Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Энҗе кар бөртекләре... 07.12.2016

Кечкенәләр төркеме балалары "Кыш килде" проекты кысаларында кар бөртекләре ясадылар.
-
Матурлык яратабыз... 05.12.2016

Бакчабызда "Туган ягыбызга кыш килде" проектын башлап җибәрдек. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре Раилә Мөхәммәтфатих кызы белән кышкы табигатьнең матурлыгын күзәтәләр. "Нәфес-нәфасати" белем бирү өлкәсенең кисеп ябыштыру эшчәнлегендә бияләй бизәделәр.
-
Бакчабызда кунакта әтиләр... 02.12.2016

Бүген бакчабызда зур бәйрәм чарасы үткәрелде. 30 әти безнең бакчада кунакта булдылар. Мәүлед ае башлану уңаеннан, балалар әтиләргә үзләренең җырга-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Җәлил хәзрәт һәр балага үзенең изге теләкләрен теләп, күчтәнәчләр өләште.
-
Кошларга ярдәм... 01.12.2016

Безнең якларда кышлаучы кошларны танырга, кошлар өчен азык сайларга өйрәтү, кошларга ярдәм итү максатыннан, ел саен салкыннар башлангач, бакчада җимлекләр эләбез.
Җимлекләргә җимне һәр көн бер вакытта салырга тырышабыз һәм сыйланырга килгән кошкайларны читтән генә күзәтеп торабыз.
Тимәгез кошларга, сайрасын,
Бетерсен зарарлы кортларны.
Кыш көне җимлекләр ясагыз,
Саклагыз канатлы дусларны!
-
Котлыйбыз! 30.11.2016

Балтач муниципаль районы "Наз" социаль яклау бүлеге үткәргән "Минем әнием" фото конкурсында катнашып Габдрахманов Ансар, Гилмуллин Ильяс сертификатка ия булдылар.
-
Әни белән икәү елмаябыз!
25.11.2016
Кадерле әзниләребезне котларга, аларны ничек итеп яратканыбызны, хөрмәт иткәнебезне белдереп, кунакка дәштек; шигырьләребезне, җырларыбызны, үзебез ясаган чәчәкләрне бүләк иттек. Әниләребез бәйрәм кичәсендә көч сынаштылар. Үзләренең бар яктан булган икәнлекләрен исбатладылар.
Җир йөзендәге барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Аларның борчу-мәшәкатьсез яшәүләрен телибез.
-
Әнием - кадерлем...
23.11.2016
Бүген нәниләр төркемендә әниләр көне уңаеннан бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәмгә килгән әниләргә нәниләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, бәйрәм белән котладылар.
Әни ул - җылы кояш,
Әни ул - матур чәчәк,
Әни белән яшәү
Шундый матур балачак.
Яратыйк, кадерлик, хөрмәтлик яраткан әниләребезне.
-
Әниемә бүләк.
17.11.2016
Мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төкемендә тәрбияләнүче балалар Әниләр көне уңаеннан үз кадерлеләрен нәни куллары белән ясаган бүләкләре белән сөендерделәр.
-
Җәнлекләр урманда яшиләр.
16.11.2016
Нәниләр төркеме балалары урманнан кунакка килгән аю белән бергәләп, җәнлекләр булып уйнадылар. Аюның максаты: балаларның җәнлекләр турындагы белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү иде.
-
VI - спорт фестивале...
15.11.2016
Бүген бакчабызның зурлар төркеме балалары Балтач спорткомплексында уздырылган VI - спорт фестивалендә катнашып, көч сынашып кайттылар.









