Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Уяу булыйк! 07.09.2016

Бу атнада зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә "Куркынычсызлык" проекты буенча, кеше тормышы өчен куркыныч ситуацияләр турында әңгәмәләр үтте. Үз һәм тирә-яктагыларның тормышы өчен уяу булырга, кагыйдәләрне дөрес үтәргә кирәклеге турында искәртелде. Террорчылыкка каршы рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Куркынычсызлык атнасы... 05.09.2016

Бүген Бөрбаш балалар бакчасында "Куркыныч" сүзенең мәгънәсен аңлату максатыннан, нәниләр төркеме тәрбиячесе Гөлнур Самигулловна балаларга "ярый -ярамый" сүзенең төшенчәсен аңлатты.
-
Балаларыбыз зәңгәр экраннарда... 03.09.2016

ТНВ каналының "Халкым минем" тапшыруы хәбәрчеләре безнең авылда кунакта булды. Авылның күренекле кешеләре белән беррәттән, алар бакчабызны да, анда тәрбияләнүче балаларны да төшерделәр. Мөдиребез Розалия Харисовна бакча тормышы белән таныштырды, зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр кунакларны "Әссәләмәгәләйкүм" җыры белән каршылады, аннан соң "Салават" әйтелде, нәниләр төркеме тәрбиячесе Гөлфия Хәйдәровна балалар белән саф һавада уеннар оештырды.
-
Уйнап-биеп үсәбез! 02.09.2016

Түгәрәккә бас тизрәк,
Биеп алыйк без әзрәк.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп
Үсеп җитик без тизрәк!
-
Бәйрәм белән!!! 01.09.2016

-
Сагынып килдек бакчабызга... 01.09.2016

Иртән уянып, сөенеп-көлеп,
Ашыга-ашыга бакчага килдек.
Сәламләштек без, аннан күрештек,
Елмаешып бергә тезелдек.
-
Август киңәшмәсендә... 26.08.2016

Бакчабыз мөдире Розалия Харисовна "Мәктәпкәчә белем бирүнең нәтиҗәле муниципаль моделен формалаштыру: тәҗрибә һәм перспективалар" темасына август киңәшмәсендә чыгыш ясады.
-
Сәламәтлек сукмагында... 12.08.2016

Балаларда көндәлек хәрәкәт эшчәнлегенә ихтыяҗ формалаштыруны җәйге саф һавада сәламәтлек сукмагында дәвам итәбез. Сәламәтлек сукмагында йөргәндә балаларның табан астына алган массаж акыл эшчәнлегенә, сөйләм үсешенә, хәрәкәт координациясенә, гәүдә тотышына күп файда бирә. Ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар тәрбияләнә; иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга да өйрәнәләр.
-
Матурлыйбыз... 08.08.2016

Ел саен бакчабыз территориясен бизәүгә әти-әниләр һәм хезмәткәрләр күп көч куя. Быел Исрафилов Фәнил ясаган кое бакчабызга матур бер ямь биреп тора.
-
Яңалык! 01.08.2016

Бакчабызда сөенеч!
Бүген яңалар килде.
Игезәк, матур кызларыбыз -
Дилия белән Зилиягә
Һәммәбез дә сөенде.









