Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз. 10.05.2017

ТР Балтач муниципаль районы социаль яклау бүлеге Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап үткәргән "Бөек Җиңү чәчәкләре" бәйгесендә катнашып III урынны яулаган Ахмадиева Айзиләне җиңүе белән котлыйбыз. Бу бәйгедә актив катнашкан Гильмуллин Солтанга, Габдрахманов Ансарга рәхмәт белдерәбез. Афәрин, балалар!
-
Бакчада язгы хезмәт. 05.05.2017

Бакча тирәсен бизәү өчен чәчәк үсентеләре чәчеп үстерү кыштан ук башланган булса, бүген түтәлләрне казу, йомшарту эшләре бара. Хезмәткәрләр бакчаны әкияттәге кебек сихри дөньяга әверелдерү өчен тырышалар.
-
Нургали абый нараты. 04.05.2017

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Мииниханов Нургали Миннихан улы истәлегенә Саба муниципаль районында шахмат турниры җиңүчесе Корбанова Зифа нарат үсентесен бакчага күчереп утыртты. Бу шахмат турнирында бер матур традиция яши: җиңүчеләр агач үсентеләре белән бүләкләнә. Алар, яшь агачларны табигатьтә утыртып, тәрбияләп торырга тиешләр.
-
Иҗат концерты. 30.04.2017

Өч сәгатькә якын концерт караган авыл халкы яшь артистларга - сәләтле балаларга кул чапканда мәдәният йорты селкенеп торгандыр. Концерт үз эченә берничә теманы берләштергән иде: яңа туган балага "бәби ашы" китерү, ул бала үсеп бакчага килүе һәм анда үзен чын әкият дөньясына кереп сәяхәт итүе, Тукай әкиятләрендәге персонажларның дуслыгы, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы. Нәни җырчылар, бию осталары, нәфис сүз сөйләүчеләр артистлык сәләтләрен, сәхнә сәнгатенә гашыйк икәнлекләрен күрсәтә белделәр. Рәхмәт аларга!
-
Күңелле балачак! 21.04.2017

Бүген нәниләр төркеменә "Табиб абый - Ибраһим Ирек улы килде". Ул балаларга сәламәт булырга, авырмаска өндәде.
-
Тукай айлыгы... 18.04.2017

Тукай айлыгы кысаларында әти-әниләрнең Тукай әкиятләренә кул эшләре күргәзмәсе көннән-көн тулылана.
-
Гөлләрем, гөлкәйләрем!!! 14.04.2017

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәрберсе гөл утыртты. Су сибеп, савытларын яктыга борып, төбен йомшартып тәрбияләп торгач, гөлләр чәчәк аттылар. Бүлмәбезгә ямь биреп бизәп утыралар. Балалар бакча чәчәге үсентеләре дә үстерәләр. Үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күрү - алар өчен зур сөенеч.
-
Елмаеп яшик! 11.04.2017

Уяндыңмы, елмай!
Көнне башла шулай.
Елмай үз-үзеңә,
Әйтәсе сүзеңә.
Бүгенге көн бакчабызда "Елмаю көне" дип билгеләп үтелде. Балаларга елмаюдан кешенең күңеле күтәрелүе, елмаеп аралашкан кешеләрнең дуслары күп булуы, аларның бәхетле, шат булуы аңлатылды. Балалар иптәшләрен елмаеп сәламләделәр, бер-берсенә матур теләкләр теләделәр.
-
Фиксиләр... 06.04.2017

6 нчы апрель - мультфильм көне. Шул уңайдан бакча балалары белән "Фиксиләр" мультфильмын карадык. Бу мультфильм популяр, баланың яшь үзенчәлегенә туры килә, сабыйларны җәлеп итә. Иң шатландырганы - Фиксиләр үз телебездә сөйләшә. Яраткан геройлар белән очрашу балаларның күңелләрен күтәрде.
-
Китапханәдә кунакта. 24.03.2017

Китапханәче һөнәре турында белемнәребезне тирәнәйтү максатыннан, китаплар яратуыбызны исбатлап, китапханәдә булдык. Безнең Бөрбаш авылы китапханәсе зур, якты, матур, китапларга бай. Анда эшләүче Әнисә апабыз якты йөз белән каршы ала, үз һөнәре серләренә төшендерә, яңа китаплар белән таныштыра, төрле уеннар уйната, мультфильмнар күрсәтә. Бу юлы "Минем тату гаиләм" темасына рәсем күргәзмәсе оештырды. Ә без яраткан шагыйрьләребезнең шигырьләрен сөйләдек, әти-әниләргә багышланган җырлар җырладык һәм яраткан "Чабата" биюен биедек.









