Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Ватанны саклучылар көне белән! 23.02.2017

Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр -
Әтиләр бәйрәме күңелле үтте 21.02.2017

Уртанчылар төркемендә әтиләр бәйрәме бик күңелле үтте! Балаларның матур котлаулары төрле мавыктыргыч уеннар белән бәйләнеп барды. Хөрмәтле әтиләр сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шундый актив, күтәренке күңелле булып калыгыз!
-
Нәни шахматчы 20.02.2017

17-19 февраль көннәрендә РТ Казан шәһәрендә ачык беренчелеккә шахмат ярышлар булып узды. Безнең балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче бала әлеге ярышта катнашты һәм грамота белән бүләкләнде. Алда уңышлар телибез!
-
Тиздән әтиләр бәйрәме! 15.02.2017

Тиздән, бик тиздән,
Әтиләр бәйрәме җитәчәк,
Шул көнгә тырышып, тырышып
Зур бүләк хәстәрли балалар!
-
"Чаңгы юлы - 2017" 12.02.2017

Бүген "Чаңгы юлы - 2017" дә күмәкләшеп катнаштык. Табигатънең гүзәллеге, саф һава барыбызга күңел күтәренкелеге, тәнгә сихат бирде. Тикмәгә генә "Хәрәкәттә - бәрәкәт" димәгәннәр бит!
-
"Дус гаилә" 07.02.2017

"Социаль-коммуникатив" белем бирү өлкәсе бурычларын үтәүдә сюжетлы-ролле уеннарның роле зур. Төркем бүлмәсендә тудырылган шартлар, балаларны иҗадый уенга тарта, аралашу кунекмәләре, әхлак сыйфатлары тәрбияли. Балалар "Гаилә" уен почмагында бик яратып уйныйлар.
-
Кызыклы тәҗрибә! 02.02.2017

Урамда салкын кыш, ә безнең табигатъ почмагында суган ямь-яшел кыяклар җибәргән! Сере нидә икән? Тәрбияче апа белән без шуларга җавап эзлибез!
-
Китапханәдә кунакта. 25.01.2017

-
Файдалы очрашу. 19.01.2017

Бәлигъ булмаганнар арасында хокук бозучы һәм авыр гаиләләрне кисәтү буенча муниципаль хезмәткәрләре белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары очрашу уздырды. "Сертотмас үрдәк" әкияте мисалында тормышта куркынычсызлык өчен кирәк булган кайбер кагыйдәләр турында сөйләштеләр. Әңгәмә бик файдалы һәм җанлы булды.
-
"Күңелле көбекләр!" 16.01.2017

Иң кечкенәләрнең икенче төркеме балалары "Күңелле көбекләр!" уенында төрле төсле көбекләрне тотарга тырыштылар.
Әй, күңелле дә соң көбекләр белән уйнавы!
Кичке якта күңел ачу вакытында.








