Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | Skom.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 73 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Район күләмендәге көрәш ярышы 25.03.2015

Районда милли көрәшне популярлаштыру, Республика ярышларында катнашу өчен көрәшчеләр әзерләү һәм сәләмәт яшәүне пропагандалау максатыннан 25 март көнне Комыргуҗа авыл җирлеге исеменнән мәктәбебезнең спорт залында яшүсмерләр арасында район күләмендә көрәш бәйгесе үтте.Әтнә районы мәктәпләреннән командалар катнашты. Бәйге киеренке рухта барды, егетләр барысыда осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтте, ярышка ныклы әзерлек белән килүләре күренеп тора иде. Мәктәбебез укучылары командасы беренче урынга лаек булды.
-
Түгәрәкләргә йөреш 24.03.2015

Язгы каникул вакытында да укучыларыбыз, кызыксынып, түгәрәкләргә йөрүләрен дәвам итәләр.
-
Каюм Насыйри исемендәге XIII Межрегиональ фәнни-гамәли конференция.Экология 23.03.2015

Мәктәбебезнең 11 сыйныф укучысы Хәкимова Гөлүсә, Миннебаев Рафил Хөрмәтулла улы җитәкчелегендә,Каюм Насыйри исемендәге XIII Межрегиональ фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, I степеньдагы дипломга лаек булды.
-
24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне 20.03.2015

24 март - Бөтендөнья Туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан мәктәптә класс сәгатьләре уздырылды. Баларларга авыруның килеп чыгу сәбәпләре, таралу ысуллары, саклану чаралары турында сөйләнелде, видиороликлар күрсәтелде. Шулай ук укучыларыбыз белән очрашуга Комыргуҗа авыл җирлеге фельдшеры Зиннәтова Гөлнара Габделбар кызы чакырылды.
-
Сыерчык оялары күргәзмәсенә нәтиҗә 19.03.2015

Мәктәбебездә үткән Сыерчык оялары конкурсына буген нәтиҗә ясалды. Кунакка “Ашыт” заказнигы инспекторы Рәшит Зиннур улы Әхмәтҗанов килде һәм укучыларга мактау грамотасы тапшырды. Конкурсны оештырды биология фәне укытучысы Миннебаев Рафил Хөрмәтулла улы.
-
Ачык ишекләр көне 18.03.2015

Мәктәбебездә бүген ачык ишекләр көне уздырылды. Әти-әниләр ачык дәресләр карадылар. Каникул чорына укучыларның сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын саклау ата-аналарга тапшырылды,әңгәмә уздырылып кул куйдырылды.
-
2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатына багышланган видеоролик карау 18.03.2015

Мәктәбебез укучылары 2015 елда башкалабызда үтәчәк су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатына багышланган видеоролик карадылар.
-
Олыласаң олыны,олыларлар үзеңне. 17.03.2015

Изге эшләребезне дәвам итеп, 5-7 сыйныф укучылары, укытучылары Шәрәфетдинова Рәисә Зөфәр кызы һәм Шәрипова Рәмзия Мөхәммәт кызы белән, тыл ветераннары, өлкән кешеләргә ярдәм итү уңаеннан, кар тараттылар, канаулар казыдылар.
-
Cтройда җыр белән атлап йөрү конкурсы 17.03.2015

Укучыларыбыз район күләмендә үткән стройда җыр белән атлап йөрү конкурсында III урыннан 1 балл белән генә калышып IV урын яулап кайттылар. Җитәкчесе Каюмов Рамил Равил улы.
-
“Балачак дөньясы” 16.03.2015

Бүгенге көн мәктәбебездә “Балачак дөньясы» исеме астында үтте. Башлангыч сыйныф укытучылар, һәр тәнәфестә, укучылар белән күңелле уеннар, ярышлар үткәрделәр.









