Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Белем-күнекмәләрне тикшерү. 26.10.2015

Мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларның стартлы мөмкинчелекләрен өйрәнү вакыты.
-
Рәхмәт сиңа, игенче! 23.10.2015

"Һөнәрнең һәркайсы яхшы" дип исемләнгән проектны тәмамлап, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә шундый теманы ачкан игенче әтиләр белән очрашу-кичә уздырылды. Авыл баласы өчен таныш - игенче һөнәре турында белемнәр тирәнәйтелде.
-
Конкурста катнаштык. 20.10.2015

Район социаль яклау бүлеге өлкәннәр айлыгы уңаеннан "Минем яраткан әбием" темасына открыткаларга конкурс үткәрде. Монда безнең балалар да атив катнашты.
-
Шифаханәгә сәяхәт. 15.10.2015

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар "Һөнәрнең һәркайсы яхшы" проектына нигезләнеп төрле һөнәр, һөнәр ияләре турында өйрәнәләр. Бүген алар авылыбыз шифаханәсенә сәяхәт иттеләр. Шәфкать туташы һөнәре турында белем тупладылар.
-
Эх, күңелле балачак! 13.10.2015

Нәниләр төркемендә балалар рәхәтләнеп уйныйлар. Алар балалар бакчасында шөгыльләрдән тыш вакытларда күңелле итеп уйныйлар, балачакның рәхәт мизгелләрен тоеп йөриләр.
-
Гөрләде ярминкәләр... 10.10.2015

10 нчы октябрь көнне Балтач бистәсендә уздырылган көзге ярминкәдә безнең бакча хезмәткәрләре дә актив катнашты.
-
Без - күргәзмәдә... 09.10.2015

9 нчы октябрь көнне Бөтендөнья татар конгресы "Ак калфак хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы" тарафыннан оештырылган "Шәҗәрә - безнең тамырлар" дигән семинарда безнең балалар бакчасы күргәзмәдә катнашып, Бөтендөнья татар конгресының Рәхмәт хатына лаек булды.
-
Үзебез тудырган могҗиза! 07.10.2015

Бакчада үскән яшелчәләр арасында әллә нинди могҗизалылары бар. Без, зурлар төркеме балалары, шуларга җан өрдек: йөзләр ясадык һәм киендердек. Менә дигән курчаклар килеп чыкты.
-
Хезмәттәшебезгә 55 яшь! 06.10.2015

Хөрмәтле Гөлфәния Тәлгатовна!
Күп тә түгел, аз да түгел - чын юбилей.
Гомерегезнең бер күңелле бәйрәме бу.
Кулларыгызда чәчәкләрнең генә түгел,
Ирешелгән уңышларның бәйләме бу.
-
Мәктәп белән тыгыз элемтә. 05.10.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар бүген укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Нәни дусларыбызның җырлары, биюләре, изге теләкләре укытучылар күңеленә үтеп керде.
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар багышларга кемгә диеп.
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучы, дияр идем, башым иеп.









