Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Сау бул, бакча! Исәнме, мәктәп! 25.05.2016

Бакчада бүген олы бәйрәм - мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын мәктәпкә озату көне. Бер караганда сөенечле көн, чөнки яңа тәпи йөри башлаган, сөйләшергә генә өйрәнеп килгән балалар зур үстеләр. Алар алдагы көннәрдә укучы булачаклар. Икенчедән, ямансу көн дияргә дә була, чөнки балачак артта калып бара. Иң зур тырышлыкны белем алуга юнәлдерергә кирәк.
Мәктәптә яхшы укыгыз,
Тәртип бозып йөрмәгез.
Бакчабызның маркасына
Тап төшерә күрмәгез.
Көндәлеккә "бишле" белән
"Дүртле"ләр кайтсын тулып.
Үсегез илгә файдалы,
Белемле кеше булып.
-
Бакчада язгы эшләр. 13.05.2016

Яз җитү белән бакчада эш кайный башлый. Безнең бакча коллективы да территорияне чупләрдән чистарта, бакча казый, түтәлләр ясый, яшелчәләр, чәчәкләр чәчә. Тәрбияләнүче балаларга витаминнар үстерү өчен тырышалар.
-
Лалә чәчәкләре янында. 10.05.2016

Бакчабызны яздан көзгәчә чәчәкләр бизи. Болары - лаләләр. Күзнең явын алырдай төсләре белән балкып утыралар, ямь өстенә ямь өстиләр. Ә без кызлар-йолдызлар шул чәчәкләр белән үзебезне чагыштырабыз. "Кайсыбыз матуррак?" - дип Раилә ападан сорыйбыз. "Сез кызлар, чәчәкләрдән дә матуррак, чәчәкләр сезнең кебек ямьле!" - ди ул безгә,
-
Очрашу... 06.05.2016

Равилә апаның балачагы сугыш елларына туры килә. Аның да әтисе башкалар белән бергә сугышка чыгып китә. Ул шушы аяусыз елларның ачысын да, төчесен дә татый. Равилә апа балалар бакчасы тарихында үзенең хезмәтен калдырган кеше. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ветеранны Җиңү бәйрәме белән котларга барды, аңа теләкләр теләп, күчтәнәч тапшырып кайтты.
-
Сугыш урлаган балачак. 05.05.2016

Бүген безгә кунакка сугыш елларында туып, балачактан ятимлекнең, әтисезлекнең, үксезлекнең ачысын татыгыган, бакчабызда озак еллар хезмәт куеп, хэзер лаеклы ялда булган ветераннарыбыз килде. Алар сугышның ачы хәсрәт, ачлык, ялангачлык икәнен сөйләделәр, хәзерге матур, таза тормышның кадерен белеп, саклап, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп, дус-тату яшәргә өндәделәр.
-
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел! 04.05.2016

Авылыбыздан сугышка киткәннәрнең 130 кире әйләнеп кайтмаган. Каһарманнар өчен авыл уртасында искә алу һәйкәле бар. Анда барысының да исемнәре мәңгеләштерелгән.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган.
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
-
Диплом ияләре. 27.04.2016

Хезмәте авыр булса да, җимеше татлы. "Тукай яши безнең күңелләрдә" проектына нигезләнеп әти-әниләр белән берлектә эшләнгән кул эшләре конкурсына нәтиҗә ясалды. Балалар "Яшь рәссам", "Яшь шагыйрь", "Чибәр су кызы", "Шаян шүрәле", "Күңелле пластилин" номинацияләрендә мактау грамоталарына лаек булдылар. Афәрин, кечкенэ осталар!
-
Тукайны искә алып... 26.04.2016

26 апрель - татар әдәбиятын сөючеләрнең дә туган көне ул. Бүген безнең залда да чын әкияти бәйрәм булды. Балалар сөекле шагыйребезнең күп шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырларны җырладылар. Презентация буенча әдәби викторина сорауларына җавап биреп, Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрен арттырдылар.
-
Тукай әкиятләрендә кунакта. 25.04.2016

Балалар яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның әкият һәм шигырьләренә әти-әниләре белән берлектә рәсемнәр ясадылар, кул эшләре иҗат иттеләр, Тукайга багышлап шигырьләр яздылар. Алар тудырган образларда Шүрәле дә шаян, Су анасы да сөйкемле иде.
-
Гөрләп үтте шимбәләр... 23.04.2016

Бүген балалар бакчасында зур өмә үтте. Бигрәк тә әби-бабайларыбыз килүе өмәгә ямь өстәде, күңелләрне күтәрде. Уңган әтиләребез ярдәме белән территориябез чистарып, матурланып, көлеп калды. Дәү әтиләребезгә, дәү әниләребезгә, әтиләребезгә, әниләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.









