МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
Көзге бәйрәм 06.11.2013

1 ноябрь көнне 5 – 7 сыйныфлар өчен булды “Көзге бал” кичәсе. Урта звено укучылары да тырышып әзерләнгәннәр. Берсен – берсе уздырып биеделәр, уйнадылар, җырладылар. Кичә тәмамлангач, арганчы биеделәр, кызыклы күмәк уеннар уйнадылар. Кичә бик ошады укучыларыбызга
-
“Сөмбелә” бәйрәме 05.11.2013

Башлангыч сыйныфларда “Сөмбелә” бәйрәме булды. “Сөмбелә” бөйрәмен озайтылган көн тәрбичеләре үткәрде. Алар балаларга командалар арасында кызыклы уеннар оештырдылар. Ә балалар берсен – берсе уздырырга тырышып,рәхәтләнеп уйнадылар. Башлангыч сыйныф укучылары мондый уеннарны аеруча яратып уйныйлар. Уеннар тәмамлангач биеп тә алдылар. Бик кызык һәм куңелле булды аларга
-
Укучыларның гомуми җыелышы. 03.11.2013

1 ноябрь көнне “Аргамак” укучылар оешмасының гомуми җыелышы булып үтте. Укучыларның бу җыелышына районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Ләйсән Маратовна һәм социаль яклау бүлегеннән педагог Гөлшат апалары килде. Алар укучыларыбызга гыйбрәтле хәлләр турында сөйләделәр, укучыларыбызга бик җитди төстә, ныклап аңлаттылар. Начар гадәтләргә иярмәү, акыллы кешеләр белән генә аралашу, интернет челтәрләрендә сак булу хакында әйттеләр. Берсеннән – берсе гыйбрәтле мисаллар китереп , уен белән башланган эшләрнең ахыры бик начар тәмамлануына төшендерделәр. Көн тәртибе буенча җыелышта уку министры Сәләхетдинова Әнисә чирек нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Аннан фикер алышуларга күчеп, һәр классның уку секторлары сүз алды. Беренче чирек буенча класстагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр дә ясалды
-
О нерабочих праздничных днях в 2014 году 02.11.2013

Министерство труда, занятости и социальной защиты РТ разработало производственный календарь на 2014 год для татарстанских работодателей.
В соответствии с Трудовым кодексом РФ и республиканским законом «О праздничных днях и памятных датах Республики Татарстан» нерабочими праздничными днями в Татарстане являются:
1, 2, 3, 4, 5, 6 и 8 января – новогодние каникулы; 7 января – Рождество Христово; 23 февраля – День защитника Отечества; 8 марта – Международный женский день; 1 мая – Праздник весны и труда; 9 мая – День Победы; 12 июня – День России; 30 августа – День Республики Татарстан; 4 ноября – День народного единства; 6 ноября– День Конституции Республики Татарстан; Ураза-байрам; Курбан-байрам.
Дни, на которые в соответствии с лунным календарем и сложившимися традициями приходится начало проведения праздников Ураза-байрам и Курбан-байрам, определяются Указом Президента Республики Татарстан. По информации Духовного управления мусульман РТ, предварительными датами празднования этих праздников в 2014 году являются 28 июля и 4 октября соответственно.
-
4 ноябрь ватанпәрвәрлек хисе уятамы? (Сораштыру) 02.11.2013

4 ноябрь рәсми рәвештә Халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителә. Бу 1612 елда сәүдәгәр Минин белән хәрби җитәкче Пожарский ополчениесенең Мәскәүдән Польша интервентларын куып чыгарып, болгавыр чорга нокта куйган көне. Вакыйга шунысы белән үзенчәлекле: барлык милләт, катлаулар, авыл һәм шәһәр халкы берләшеп, дәүләт хәл итәсе мәсьәләне үз кулына алган. Әмма Россия халкы арасында бу көнне бәйрәм дип санаучылар аз икән. Superjob.ru порталы уздырган сораштыруда катнашканнарның күбесе: “Бу – гадәти ял көне”, – дип җавап биргән. Сораштырылганнарның 19 проценты “Бу нинди көн?“ дигән сорауга җавап бирә алмаган. Халыклар бердәмлеге көне дип аталса да, бу көнне рус маршлары үткәрү гадәте дә бар. Бәйрәмне болай билгеләп үтү дөресме? Сездә бу көн ватанпәрвәрлек хисе уятамы?
-
“Сингапур системасы” әйбәт, ләкин... 02.11.2013

