муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Татарча көрәш бәйгесе узды. 07.04.2014

Тукай исемендәге җәмгыять призына 1996-1997 елгы яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ярыш уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы 1 урынны яулады. Менә алар безнең батырлар: 46 кг. үлчәү авырлыгында Бектурсунов Н. - 3 урын, 65 кг.да Рафиков И. – 3 урын, 60 кг.да Ахматханов И. - 1 урын, 80 кг.да Рамазанов Р.- 1 урын, 50 кг.да Хабибуллин А.- 3 урын, 70 кг. да Муллахметов И.- 1 урын. Молодцы!
-
“Марш парков” акциясенә кушылып. 03.04.2014

Мәктәп күләмендә сыерчык оялары парады узды. Һәр класс көченнән килгәнчә сыерчык оялары ясарга тырышты. Иң матур дип табылган оя районга җибәрелде. Ул ояны 5 класс укучысы Сабиров Рамил ясады. Калган оялар мәктәп бакчасына куелды.
-
Афәрин Алисә! 02.04.2014

Балтач районы мөхтәсибәтендә Намаз уку бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә мәктәбебездән 5 сыйныф укучысы Яфарова Алисә катнашты һәм 4 урынны яулады. Афәрин Алисә!
-
Конкурсларда катнашабыз. 01.04.2014

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары район һәм Республика күләмендә уздырыла торган конкурсларда катнашу белән беррәттән интернет конкурсларда да еш катнашалар.
-
Каникуллар дәвам итә. 28.03.2014

Мәктәп укучылары 24 марттан 31 мартка кадәр язгы каникулларда. Әлеге чорда кемнәрдер спорт ярышларына йөри, кемнәрдер ГИА һәм ЕГЭга әзерләнә. Ә менә безнең башлангыч сыйныф укучылары экскурсияләргә йөриләр. Алар түгәрәк җитәкчеләре белән бергә тыл ветераны Әминә апага бардылар. Әминә апа балаларга сугыш чорындагы авыл тормышы турында сөйләде, борынгы фотографияләрне күрсәтте. Укучылар Әминә апаны зур кызыксыну белән тыңладылар.
-
“Хыял” балалар оешмасы район конкурсында 2 урынны яулады. 26.03.2014

“Хыял” балалар оешмасы членнары “Туган як серләре” дип исемләнгән Республика конкурсының район этабында катнашты. Әлеге конкурс Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, берничә номинациядә уздырылды. Безнең оешма “Праздник победы глазами детей” дип исемләнгән фотоконкурста район күләмендә 2 урынны яулады.
-
Көрәшче егетләребез Россиядә беренчелекне алды. 25.03.2014

Татарча көрәш буенча Россия беренчелегендә уздырылган ярышта мәктәбебездән Ахматханов Ильдан һәм Муллахметов Ильнарлар катнашты. Әлеге егетләребез үз үлчәү авырлыкларында беренче урынны яулап кайттылар. Молодцы, егетләр!
-
Уку белән спорт янәшә. 24.03.2014

Безнең егетләребез ел дәвамында күп ярышларда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Ильназ Рафиков кул көрәше буенча, 70 кг.нан югары үлчәү авырлыгында, Ф.Ф. Гайнутдинов призына уздырылган ярышта, район күләмендә 2 урынны, Гарипов Рәдиф 1 урынны, Газыймҗанова Руфия 1 урынны яулады.
-
Унберенчеләр пробный ЕГЭда. 21.03.2014

Бүген 11 сыйныф укучылары математика фәненнән БДИ тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнарын тапшырдылар. Шушындый ук имтихан 24 март көнне рус теле фәненнән уздырылачак.
-
Коръән уку бәйгесе. 17.03.2014

Балтач районы мөхтәсибәтендә Коръән уку бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә мәктәбебездән 3 укучы катнашты. “Фил-нәс” номинациясендә 4 сыйныф укучысы Закирова Алсу 2 урынны яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Афәрин Алсу!









