Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Борчак ничек үскән? 27.07.2016

Кечкенә генә булсалар да 1 нче кечкенәләр төркеме балалары борчакның ничек үскәне белән гел кызыксынып торалар. Менә бүген борчак шау чәчәктә утыра, тиздән яшел кузаклары барлыкка килер. Бу бит табигать могҗизасы!
-
Спорт белән без дус! 26.07.2016

Бу атналыкны без "Күңелле уеннар" атналыгы дип атадык. Уеннарның нинди төрләре генә юк - кагыйдәле уеннар, спорт уеннары, өстәл уеннары һ.б. Күп төрле уеннар арасында безнең иң яраткан спорт уеннары - туп белән. Баскетбол, футбол, хәрәкәтле уеннар "Кем күбрәк туп тота?", "Кайсы команда туплардан тизрәк арына?" һ.б. Спорт белән мавыгу җинү генә китерми, ул кәефне күтәрә, сәламәтлекне ныгыта,төрле әхлакый сыйфатлар формалаштыра. Менә шуңа да без спортны бик яратабыз!
-
Кем иң төз атучы? 26.07.2016

Кулыбызда ук һәм җәя
Төбибез нәкъ уртага.
Хәрәмзәли белмибез без
Угыбыз читкә китсә дә.
Бик тә төгәл атырбыз без
Зур булып үсик кенә.
-
Без урамнан атлыйбыз 25.07.2016

"Зебра" юлыннан чыгабыз
Урам юлы аркылы.
Моны истә тоткан бала
Булыр һәрчак акыллы.
-
Велосипедта элдерттек ! 22.07.2016

Самокатта күбрәк кызлар йөрергә яратса, без малайлар, рәхәтләнеп велосипедта элдерттек.
Аяклары түгәрәк,
Куышалар тәгәрәп,
Үзем утырам, үзем чабам.
Әй, чабабыз, бергәләп !
-
Ял паркында 21.07.2016

Балтач бистәсенең үзәк ял паркында рәхәтләнеп ял иттек. Кызлар самокатта бик оста йөриләр, артларыннан куып та җитеп булмый. Җылы кояш астында саф һавада йөрү кәефләребезне күтәрде, хәрәкәт активлыгын төрләндерергә ярдәм итте.Тикмәгә генә олылар "Хәрәкәттә - бәрәкәт" димәгәннәр шул.
-
Нәни шахматчы 20.07.2016

Зурлар төркеменә йөрүче Камалов Сәйдәшнең иң яраткан спорт төре - шахмат. Нәни генә булса да бу өлкәдә уңышлары да шактый саллы. Сәйдәшне әлеге уңышлары белән котлыйбыз, аның белән без дә горурланабыз һәм киләчәктә дә үзенә зур җиңүләр юлдаш булуын телибе.
-
Ур-ра! Походка! 19.07.2016

Аркага астык рюкзак,
Җыендык без походка.
Барыйк әле, бергә-бергә
Бир, дускаем, кулыңны.
Яшел чирәмле болыннар,
Көтәләр безне күптән.
Хәрәкәттә - бәрәкәт бит,
Җәйне үткәрмик бушка.
-
Чияләр кызарып пеште 18.07.2016

Җәйнең иң тәмле чоры җитте. Бакчаларда җиләк-җимеш өлгерә.
Кызарып пешкән чияләр
Мине ал, ал дияләр!
-
Кызлар хыял диңгезендә 15.07.2016

Кем генә хыялланырга яратмый соң? Бу сүзләр зурлар төркеменә йөрүче кызларга бигрәк тә туры килә. Алар үрмәле үсемлекләрдән зәвыклы костюмнар иҗат иттеләр һәм безгә дә тәкъдим итәләр. Рәхим итеп карагыз.








