Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Г.Тукай әсәрләре рәсемнәрдә 27.04.2017

Бакчабызда “Без нәни Тукайчылар” тематик атналыгы дәвам итә. Балалар Г.Тукай әсәрләрен бик яратып тыңлап, сөйләп һәм уйнап кына калмыйлар, яраткан әкиятләрен рәсемнәрдә дә чагылдыралар. Урта һәм өлкән мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәр үзләренең рәсем почмакларында иптәшләре һәм әти-әниләр хозурлыгына бик матур күргәзмәләр оештырдылар. Сокланып туймассың, үзләренә.
-
Бездә бүген "Ачык ишекләр" көне. 26.04.2017

26 апрель көнне балалар бакчасында әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр” көне үткәрелде. Максаты: балалар бакчасының гаиләләр белән ике арада хезмәттәшлеген бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек эффектив итеп оештыру һәм системалыгын тәэмин итү. Әти-әниләргә көн дәвамында бакчабызның эшчәнлеге, балалар белән оештырылган барлык эшчәнлек төрләре, режим моментлары белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды. Безнең чакыруны игътибарсыз калдырмыйча, вакыт табып килүегезгә без бик шат. Караган чаралардан соң Сездә туган фикер, киңәшләрне белү – безнең алга таба эшебездә этәргеч булыр дип уйлыйбыз. Активлык күрсәтүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт.
-
Бүген Г.Тукай туган көн. 26.04.2017

24-28 апрель - бакчабызда "Без яшь Тукайчылар" исемле канатлы сүзләр астында уза. Бөтендөнья халкы быел Г.Тукайның 131 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге истәлекле көн - һәркемнең балачагы белән үтә дә бәйле. Еллык планга нигезләп Һәр төркем үзенең планын булдырды. Алар арасында балалар белән, әти-әниләр белән төрле юнәлештә эшләр күзалланды. Мәсәлән, "Кырлайдагы Г.Тукай музее бездә кунакта" дигән фото-күргәзмә балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә игътибарын җәлеп итте.
-
Файдалы һәм күңелле очрашу 25.04.2017

Бүген балалар бакчасында “Әкияти могъҗиза серләре” дип исемләнгән интеллектуаль очрашу узды. Уен-бәйгенең максаты: балаларның әкиятләр турында белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү, гомумиләштерү; матур әдәбият әсәрләренә, китап укуга кызыксыну тәрбияләү иде. Очрашуда Балтачның №1,№2,№4,№5, Сосна, Кариле, Кече Лызи балалар бакчалары көч сынашты, төрле күңелле бирем-сораулар аша әкияти могъҗиза серләренә төшенделәр. Әкиятләр баланы бишектән алып гомере буе озатып бара, ул аңа иң якыны - кирәк икән ул серле диңгезендә йөздерә, мавыктыргыч, буталчык кара урманнарында йөртә, сихерле сүзләре начар гамәлләрне юкка чыгара, дуслык һәм изге эшләргә дан җырлый. Без әкият- бәйгенең үзенең символын да уйладык һәм “Алтын балык” ка тукталдык. Ни өчен? “Алтын балык” – барыбыз да беләбез – әкият персонажы, ул бик зур сихри көчкә ия – матур теләкләрне тормышка ашырырга сәләтле. Шулай итеп, кадерле дуслар, безнең очрашулар дәвамлы, шатлыкларыбыз уртак, теләкләребез якты һәм изге булсын. Без быел беренче урын алган балалар бакчасына әкият бәйгесенең күчмә символын “Алтын балык”ны тапшырабыз. Һәм әлеге балалар бакчасы безне киләсе уку елында үзендә кабул итер дип ышанып калабыз.
-
Без театрга бардык. 24.04.2017

24 апрель көнне Балтач мәдәният үзәгендә тамаша булды. Балалар Г.Тукай әсәре буенча куелгган “Тапкыр кәҗә турында әкият” дип исемләнгән курчак театры карадылар. Нәни тамашачыларга үзләренә сәхнәгә менеп әкитятләр, нәфис сүзләр сөйләү мөмкинлеге бирелде, сюрпризлар булды. Безнең балалар бакчасыннан Мухаммадиев Сагыйть Г.Тукайның “Сөткә төшкән тычкан баласы” әкиятен сөйләде, Диплом белән бүләкләнде. Әлеге матур мизгелләрне балаларга Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бүләк итте. Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, һәм зурдан-зур иҗадый уңышлар телибез.
- 26 апрель 2017 “Ачык ишекләр” көне 24.04.2017
-
"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" 24.04.2017

21 апрель көнне "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсына нәтиҗә ясалды. Татарстандагы 20 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы“ республика бәйгесендә җиңде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 500 000 сум күләмендә республика гранты тапшырылды. Алар арасында безнең “Балтач 2 нче балалар бакчасы” МБМББУ дә бар. Чын күңелдән барлык коллективны әлеге зур җиңү белән котлыйбыз! Киләчәктә дә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә сокланырлык матур эшләрегез, уңышларыгыз күп булсын, иҗат чишмәләрегез, рухи хәзинәләрегез саекмасын.
-
Тибрәлсен бишек җырлары. 13.04.2017

Бүген Балтач районы V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатларын кабул итте. Безнең балалар бакчасы коллективы да әлеге зур чарада катнашты. Мәдәният үзәгендә "Тибрәлә бишек җырлары" темасына музыкаль күренеш күрсәттек, күргәзмәдә милли тәрбия буенча алдынгы эш тәҗрибәләре яктыртылды.
-
Дусларыбызны котлыйбыз! 12.04.2017

Безнең балалар бакчасы районыбызның башка балалар бакчалары белән дус-тату яши һәм эшли. Мәсәлән, күрше Кече Лызи авылында урнашкан балалар бакчасы белән ике арада 3 нче ел инде "Дуслык" проекты эшләп килә. Тиздән, 16 апрель көнне бөтен дөньяда православие динен тотучылар якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Пасханы билгеләп үтәчәк. Без, барлык дусларыбызны әлеге бәйрәм белән котлап рәсемнәр ясадык, йомыркалар бизәдек. Бәйрәм белән Сезне дуслар!
-
"Йолдызлык - 2017" 11.04.2017

11 апрель көнне Балтач бистәсенең мәдәният үзәге бала-чага тавышыннан гөрләп торды. Бүген анда "йолдызлык - 2017" район этабында "иң-иңнәр" булган нәни артистлар чыгыш ясады. Безнең балалар бакчасы балалары да әлеге чарада бик уңышлы чыгыш ясадылар, Дипломнар белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз Сезне, алдагы көннәрдә дә уңышларыгыз күп булсын.








