МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
21 июньдә Эльмира Исрафилованы яклап пикетка чыгалар
Опубликовано: 17.06.2011Татарстанда татар теленә каршы ачыктан-ачык көрәш алып барган урыс милләтчеләре белән бәхәскә кергән, шул сәбәпле эшеннән алынган “ТНВ” журналисты Эльмира Исрафилованы яклап, “Азатлык” татар яшьләре берлеге 21 июньдә пикет оештыра. Нәмәеш 17.30 сәгатьтә “ТНВ” офисы каршында узачак. Татар яшьләре Эльмира Исрафилованы яклау – татар телен яклау дип белдерә.
9 июньдә Татарстан парламенты каршында урыс милләтчеләре татар теленә каршы чираттагы пикетларын оештырды. Бу пикет урыс милләтчеләренең активлаша баруын, татар теленә каршы көрәшнең озак дәвам итәчәген күрсәтте. Татарга каршы эшләгән “Регнум” агентлыгы хәбәр итүенчә, Эльмира Исрафилова пикетчыларга: “Татар теле өчен теләсә кемнең бугазын өзәм! Урыс баскынчыларына Татарстанда урын юк!”, дип әйткән. Татар җәмәгатьчелеге исә Исрафиловага моны яла ягу дип бәяли. Журналист үзе дә моны танымый.
Кайбер мәгълүматларга караганда, Эльмира Исрафилова түгел, урыслар Эльмира Исрафиловага үзләре бәйләнгән, журналистка “Татарская морда!” дип кычкырган. Пикетчылар үзләре ксенофобия, милли күрәлмаучанлык күрсәтсә дә, Исрафилованы хөкемгә тарттырырга җыена.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Эльмира Исрафилованы “ТНВ”дан эштән алганнар. “Азатлык” берлеге бу гамәлне Татарстан өчен хурлык дип бәяли.
“Димәк, Татарстанда татар теленә һәм татар халкына каршы тонналап пычрак атсаң да, аның өчен беркем дә җавап бирми. Татарлар Татарстанда икенче сортлы халыкмы, татар теле икенче сортлы телме?”, диелә Эльмира Исрафилованы яклау пикетына чакырылган хатта.
Урыс милләтчеләре яла яккан журналист Эльмира Исрафилованя яклау пикеты 21 июньдә 17.30 сәгатьтә “ТНВ” компаниясе каршында (Шамил Усманов урамы) уза.
Источник: http://belem.ru/node/3274
К списку новостей










