Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Я, әйдәгез танышыйк! 01.02.2018

Кулга кулны бирешик,
Исемнәрне әйтешик,
Куллар кысып күрешик.
Киң итеп елмай миңа,
Мин дә елмаям сиңа.
Туры итеп караштык,
Менә шулай таныштык.
Төркемебезгә яңа бала
Юнысны кабул иттек.
-
Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү. 25.01.2018

Әкият герое Шапшак, балаларны үзе яши торган шапшаклар иленә чакырса, аның артыннан ук килгән Чистабикә, киресенчә, балаларны чиста, пөхтә булырга өйрәтте. Чөнки шундый балалар гына сау-сәламәт була, аларны кешеләр дә ярата, хөрмәт итә, - диде.
-
Шахматчы Зифа 23.01.2018

Казанда 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк авыл кызлары арасында үткәрелгән шахмат ярышында Корбанова Зифа II урынга лаек булды, диплом белән бүләкләнде. Зифаны җиңүе белән котлыйбыз. Тагын да яңа уңышларга ирешүен телибез.
-
Ачык ишекләр көне. 19.01.2018

Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика һәм рус теленнән әти-әниләр, башлангыч сыйныф укытучылары өчен ачык эшчәнлекләр күрсәтелде. Безнең бурыч: әти-әниләргә үз балаларының, укытучыларга булачак укучыларның төп фәннәрдән белемне ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен күрсәтү иде. Балаларның гомуми үзешенә ирешү өчен игътибарны нәрсәгә бирергә кирәклеге азсызыкланды.
-
Нәни Сәйдәш килде. 16.01.2018

Нәниләр төркеменә яңа бала килде. Сәйдәш үзенең йомшак, тәмле булуы белән аерылып тора. Апаларга да, нәниләребезгә дә тиз ияләнә. Барыбызга да сау-сәламәт, авырмыйча йөрергә язсын.
-
Сез дә чаңгыда йөрегез! 12.01.2018

Кышкы матур көннәрдә
Чаңгы алабыз кулга.
Кар-бураннар туздырып,
Китәбез чаңгы шуып.
Кошлардан калышмыйбыз,
Җилләргә тоттырмыйбыз.
Кышкы саф, чиста һаваны
Сулап һич җә туймыйбыз.
Менә шулай ял итәбез
Табигать кочагында.
Сәламәтлеккә файда -
Йөрегез сез чаңгыда!
-
Әкияттә кунакта... 28.12.2017

Нәниләр төркеме балалары "Теремкәй" әкияте геройлары булып уйнап, "Яңа елны каршылау" бәйрәм иртәсендә катнашып күңел ачтылар. Кыш бабай белән Карчәчәк килеп бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр, балаларны күчтәнәчләр белән сөендерделәр.
-
Чыршы әйләнәсендә... 25.12.2017

Дуслар, кунаклар белән бергәләп
Яңа елны каршыладык.
Ямьле чыршы тирәсендә
Әйләнеп җырладык.
Безнең сагынганны
Кыш бабабыз да белгән
Капчыгына күп итеп
Бүләкләр салып килгән.
-
Яңа елны каршылыйбыз. 21.12.2017

Безнең ишегалды җәен шау чәчәктә утырса, кышын анда кардан әвәләнгән берсеннән-берсе матур сыннар пәйдә була. Алар тирә-якны бизәп торалар. Сын ясауны күмәкләшеп башкарабыз. Һәр эштә актив әти-әниләребез бар: Хайруллин Илшат, Корбанова Энҗе, Солтанов Раушан, Шәймәрдәнов Самат, Газизуллина Ләйлә. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, сәламәтлек, уңышлар телибез. Яңа ел тыныч, матур килсен.Бәйрәм белән Сезне!
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 18.12.2017

Яңа елны һәркем түземсезлек белән көтә. Менә без дә Яңа елга әзерлек эшләре белән мәшгуль. Шул уңайдан бакчабыз янына күп кенә кар сыннары ясадык. Алар әкият иленнән килгән геройларны хәтерләтә.









