Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | Skom.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 73 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Файдалы эш 16.03.2015

Язгы яхшылык атнасы кысаларында, укучыларыбыз укытучылар белән берлектә, каен һәм нарат бөресе җыю операциясе башланып китте. Шулай итеп, кешеләрне сәламәтләндерүгә өлешебезне кертәбез.
-
Сыерчык оялары күргәзмәсе-2015 14.03.2015

Язгы шәфкатьлелек атнасының максаты – кешегә хас иң мөһим сыйфатлар буларак, яшьләрнең аңында изге күңеллелек, сизгерлек тәрбияләү, алар арасындагы иреклеләрнең мөһим роль уйнавын, илнең социаль һәм икътисади үсешенә керткән өлешен күрсәтү. Мәктәбебездә “Дустыңа оя сал”дигән сыерчык оясы ясау буенча конкурс башланып китте.
-
"Шәмәк елгасы буе экологиясе" конференциясе 13.03.2015

Бүген мәктәбебездә, Язгы яхшылык атнасын дәвам итеп, Миннебаев Рафил Хөрмәтулла улы тарафыннан “Шәмәк елгасы буе экологиясе” дигән чара үтте. Алып баручылар укучыларны туган якларына карата мәрхәмәтле, сак булырга өндәделәр.
-
Инглиз теленнән ачык дәрес 13.03.2015

Язгы яхшылык атнасы программасы буенча, инглиз теленнән, Гыйләҗетдинова Албина Рәфкат кызы, 9 сыйныфта “The 70th anniversary of the Great Victory” темасына ачык дәрес үтте. Укытучы укучыларны яхшылыкка омтылдырды. Бүгенге тормышыбызның аяз күге өчен, сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтле булып, булдыра алганча аларга булышырга өндәде.
-
Рус теленнән ачык дәрес 12.03.2015

Мәктәпнең эчке контроль графигы нигезендә, рус теле укытучысы Шәрипова Рәмзия Мөхәммәт кызы 6 сыйныф укучылары белән "Сравнительная степень прилагательных" дигән темага ачык дәрес үткәрде.
-
Игелеккә омтыла күңел 11.03.2015

Игелеклек – иң матур сыйфатларның берсе. Бу сыйфат һәркемне бизи. Безнең мәктәп укучылары да яхшы эшләр кылуда актив катнашалар. Шул уңайдан һәр сыйныф макулатура тапшыра башлады.
-
Сәламәт яшәү рәвеше көне 11.03.2015

Бары тик сәламәт яшәү рәвеше алып барганда гына кеше үзе дә, тормышы да матур булачак. Бүгенге көнне укучыларыбыз иртәнге зарядкадан башлап җибәрделәр. Тәнәфес вакытларында, укучылар төрле спорт чараларында катнаштылар, уеннар уйнадылар.
-
Язгы Яхшылык Атнасы 10.03.2015

Әгәр һәр кем явызлыкка каршы
Гел явызлык кына эшләсә,
Шәфкать кылычы тотып,
Явызлыкның
Юлларына каршы төшмәсә,
Яхшылыклар күптән үләр иде,
Калыр иде бары үч, нәфрәт.
Җаннарында кояш йөрткәннәргә,
Кичерә белгәннәргә мең рәхмәт.
Комыргуҗа урта мәктәбе укучылары үзләре өчен изгелеккә, матурлыкка, дуслыкка язгы ишекләрне ачтылар. Мәктәбебездә “Язгы яхшылык атнасы” башланып китте.
-
9 сыйныфта Ата-аналар җыелышы 07.03.2015

Бүген мәктәбебебзнең 9нчы сыйныфында чыгарылыш имтиханнарына әзерләү турында ата-аналар җыелышы үткәрелде. Имтиханнарга әзерлек буенча сыйныф җитәкчесе чыгыш ясады. Кайбер фән укытучылары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
"Әлифба" бәйрәме 06.03.2015

Һәр шәхес нинди генә һөнәр иясе булуына карамастан, ул тәүге дәреслек –“Әлифба”ны сагынадыр, аңа рәхмәтледер.Чөнки белем “Әлифба”дан башлана. Әлифба озын гомерле,тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Бүген мәктәбебезнең 1 сыйныф укучылары укытучылары Мөхәммәтҗанова Ләлә Альбек кызы белән берлектә "Әлифба" бәйрәмен үткәрделәр.









