Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Беренче көзге мизгелләр 16.09.2016

Җәйге җылы көннәр артта калды. Табигатьтә беренче көзге үзгәрешләр чагыла башлады. Соңгы чәчәкләр безне үзләренең гүзәллекләре белән сөендерәләр. Көз килгәнгә без бик шат!
-
Белем көне белән котлыйбыз! 01.09.2016

Бүген бездә зур бәйрәм -
Белем бәйрәме көне.
Чәчәкләр тотып кулга
Килдек без бакчабызга.
Котлыйбз бәйрәм белән
Апаларны, дусларны.
Хәерле сәгатъләрдә
Башлансын уку елы!
-
Әйдә, танышабыз! 24.08.2016

Яшел чирәм эчендә нинди генә бөҗәкләр юк - чикерткә, энә карагы, шөпшә, төклетура....2 кечкенәләр төркеме балалары шуларны бик кызыксынып күзәтәләр. "Аларның өйләре кая икән? Нәрсә белән тукланалар? Кыш көне суыклардан кая качала?" - кебек сорауларга тәрбияче апалары белән бергәләп җаваплар эзлиләр. Әйе шул, җәй әлеге сорауларга җавап табу өчен бик кулай чор.
-
Рәхәтләнеп футбол уйнадык! 19.08.2016

Экскурсияләр - туган як табигате белән танышу, саф һавада хәрәкәт активлыгын камилләштерү һәм дә ял итү, матур мизгелләр белән кәефне күтәрү өчен бик уңай чара. Әлеге фото-сүрәттә шул күңелле мизгелләрнең чагылышы. Киң болында, йомшак чирәм өстеннән балалар рәхәтләнеп футбол тубы артыннан йөгерделәр.
-
Чәчкәләр - җәй бизәге 18.08.2016

Нәни генә булсак та чәчәкләргә су сибәргә без бик яратабыз. Беләсезме, ни өчен?
Безнең уен мәйданчыгын
Бизи матур чәчкәләр.
Су сипкәч, рәхмәт әйтеп
Селкетәләр чукларын.
Елмаеп каршы алалар
Көн саен иртән безне,
Иртәгә көтәбез диеп -
Озаталар кичләрен.
-
Уеннар кызык булды 16.08.2016

Бүген балалар "Балтач ял паркында" "Татарстан командасы" проекты кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардиячеләр" активистлары оештырган чарада катнаштылар, күңелле уеннар уйнадылар.
-
Сәламәтлек сукмагы 12.08.2016

Сәламәтлек сукмагыннан
Көндә сәфәр чыгабыз.
Аяк табаннарын шулай
Бераз "борчып" алабыз.
-
Безнең уңыш 03.08.2016

Зурлар-2 төркеме балалары утырткан уңыш
-
Безнең нәни дуслар 29.07.2016

Яшел чирәм эчендә яши торган безнең нәни дуслар - камка, чикерткә һәм башка бик күп төрле бөҗәкләр тормышы безгә бик кызык. Алар белән танышуны дәвам иткән саен балаларда табигатьтәге тереклек ияләренә карата сак караш, кызыксынучанлык һәм күзәтүчәнлек күнекмәләре формалашу арта, сүзлек запаслары да үсә.
Яшел күлмәкле чикерткә
Яшел чирәм эчендә.
Безнең янга чык әйдә
Нәни дустым бул әйдә.
-
"Бата-калка" 28.07.2016

Тәҗрибәләр үткәрү аша балаларның логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерәбез. Бүген 2 нче кечкенәләр төркеме балалары белән суда нәрсәләр бата, ә нәрсәләр калкып кире су өстенә күтәрелә дигән сорауга җаваплар эзләдек. Әйе, таш суда бата, ә агач суда йөзә икән.








