• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Татар мәктәбе авылларда гына калды

Опубликовано: 20.12.2013

Татар мәктәпләре ябыла, милли мәгариф системасы югала, балаларыбыз татар телендә сөйләшми, татар матбугатының хәле мөш­кел. Әнә шул хакта кичә Татарстан Язучылар берлеге­нең Тукай клубында зурдан кубып сөйләште­ләр. Чарага Татарстан мә­гариф министры Энгель Фәттаховның килүе бә­хәсне тагын да кыздырып җибәрде.

Язучыларның мондый теманы күтәрүләре бик урынлы, анысы. Әмма мәктәпләр ябылып, югары уку йортларындагы татар бүлек­ләре кыскаргач түгел, ә алданрак баш калкытырга ки­рәк иде. Эш узганнан соң йодрык селкү бүген нәрсә­не­дер үзгәртерме икән? Әйтик, кайчандыр Казан дәүләт университетында татар бүлеге­нең деканы булган Тәлгат Галиуллинның зал тулы халык алдында: “Әгәр яшь чагым булса, татар факультетын саклап калу өчен, барысын җыеп, урамга чыгып басар идем”, – дигән фикере бөтенләй көлке булып тоелды. Факультет ябылу ди­гән ыгы-зыгы чыгуга ук университетта гомер буе хезмәт иткән академик, профессор абзыйлар нигә урамга пикетка чыкмаган, нигә шауламаган? Рифә Рахманның: “Татар факультетына тарихчыны китереп куйдылар да, ул бетерде, таратты”, – дигәне дә мантыйкка сыймый. Тарихчы Ис­кәндәр Гыйләҗевнең кулы белән татар факультеты бете­релгән икән, татар мәктәплә­ре, балалар бакчаларының ябылуына да ул гаепледер әле.
Әлбәттә, бу фикерләрне ишетү бик тә кызганыч иде. Бүгенге вәзгыятьне үз күз­ләре белән күреп торган язу­чыларның, галимнәрнең тотышы балалар бакчасына беренче тапкыр гына килеп кергән сабыйларны хәтер­ләт­те. Казан (Идел буе) федераль университеты барлыкка килүгә үк татар филологиясенә ясин чыгу мәгариф министрын да борчый. Безне тулысынча өмет­ләндермәсә дә, ул бу юнәлеш­тә эшләргә вәгъдә итте.
Милли мәгариф системасында туган вәзгыять исә тагын да тирәнрәк. Четерекле мәсьәлә балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән башлана.
– Татарстанда барлыгы 1560 мәктәп исәпләнсә, шу­ның 757се – татар мәктәбе, – ди Энгель әфәнде. – Яшерен-батырын түгел, боларның барысы да фәкать татар те­лендә генә белем бирә дигән сүз түгел. Бүген чиста татар мәк­тәпләре авылларда гына калды. Хәзерге вакытта респуб­лика буенча 39 татар гимназиясе бар дип әйтәбез икән, шулар­ның бары тик берсенең исеме генә җи­семенә туры килә. Бу – Ка­занның 2 нче татар гимназиясе. Калганнары урысча белем би­рә. Күптән түгел гимназия директорлары белән утырып сөйләш­тек. Министрлыкта, иң беренче эш итеп, әлеге гимна­зия­ләргә татарча белем бирү­не кайтару юнә­лешендә эш­ләя­чәкбез. Ата-аналар каршы, Бердәм дәү­ләт имтиханнары фәкать урыс телендә генә бирелә, дигән сылтау монда урынсыз. Мәктәптә сыйфатлы белем бирергә кирәк. Аннан соң гимназиядәге балалар татар телендә укысын өчен ди­ректорның милли җанлы булуы да зарур. Бу мәсьәләне балалар бакчасында да күтәр­дек. Быел ике телдә дә яхшы эш­ләгән егерме балалар бакчасына 1 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Бу программаны алга таба да дәвам итәрбез.
“Сөембикә” журналының элеккеге мөхәррире Роза Ту­фитуллованың Казандагы кызлар гимназиясендәге вәз­гы­ятьне ачыклап китүе күпләр­не борчый торган, әле һаман да нокта куелмаган проблема­ларның берсе булып тора. “Биредә яулык бәйләгән кызлар бик күп. Аларга прокуратурадан бер­ничә тапкыр шел­тә бел­дер­гәннәр. Мәктәп фор­масының милли үзенчә­лек­ләрне истә тотып теге­лергә тиешлеге турында күп тапкырлар сөй­ләшенде. Алга таба ни булачак?” – диде ул.
– Безнең элек-электән килгән милли гореф-гадәт­ләребез бар, аны берничек тә үзгәртеп булмый, – ди Энгель Фәттахов. – Әгәр бала гаиләдә шундый тәрбия алган икән, мәктәпкә бармаса бармый, әмма яулыгын салмый инде. Шуңа күрә без алар өчен махсус үлчәмдәге киемнәр булдырдык. Матур гына яулыкларын бәйләп йөрсеннәр, сүзе­без юк.
Мәгариф мәсьәләсе белән берлектә матбугат өлкәсендә дә четерекле мәсьәләләр җи­тәрлек. Ркаил Зәйдулланың: “Бүген газета-журналларда эшләп утыручы кайбер жур­налистларның 7-8 мең сум хезмәт хакы алулары бигрәк көлке. Гонорар түләнми, шулай булгач, авторларны җә­леп итү дә авыр. Шуның белән тираж да кими”, – дип уфтануы да урынлы. Сәбәпләр күп төрле. Халык газета-журнал укымый, аларны җәлеп итү­нең төрле формаларын эзләп табарга тырышалар. Әйтик, “Сабантуй” газетасы­ның журналга үзгәрүен язучылар кабул итеп бетермәде.
– “Сабантуй” газетасының тиражы кискен кимеде, – ди “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары Сөм­бел Таишева. – Аннан журнал, газета чыгару журналистлар язмасыннан гына тормый бит әле. Аны бизәргә, үз­гәр­тергә кирәк. Ун ел элек журнал укыган баланың зә­выгы белән бүгенгесе бер түгел.
Чыннан да, укучының ни теләгәнен белү авыр бүген. Авылга кайткач, бер яшь киленгә: “Нишләп газета алдырмыйсыз, балагыз да укымый?” – дигән идем. “Газета укымыйча да кеше булдым бит”, – дип җавап кайтарды. Ә андыйларны җәлеп итәр өчен нинди технологияләр уйлап табарга кирәктер, анысын төгәл генә белеп булмый әлегә. 


Источник: http://matbugat.ru/news/?id=8963

К списку новостей