Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Хезмәттә тәрбиялибез. 28.07.2016

Яшелчәләр гөрләп үсте, уңышы мул булды быел бакчаның. Вакытында яңгыры да яуды, җылысы да җитәрлек. Өлкәннәр белән беррәттән зурлар төркеме балалары бакча эшләрендә актив катнаштылар: чүп үләннәрен утадылар, сирәкләделәр, су сиптеләр. Ә хәзер үзләренең зур нәтиҗәләргә ирешүләренә куаналар: түтәлләрне тутырып үскән суган, кишер, чөгендер, ташкабак, алар өчен кышка витамин гына түгел, ә үз хезмәтләренең җимеше дә.
-
Рәхәтләнеп уйныйбыз... 19.07.2016

Комнан кызыксынып нәрсәдер эзләүче бу балалар - нәниләр төркеменнән. Аларга әле һәрнәрсә яңа, һәрнәрсә кызык. Әле дөньяны ачасылары бар...
-
Сабантуй - 2016 17.07.2016

9 нчы Бөтенрәсәй Мөселман балар Сабан туен ачып җибәрү, оештыруда катнашу безнең бакча коллективына зур җаваплылык йөкләде. Безнең балаларыбыз бик матур чыгыш ясадылар.
-
Зур бүләк! 06.07.2016

Балаларыбызны кояшның, кызу, эссе, хәлне ала торган нурларыннан саклау өчен нәниләр төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләре нинди матур, ерактан балкып, елмаеп каршы алучы корылма ясап бүләк иттеләр. рәхмәт сезгә, әти-әниләр!
-
Яңа малайлар... 01.07.2016

Бакчабыз җәй айларында яңа балалар кабул итә башлады. Сөләйман, Салих, Ибраһим адаптация чорын уңышлы гына уздырып, бакча режимына ияләшеп өлгерделәр.
-
Сабантуйлар бездән башлана... 30.05.2016

Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка
Сабантуй бүген бездә.
-
Сабантуйлар бездән башлана... 30.05.2016

Күрсәт әле, үскәнем:
Ничек чүлмәк ваталар?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай чүлмәк ваталар.
-
Сабантуйлар бездән башлана... 30.05.2016

Серле бау кулларымда,
Уенчыклар күп анда.
Мин алдым шуннан берне -
Ничек аның исеме?
-
Сабан туе җитте, Сабан туе! 30.05.2016

Менә сезгә сулы чиләк,
Көянтә ал иңеңә.
Йөгер тизрәк, иң алдан кил,
Егыла гына күрмә.
-
Сабан туе җитте, Сабан туе! 30.05.2016

Һәммәгезгә берәр капчык,
Ягез әле, киегез.
Сабан туенда ярышып,
Сез дә бүләк алыгыз.









