Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Нәни төзүчеләр. 15.12.2017

Төркемебездәге балалар конструкторлар белән эшчәнлекне бик теләп һәм көтеп алалар. Конструкторлар белән эшчәнлек балаларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерә, яңа төр чишелешләргә этәрә, күмәк һәи иҗади эшләү алымнарына өйрәтә. Балаларга "Транспорт", "Төзелеш" темалары аеруча ошый.
-
К сведению родителей!
13.12.2017
Уважаемые родители! Для переоформления права на получение дополнительной компенсации Вы можете подать заявление на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru), либо обратиться в отделение Республиканского центра материальной помощи по месту жительства в течение месяца, следующего за месяцем окончания предоставления дополнительной компенсации. В случае, если Вы обратитесь за переоформление позже указанного месяца, дополнительная компенсация будет назначена Вам с месяца обращения.
При обращении необходимо предоставить:
- документ, удостоверяющий личность;
- документы о доходах всех членов семьи за 6 месяцев, предшествующих месяцу обращения.
Дополнительная компенсация переоформляется, если величина дохода на одного члена в семье заявителя не превышает 20 тыс.рублей.
Телефон для справок: 2-45-37
-
Рәсемдә яраткан уеннарыбыз. 11.12.2017

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә рәсем эшчәнлегендә балалар традицион булмаган алымнарны еш кулланып сурәтлиләр. Кышкы уеннар уйнаган баланы уч төпләрен каплап төшереп ясадылар. Һәр бала рәсемне үзе яратып уйнаган уен атрибуты белән тулыландырды.
-
Җим сибәбез кошларга 01.12.2017

Нәни экологлар һәр елны да канатлы дусларыбызны онытмыйлар. Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр көн саен әтиләре ясап биргән җимлекләргә җим сибәләр.
-
"Йолдызчык" чын йолдыз! 28.11.2017

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен оештырылган VII спорт фестивалендә "Йолдызчык" командасы авыллар арасында I урынны яулады. Аларны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, алда зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Китап алсаң кулыңа - нур сибелер юлыңа! 23.11.2017

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидение безнең тормышта зур урын алып тора. Әмма экраннардан бирелгән әзер мәгълүмат безнең уйлау сәләтен киметә.Ә китаплар ярдәмендә без тәэсирләнергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәнәбез. Бала белән бергәләп китап уку - вакытны иң файдалы итеп үткәрү чарасыдыр. Нәниләребезне сөендерик - кулга китап алыйк!
-
Беренче кар.
17.11.2017
Төн буенча туктамыйча,
Тышта ап-ак кар яуган.
Капланган урам, урманнар
Җир йөзе ап-ак булган.
"Кар ява, кыш була", -дип
Куаналар балалар.
Кар бабай әвәләп ясыйлар,
Кул чабып шатланалар!
-
Теремкәй
15.11.2017
Нәниләр төркеме балалары "Кыргый җәнлекләр" проекты кысаларына нигезләнеп "Теремкәй" әкиятен уйнап кыргый җәнлекләр турында белемнәрен баеттылар.
-
"Табигать баласы" бәйгесе 10.11.2017

"Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары редакциясе тарафыннан оештырылган "Табигать баласы" бәйгесендә актив катнашканнары өчен мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары Яббарова Камилә, Кәримуллина Регина, Әкбәров Әсхәт сертификат белән бүләкләнделәр. Һәрвакыт шундый актив булыгыз!
-
Зифа тагын җиңүче! 08.11.2017

Балтач муниципаль районы яшүсмерләр "Факел" клубы призына 2010 елда туган кызлар арасында рус шашкасы буенча ачык турнир булып узды. Анда мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Корбанова Зифа III урынга лаек булды. Зифаны җиңүе белән котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә зур уңышларга ирешүен телибез.









