муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Волейбол ярышында да урыннар яулыйбыз. 18.04.2014

1998-1999нчы елгы малайлар арасында район күләмендә уздырылган волейбол ярышында мәктәбебез командасы 3 урынны яулады.
-
Гаилә бәйрәме. 17.04.2014

4 сыйныф укучылары гаилә бәйрәме уздырдылар. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр класс турында презентация карадылар, балалары белән бергә ярыштылар. Дүртенчеләр чын артистларча сәхнәдә театр уйнап әти-әниләрен шаккаттырдылар. Соңыннан укучылар әти-әниләренә кулдан ясалган чәчәк букетлары бүләк иттеләр.
-
Мәктәптә Тукай көннәре бара. 17.04.2014

6 сыйныф укучылары белән “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән викторина уздырылды. Әлеге чарада укучылар 2 командага бүленеп ярыштылар. Г.Тукайның тормышына, иҗатына багышланган ярышта укучылар үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Ярыш Туган тел җыры белән тәмамланды.
-
А.С. Пушкин әсәрләре балалар хыялында. 16.04.2014

Бөек рус язучысы А.С.Пушкинның әкиятләрен һәрбер бала яратып укый. Мәктәп күләмендә “Әкият геройлары парады” узды. Без Пушкинның әкият геройларын балалар хыялында күрдек.Укучыларның әлеге кул эшләреннән күргәзмә ясалды.
-
Әти-әниләр җыелышы уздырылды. 16.04.2014

Мәктәп күләмендә әти-әниләр җыелышы уздырылды. Әлеге җыелышта 3 чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук җыелышта ЕГЭ һәм ГИА бирү тәртипләре аңлатылды.
-
Волейбол ярышында катнаштык. 15.04.2014

Район күләмендә 1998-1999нчы елгы кызлар арасында волейбол ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең кызлар командасы 3 урынны яулады. Киләсе ярышларда кызларыбызның беренче урын алуларын теләп калабыз. Молодцы!
-
«Хыял» балалар оешмасында киңәшмә узды. 11.04.2014

Укучылар советы чираттагы киңәшмәгә җыелды. Әлеге җыенда мәктәп күләмендә туган тел атналыгы уздыру мәсьәләләре каралды. Һәр укучының фикере тыңланды, якынча атналыкның планы төзелде.
-
Борнак башлангыч мәктәбендә ачык дәресләр. 10.04.2014

Мәктәбебез филиалында башлангыч сыйныф укытучылары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары кунакта булып кайттылар. Алар Борнак башлангыч мәктәбендә математика дәресләре һәм “Кошлар безнең дусларыбыз! дип исемләнгән ачык тәрбия чарасы карадылар, биредә укытучы укытучыларның эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
“Хыял” балалар оешмасы газета чыгарды. 09.04.2014

Мәктәп газетасының чираттагы номеры дөнья күрде. Әлеге номерда туган телебезгә, космонавтика көненә багышланган мәкаләләр басылды, шулай ук укучылар иҗатына да урын бирелде.
-
Ярминкә 08.04.2014

Мәктәп күләмендә традицион ярминкә уздырылды. Әлеге чараны укучыларыбыз түземсезлек белән көтеп алдылар. Ярминкәдә камыр ризыклары, бәйләгән әйберләр, консервланган яшелчәләр, вареньелар, дару үләннәре сатылды. Әлеге ярминкәдә укучылар үзләрен оста сатучылар итеп күрсәттеләр. Һәр класс үзенең товарын cатып бетерүгә иреште.









