МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Мәктәптә укытучылар бәйрәме
Опубликовано: 05.10.20115 октябрь көнне укучылар мәктәпкә гадәттәгедән иртәрәк килделәр. Чөнки бу көн бәйрәм – Укытучылар көне. Укучылар һәр укытучыны ишек төбеннән матур теләкләр белән каршы алдылар, кулларына җылы эчтәлекле, бәйрәм открыткалары тапшырдылар. Ул көнне мәктәбебездә укытучылар хөрмәтенә матур җырлар яңгырап торды. Дәресләрдән соң 5 һәм 11 сыйныф укучылары укытучыларыбызны кабат хөрмәтләп концерт тапшырдылар. Әлеге зур бәйрәмгә мәктәбебездә эшләп чыккан ветеран укытучылар да чакырылды.
Бәйрәмнең өченче өлеше ашханәдә дәвам итте. Укытучыларыбыз өчен бу табынны әзерләүдә авылыбызның хөрмәтле кешесе Җәлил хәзрәт ярдәм итте. Моның өчен укытучыларыбыз Җәлил хәзрәткә һәм бәйрәмне оештыручы мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловнага рәхмәтле. Бәйрәмгә килгән ветеран укытучыларыбыз үзләренең яшь вакытта ничек эшләгәннәрен исләренә төшерделәр. Укытучыларыбызга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр, саулык – сәламәтлек , сабырлык теләделәр.
К списку новостей










