Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Көз килде. 10.10.2016

Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Уртанчы төркеме балалары көз турында әңгәмә коралар.
-
"Әби-бабаларыбыз безнең иң якыннарыбыз!" 07.10.2016

Иң кечкенәләрнең икенче төркемендә әти-әниләр көче белән бик матур "Әби-бабаларыбыз безнең иң якыннарыбыз!" дип исемле фотокүргәзмә оештырылды. Әти-әниләр активлыклары әчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Файдалы очрашу. 06.10.2016

Бәлигъ булмаганнар арасында хокук бозучы һәм авыр гаиләләрне кисәтү буенча муниципаль хезмәткәрләре белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары очрашу уздырды.
-
Өлкәннәр көне! 05.10.2016

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Илгә һәрчак көч – дәрт иңеп торыр
Өлкән затлар ихлас елмайса…
Картайдым дип һич тә кайгырмыйк без.
Безнең гомер байлык ләбаса. -
"Бишек бәйрәме" 04.10.2016

4 октябрь көнне, сәгать 10.00да район мәдәният үзәгендә “Бишек туе” дип исемләнгән “Ак калфак” район хатын-кызлар оешмасы белән район мәгариф идарәсе тарафыннан әзерләнгән күркәм бәйрәм узды. Безнең балалар бакчасы коллективы да әлеге чарада катнашты - мәдәният үзәгендә бишекләрдән күргәзмә оештыруда үзебезнең өлешне керттек, балалар белән күркәм генә чыгыш ясадык. Бишек җырлары гел яңгырасын, буыннар чылбыры өзелмәсен иде.
-
Сак булыйк, юлларда! 30.09.2016

Балаларның юлларда исән-имин йөрүен булдыру-өлкәннәрнең уртак бурычы. Балалар бакчасы коллективы ЮХИДИнең Балтач бүлекчәсе белән тыгыз элемтәдә эшли. Полиция хезмәткәрләре бездә кунакта булдылар. Алар бу юлы балаларга яктылыкны кире кайтара торган значоклар бүләк иттеләр.
-
Көзге экскурсия 29.09.2016

Көзнең матур бер көнендә
Табигать кочагында.
Рәхәтләнеп уйнадык без,
Балтачның ял паркында.
Хозурландык агачларга,
Гөмбә һэм күркәләргә.
Сикерсәк тә, йөгерсәк тә,
Аруны без белмәдек.
-
Бәйрәм белән Сезне, апалар! 28.09.2016

Кадерле апалар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Бүгенге бәйрәмегездә сезгә нинди теләкләр, сүзләр генә теләсәк тә аз шикелле тоелыр. Шуңа күрә бүгенге көндә сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләребезне бер нинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез.
-
Әйләнә-тирә белән танышабыз 22.09.2016

Безнең нәни бармаклар
Тик торырга яратмый.
Тиз арада җыеп куйдык
Төсле автомобильне.
-
Рәхәтләнеп ял иттек 19.09.2016

17 сентябрь көнне Балтач үзәк ял паркы балалар тавышына күмелде. Балтач балалар бакчасы коллективлары парклар көне уңаеннан җыелып, рәхәтләнеп уйнадылар, үзләрен җитезлектә сынадылар, төрле ярышларда катнаштылар. Әти-әнилэр дэ читтә калмады, алар өчен дэ уеннар оештырылды. Кыскасы, саф һавада ял итү күңелләргә бик хуш килде!








