Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Рәхмәт хаты. 03.12.2015

Бүген район үзәк мәчетендә мөхтәрәм кунаклар катнашында зур җыелыш булды. Безнең балалар бакчасы "Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә актив катнашканы өчен" Татарстан республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәхмәт хатына лаек булды.
-
Кышның безгә беренче бүләге. 01.12.2015

Ап-ак карлары, суык көннәре, матурлыгы белән әсир итә безне кыш. Яратабыз кышны... Яратабыз сихрилеген. Йомшак карыннан тау өя башладык. Бу эш безгә бик ошый, барыбыз да әтиләребез ясап биргән көрәкләребез белән кар ташыдык, тигезләдек. Чана шуарга килегез!
-
Җир йөзендә иң гүзәл, иң олы сүз, иң матур сүз - Әни! 27.11.2015

Бакчабызда тәрбияләнүче һәр бала, үзләренең нәни куллары белән, күңел җылысын биреп әниләренә бәйрәм открыткалары ясадылар.
-
Әни көне белән! 25.11.2015

Көндәлек мәшәкатьләрне онытып күңел ачтык әле. Әниләребез белән берлектә җырлы-уенлы кичә үткәрдек. Бәйрәм белән Сезне, кадерле Әниләр!
-
Әни кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз! 23.11.2015

Уңан әниләребезнең кул эшләренә сокланмый карау мөмкин түгел. "Тылсымлыдыр аларның куллары" дип уйлап куясың бу хезмәт җимешләренә күз салгач.
-
Юлларда имин йөрик! 20.11.2015

Бүген бездә ЮХИДИ хезмәткәрләре кунакта булды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында авылыбыз юлларына куелган юл билгеләре һәм юлда йөрү кагыйдәләре буенча уен-ярыш үтте. Балалар Рафиль абыйларының сорауларын дөрес җаваплар белән канәгатьләндерделәр.
-
Галәметдин дуслар янында... 20.11.2015

Уртанчылар төркеме балалары бүген, чит галәмнән җир шары белән танышырга килгән Галәметдинне, урамда дөрес йөрү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре белән таныштырдылар.
-
Очрашу... 18.11.2015

Бүген мәдәният йортында зур хөрмәткә лаек шәхес - Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булды. Очрашуда безнең бакча балалары да катнашты.
-
Сәламәтлек - зур байлык. 16.11.2015

Кулларыбызның чуклары - бармак очларында баш миенә йогынты ясый торган нокталар урнашкан. Тәрбиячеләр нәниләр белән кул моторикасына зур игътибар бирә.
-
Мәктәп белән тыгыз элемтә. 12.11.2015

Нәниләр төркемендә Гөлнур Сәмигулла кызы әти-әниләр һәм укытучыларга "Кошлар белән танышу" темасына ачык эшчәнлек күрсәтте. Эшчәнлек "Сөйләм үсеше" белем бирү өлкәсе буенча балаларның сөйләм телләрен үстерү, т, к авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтү максатыннан алынды.









