Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Язгы тәҗрибәләр" атналыгы 31.03.2017

Бакчабызда 27.03 - 31.03 көннәре "Язгы тәҗрибәләр" темасы астында узды. Белгәнебезчә, тәҗрибәләр - балаларның иң яраткан эшчәнлек төре. Шунлыктан, атнабыз бик җанлы, эшлекле, күңелле һәм иң мөхиме файдалы үтте. Балаларга тәҗрибәләр ясау, нәтиҗәләрен күрү - бик ошады, әмма әзерлек эшләре аларны тагын да күбрәк активлаштырды. Тәҗрибәләр өчен кирәк яракларны булдыруда әти-әниләр дә читтә калмады. Тиздән үсентеләрнең беренче яшел шытымнары да күренер.
-
Табигать почмагында 31.03.2017

Табигать почмагында ел дәвамында җанлы тормыш бара. Табигатьтә әле язның беренче ае - март хакимлек итә, ә безнең бүлмәдә "Күңелле суганнар" ямь-яшел кыякларын җибәргән, уҗымнар шыткан, агачлар бөреләнгән. Балалар тере табигать, аның үзенчәлекле яклары белән тәҗрибәләр, үз куллары белән эшләп карау аша танышалар. Әлеге гамәлләр аларда кызыксынучанлык, игътибарлык, сакчыл һәм кайгыртучанлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләнә. Әлеге күренеш - мәктәпкә әзерлек төркеменеке.
-
Нәүрүз килә, Нәүрүз! 22.03.2017

Бүген безнең балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды. Кыш бабай үзенең вазыйфаларын яз кызына - Нәүрүзбикәгә тапшырды.
Күч безнең күңелгә
Җыр яме, җир яме,
Рәхим ит, түрдән уз,
Нәүрүз бәйрәме!
-
Карга боткасы тәмле булды! 22.03.2017

Менә ямьле, җылы яз җитте. Тиздән, бик тиздән туган якларын сагынып кошлар кайтырлар. Алар хөрмәтенә "Карга боткасы" дип исемләнгән борынгы татар халкының милли бәйрәмен уздырдык.
Өйдәме түтәй, җәтрәк бир күкәй,
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр 100 күкәй.
Май кирәк, ярма кирәк
Карга туена бар да кирәк!
-
Гаиләләр белән бергәләп. 20.03.2017

17 март көнне уртанчылар төркемендә "Мин һәм минем сәламәтлегем" темасына әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышта район мәгариф идарәсеннән психолог Закирова Г.Н. катнашты, Ул әти-әниләргә балалар сәламәтлегенә кагылышлы файдалы киңәшләр әйтте, тест-уеннар үткәрде. Балалар бакчасы шәфкать туташы Низмутдинова А.М. "Баланың сәламәтлеге безнең кулларда!" темасына тулы чыгыш ясады. Очрашу "түгәрәк өстәл" артында ике як өчен дә файдалы узды.
-
"Әкияттә-кунакта" 17.03.2017

"Рус теле атналыгы" дәвам итә. 16 март көнне яраткан әкият геройлары балаларны "Әкияттә -кунакта" дип исемләнгән уен-викторинага чакырды. Уен-викторинада капма-каршы командаларны 2 мәктәпкә әзерлек төркеме төзеде, убырлы карчык алып барды, Хөкемдарлар ролен әкият геройлары - җен, су анасы, үлемсез кощей башкарды. Әдәби чарада балалар үзләренең әкиятләр турында белемнәрен күрсәтте. Уен -викторина да дуслык җиңде.
-
"Күңелле тамаша" 17.03.2017

Бик бай эчтәлекле һәм күңелле мизгелләр белән истә калырлык булып рус теле атналыгы узды. Бүген йомгаклау чарасы, фольлор бәйрәм – “Русская ярморка” гөрләп узды. Табигать тә безне бәйрәм белән котлады, кояш нурларын җылырак, яктырак сипте. Бәйрәмнең иң матур бизәкләренең берсе – алып баручылар, борынгы Русьтагы сәйяр җырчы-музыкантлар (скоморохи) булды. Бәйрәм балалар башкаруындагы рус халык авыз иҗаты әсәрләре, уеннары белән урелеп барды. Кыскасы, уен-көлкегә, шаяруга бай әлеге чара барыбызга да күтәренке кәеф бирде.
-
15.03.2017

"Рус теле атналыгы" кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары рус халык кәсебе таварлары, аларга төшерелгән бизәкләр турында белемнәрен тулыландырдылар һәм камилләштерделәр. Рус теле тәрбиячесе Городец һәм Гжель бизәкләре турында мәгълүматны бик тулы һәм бай эчтәлекле презентация аша җиткерде. Соңыннан балалар әзер өлгеләрне милли бизәкләргә хас төсләргә буядылар. Әлеге эшләрдән барыбызның да күнелләрне сөендереп тора торган күргәзмә ясалды.
-
Күрше балалар бакчасындагы дусларга! 15.03.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек 2 төркеме балалары күршедә генә урнашкан "Балтач 1 нче номерлы балалар бакчасы" да кунакта булдылар. Кунакка буш кул белән генә барып булмый. Күчтәнәчкә "Куян өе" әкиятенең рус телендә сәхнәләштерелгән күренешен алып бардылар. Нәни артистларның уены тамашачылар күңеленә хуш килде.
-
"Шалкан" әкияте бездә кунакта 14.03.2017

Бүген зурлар төркеме балалары рус халык әкияте "Шалкан" ны рольләргә бүлеп башкардылар. Нәни артистлар театраль күренешне тамашачы-дусларына рус телендә җиткерделәр. Балаларда дуслык, тырышлык, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны формалаштыруда әкиятләрнең роле бик зур.








