабантуй” газетасы призына татарча көрәш бәйгесе уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Муллахметов Ильнар катнашты. Ул 65 кг. үлчәү авырлыгында, Татарстан күләмендә, беренче урынны яулады. Молодец, Ильнар!
-
Эльвина - "Виват, Казань!" конкурсы лауреаты! 24.02.2014

Эльвина Сәләхетдинова Казан шәһәрендә узган халыкара "Виват, Казань"конкурс-фестиваленнән зур җиңү яулап кайтты.
-
“Аҗаган-2014” 22.02.2014

Бүген мәктәптә традицион “Аҗаган” уены уздырылды. Көннең 30 градус салкын булуына карамастан укучылар ярышларда бик теләп катнаштылар. Яшерен пакет эзләү, патриотик җыр, чаңгыда узышу кебек конкурслар оешкан төстә узды. Барлык укучылар да “ашыгыч ярдәм”, “яшь пожарник”, “тапкырлар аланы”, “төз атучы”, “сазлык аша узу”, “ГО”, “җитезләр аланы” дип исемләнгән станцияләр аша уздылар, һәрберсе андагы биремнәрне үтәде.
-
“Туган телем-иркә гөлем” 21.02.2014

21февраль-туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә кичә оештырылды. Әлеге кичәдә телебезгә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Мәкаләләр әйтү, табышмаклар чишү буенча ярышлар оештырылды. Чара күмәк туган тел җыры белән тәмамланды.
-
“Ягез әле, егетләр”! 21.02.2014

9-11 класс укучылары өчен бәйрәм кичәсе уздырылды. Әлеге кичә “Ягез әле, егетләр”! дип аталды. Бу бәйрәмдә “Чапаев” һәм “Йолдыз” командалары ярышты. Бәйрәм ахырында дискотека оештырылды.
-
Бәйрәм белән, классташым! 20.02.2014

5-8 класс укучылары өчен “Бәйрәм белән, классташым!” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәдә малайлар ике командага бүленеп ярыштылар. Бу ярышта 15 очко җыеп “Батырлар” командасы җиңде. Ә “Ватан” командасы 12 очко җыйды. Уеннар кызлар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән чиратлаштырып алып барылды. Бәйрәм классларда чәй табыны артында дәвам итте.
-
Мәктәп газетасының чираттагы номеры дөнья күрде. 19.02.2014

Газетабызның әлеге саны Ватанны саклаучылар көненә багышлап чыгарылды. Әлеге номерда тыл батырларына, Героебыз Габдулла Гарифуллинга багышланган мәкаләләр урын алган.
-
“Замечательный вожатый-14” 18.02.2014

Район күләмендә отряд вожатыйлары арасында конкурс уздырылды. Әлеге конкурс мәктәбебез базасында үтте, һәр мәктәптән 1 укучы катнашты. Мәктәбебез данын 6 класс укучысы Сәләхетдинова Эльвина яклады. Катнашучылар арасында иң кечкенәсе булуга карамастан, Эльвина уңышлы чыгыш ясады. Молодец, Эльвина!









