Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Тәрәзә төбемдә гөл! 21.02.2017

Бүлмә гөлләренең кеше тормышында гаять зур әһәмияткә ия булуларын максат итеп, зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә "Бүлмә гөлләре" проекты эшләде. Балалар гөлләрне вегетатив үрчетергә, тәрбияләргә өйрәнделәр. Төркемдә гөлләр утырттылар. Тәрбияче Раилә Мөхәммәтфатиховна, гөлләр яшел яфракка күмелеп шау чәчәк атсыннар өчен, элек әбиләребез кулланган файдалы киңәшләр белән таныштырды.
-
Әтиемә бүләккә... 20.02.2017

Нәниләр төркемендә тәрбияләнүче балалар әтиләрен бәйрәм белән котлап, үзләреннән өлеш керттеләр. Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!
-
Әтиемә бүләк. 17.02.2017

Кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары үз куллары белән әтиләргә бүләк ясадылар.
-
Афәрин, Гөлфия! 15.02.2017

"Ел тәрбиячесе - 2017" конкурсында район буенча III урынга лаек булган тәрбиячебез Хөсәенова Гөлфия Хәйдәровна Республика зона этабында матур чыгышы белән сөендерде. Аңа алга таба да уңышлар телибез.
-
Муса Җәлилне искә алу. 15.02.2017

15 февраль - Муса Җәлилне искә алу көне. Балаларда бөек шагыйребез, татар халкының герой улына ихтирам, иңатына кызыксыну уяту максатыннан бүген нәниләр төркеме балалары белән сөйләшү үткәрелде.
-
Безнең әтиләр. 10.02.2017

Балаларда төрле һәнәр кешеләренә һәм әтиләр хезмәтенә карата кызыксыну уяту максатыннан бүген нәниләр төркеме балалары әтиләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы рәсемнәр карадылар.
-
Милли тәрбия бирүнең үзенчәлекләре. 07.02.2017

Милли сыйфатлар формалаштыру - тәрбия бирүнең әһәмиятле өлеше. Нәниләр төркеме балалары тәрбияче апалары белән милли сыйфатларны ачыклап, түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын тану һәм үтәү; үз милләтеңнең тарихын белү, аны саклау һәм хөрмәт итү.
-
Кечкенә булса да, төш кенә... 06.02.2017

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Корбанова Зифа, Балтач районында Ренат Закиров призына 1-2 нче сыйныфлар өчен оештырылган рус шашкасы ярышында II урынны яулап, грамота белән бүләкләнде. 4-5 нче февраль көннәрендә Казанда мәктәпкәчә яшьтәге авыл шахматчылары арасында үткәрелгән шахмат ярышында I урынга лаек булды һәм грамота алды. Зифа бар якка да өлгерә: бакчадан кайткач Кукмара боз сараена фигуралы шууга бара, район бию түгәрәгенә йөри. Афәрин, Зифа!
-
Уттан саклан! 03.02.2017

Бездә кунакта районыбызның гаиләдә баликъ булмаган балаларның хокукын бозуны кисәтүче муниципаль хезмәткәрләр Л.Ф.Низамиева һәм Р.Л. Накипова булдылар. Алар уттан саклану чаралары турында белемнәрен ныгыту максатыннан, балалар белән шырпы, электр җиһазлары белән уйнарга ярамаганлыгы турында әңгәмә үткәрделәр.
-
Редиска һәм яшел тәмләткечләр. 26.01.2017

"Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы" проекты кысаларында уртанчылар төркеме суган янына редиска һәм яшел тәмләткечләр чәчтеләр.