Соңгы вакытта Татарстан Сингапур мәгарифенә йөз тота башлады. Андагы укыту системасы ни дәрәҗәдә отышлы соң? Аларның укыту алымнары безнең белем бирү системасына туры киләме? Сүзебез шул хакта. 3 ел эчендә 30 меңнән артык педагог әлеге алымнарны үзләштерәчәк. Август аенда республикада 400 методист өчен Сингапур укулары оештырылган. Алар арасыннан иң-иң дип табылган 200 методист чит илнең укыту серләрен райондагы башка педагогларга төшендерәчәк.
-
“Көзге бал” 02.11.2013

31 нче октябрь көнне 8 – 11 сыйныф укучылары өчен “Көзге бал” кичәсе булып үтте. Кичәгә укучыларыбыз тырышып әзерләнгәннәр. Кичә берсеннән – берсе матур көз кызы һәм көз егетләренең вальс биюләре белән башланып китте . Аннан кызыклы уеннар уйнадылар. Укучыларыбыз берсеннән берсе матур бизәлешле, төрледән – төрле салатлар ясап килгәннәр. Аларны бер – берсенә тәкъдим иткәннән соң , шул салатлар белән сыйландылар.Кабак бөккәне белән чәй эчтеләр. Бәйрәмнең икенче өлеше әнә шулай табын артында үтте. Аннан соң рәхәтләнеп биеделәр. “Көзге бал” кичәсе бик матур булды
-
Семинар 31.10.2013

30 нчы октябрь көнне районкүләм музыка укытучыларының семинары булып үтте мәктәбебездә. Алар безнең укытучыбыз Динә Мәүлитовнаның 4 сыйныф укучылары белән берлектә үткәрелгән җыр дәресен карадылар. Килгән кунакларга укучыларыбыз “Шат елмаеп яшик җирдә” дип исемләнгән ял концерты да әзерләгән иде. Барлык чараларны да, аеруча укучыларыбызның матур эшчәнлекләрен бик яраттылар. Аннан соң алар тәҗрибә уртаклашып үзара мастер класслар үткәрделәр, чыгышлар тыңладылар, фикер алышып,түгәрәк өстәл артында сөшләшү алып бардылар. Карадуган урта мәктәбеннән Гөлшәһидә Шамиловна хезмәттәшләре белән мастер класс күрсәтсә, Кенә урта мәктәбеннән Ильяс Искәндәрович үзенең чыгышы аша үз эшчәнлекләрендә фикерләр алышты. Семинардан үзләренә файдалы мәгълүматлар туплып, мәктәбебезне, укучыларыбызны бик ошатып таралыштылар
-
Экологик юнәлештә тәрбия сәгатьләре 31.10.2013

31 нче октябрь көнне класс җитәкчеләре экология темасына тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Табигать анабызны саклау, аны чиста тоту, чистарту безнең төп бурычыбыз икәнлеге хакында тагын бер кат ныгытып, исләренә төшерделәр. Класс җитәкчеләре презентацияләр күрсәттеләр. Укучылар бер – берсенә сораулар биреп, дөрес җаваплар эзләделәр. Мондый тәрбия сәгатьләре укучыларыбызга бик файдалы һәм кирәкле
-
Халыклар бердәмлеге көне. 30.10.2013

Мәктәбебездә халыклар бердәмлеге көнен искә алу максатыннан тарих укытучысы Рәмзия Миннехановна укучылар белән әңгәмә үткәрде. Алар төрле , үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләделәр, Дмитрий Пожарский, Кузма Минин кебек атаклы шәхесләр белән таныштылар. Әңгәмә бик җанлы, кызыклы үтте










