МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Без – эзтабарлар. 20.12.2013

20 нче декабрь көнне 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучыларын эзтабарга алу тантанасы булып үтте. Укучылар башта эзтабарларга хас сыйфатларны, кагыйдәләрне өйрәнделәр, шигырьләр ятладылар. Бәйрәм тантанасына Белем иле патшасы белән Белмәмеш тә “килгән” иде. Укучыларны сынап караганнан соң , аларга эзтабар тамгалары тактылар. Укучыларыбыз иптәшләре алдында , үрнәк эзтабар булырга, аның кагыйдәләрен үтәргә сүз бирделәр. Без дә,аларның киләчәктә “Аргамак” укучылар оешмасың актив укучылары булып , начар гадәтләргә юл куймыйча , мәктәп исеменә тап төшерми алга атлауларын теләп калабыз.
-
2014 елда узачак Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көннәрен раслаган 20.12.2013

Россиянең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт идарәсе 2014 елда узачак Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көннәрен раслаган.
Имтиханнарны алдан тапшырырга теләүчеләр өчен сынау 21 апрельдән башлана. Бу көнне укучылар чит телләр, география, химия яки тарих фәннәреннән имтихан тапшыра. 28 апрельдә – математика, 5 майда информатика, биология, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика фәннәреннән белем дәрәҗәсен күрсәтә.
БДИның төп этабы, гадәттәгечә, май аена туры килә. 26 май көнне чыгарылыш сыйныфлар география һәм рус әдәбияты буенча БДИ тапшыра алачак. 29 майда исә укучылар өчен беренче мәҗбүри имтихан - рус теленнән сынау билгеләнгән. 2 июнь – чит телләр һәм физиканы сайлаучылар сынала. 5 июньдә егет-кызлар икенче мәҗбүри предмет — математиканы тапшырыр дип көтелә. 9-11 июньгә информатика, биология, тарих, жәмгыять белеме, химия буенча имтиханнарны үткәрү ниятләнә.
Җитди сәбәпләр аркасында имтиханны билгеләнгән вакытта тапшыра алмаган укучылар өчен 16-20 июньдә резерв көннәр билгеләнгән.
-
Татар мәктәбе авылларда гына калды 20.12.2013

Татар мәктәпләре ябыла, милли мәгариф системасы югала, балаларыбыз татар телендә сөйләшми, татар матбугатының хәле мөшкел. Әнә шул хакта кичә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында зурдан кубып сөйләштеләр. Чарага Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховның килүе бәхәсне тагын да кыздырып җибәрде.
Язучыларның мондый теманы күтәрүләре бик урынлы, анысы. Әмма мәктәпләр ябылып, югары уку йортларындагы татар бүлекләре кыскаргач түгел, ә алданрак баш калкытырга кирәк иде. Эш узганнан соң йодрык селкү бүген нәрсәнедер үзгәртерме икән?
-
“Гел куанып яшим җирдә” 19.12.2013

18 нче декабрь көнне мәктәбебездә бик матур очрашу булып үтте. “Гел куанып яшим җирдә” исеме астында үткән әлеге очрашуның кунагы мөмкинлекләре чикле булган, көчле рухлы, шат күңелле, шагыйрә Чулпан Габделганиева иде. Чулпан үзендә бик күп көч табып, дөньядан ямь һәм тәм табып яши белә. Аның искиткеч мәгънәле шигырьләре кеше күңеленә изгелек өләшә, җан җылысы өсти. Чулпан апалары укучыларыбызны көчле спортсмен булуы белән дә шаккатырды. Ул нинди генә ярышларда катнашмаган да, нинди генә җиңүләр яуламаган. Укучыларыбыз тын да алмыйча, Чулпан апаларын сокланып тыңладылар.Чулпан апаларына изге, чын йөрәктән чыккан матур хисләрен җиткерделәр. Чулпан үзе дә безнең укучыларыбызны бик яратып, ошатып китте. Үзенең дуслары белән кабат безнең мәктәбебезгә киләсе килүен белдерде. Очрашу бик җылы мөнәсәбәттә , бик матур үтте.
-
Тәрбия сәгате 18.12.2013

Пожар куркынычсызлыгы айлыгында мәктәбебездә бик күп чаралар үтә. Шуларның берсе 4 сыйныфларда “Урманнарны пожардан саклыйк” темасына тәрбия сәгате узды. Укытучылары Гөлсинә Нурлыходовна укучыларга урманнарны янгыннан саклау, урманда йөрү кагыйдәләре турында аңлатты. Укучылар да әзерләнгәннәр,бу темага бик матур һәм өндәүле рәсемнәр дә ясаганнар. Тәрбия сәгате укучылар өчен бик файдалы үтте
-
Мониторинглар. 17.12.2013

Классларда маниторинглар эшәү дәвам итә. Чиратта 8 сыйныфлар иде. Алар да уңышлы гына бу эшне башкарып чыктылар. Үз – үзләренә нык җаваплылыкта торып, тырышып мониторингларны эшләп чыктылар.
-
"Тамчы шоу"ны карарга онытмагыз 16.12.2013 Бүген 15.30 сәгатьтә "Тамчы шоу"ны карарга онытмагыз. Безнең укучылар катнашында булган тапшыру күрсәтеләчәк.

-
Мәктәбебезне сыннар бизи 16.12.2013

Мәктәбебез яны соңгы атна дәвамында әкиятләр иленә әверелде. Барлык укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар бердәм булып кардан сын ясау белән шөгыльләнделәр. Сыннар белән соклану өчен мәктәбебезгә чакырабыз.
-
Хәйрия акциясе 15.12.2013

14 нче декабрь көнне укучылар оешмасы авыр хәлле гаиләләргә ярдәм итү максатыннан хәйрия акциясе үткәрделәр. Алар бу эшкә бик теләп алындылар. Кием – салымнар, уенчыклар алып килделәр. Изгелек җирдә ятмас . Кешеләргә ярдәмчел, шәфкатьле булу изгелекнең иң зурысы
-
Мониторинглар. 12.12.2013

Классларда мониторинглар эшләү башланып китте. Укучыларның белемнәрен ныгыту һәм сынап карау максатыннан үткәрелгән бу эшкә укучыларыбыз бик җаваплы карап, тырышып эшлиләр. Аны Һәр класс аерым фәннәрдән график нигезендә эшли. Уңышлар сезгә, укучылар! Сынатмагыз!










