Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | Skom.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 73 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Л.Н. Толстой исемендәге XIII фәнни - гамәли конференция 17.04.2015

17 нче апрель көнне Казан шәһәрендә Л.Н. Толстой исемендәге XIII фәнни - гамәли конференция булып үтте. Конференциядә мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Исмаилова Эльнара укытучысы Шәрипова Р.М. житәкчелегендә, 11 сыйныф укучысы Фәхриева Айзилә,укытучысы Фәхриева Г.С. җитәкчелегендә катнаштылар һәм сертификат белән бүләкләнделәр. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
Мәктәбебез укучылары – «IT-чемпион» конкурсында җиңүчеләр 17.04.2015

«IT-чемпион» республика бәйгесендә катнашып, “Иң актив мәктәп” номинациясендә җиңеп, мәктәбебез интерактив тактага ия булды.
-
Җиңү-70. Сугыш ветераны буенча эзләнү эше. 16.04.2015

Мәктәбебезнең Яңа Җөлби филиалы укучысы Хәйруллин Адель, "Минем бабай-фронт сугышчысы" дигән темага эзләнү эше үткәрде.
-
Мәктәбебездә инде күптән яз... 15.04.2015

Тәбигатьтә кыш бирелеп кенә килә, ә мәктәбебез эчендә күптән яз инде. Укучыларыбыз белән укыучыларыбыз бергәләшеп помидор, кыяр, борыч, төрледән-төрле үсентеләр утырттылар. Киләчәкне бергәләп кайгыртабыз.
-
Булачак абитуриентларга ярдәм 14.04.2015

Мәктәбебез укучылары төрле уку йортларыннан килгән укытучылар белән кабат очраштылар.
-
12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. 13.04.2015

12 апрельдә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Быел Галәмгә менүгә 54 ел тула.Шул уңайдан тәнәфесләрдә укучыларыбыз видеороликлар карадылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
IX Спартакиада. Көрәш ярышы 11.04.2015

IX спартакиада кысаларында яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үткәрелде. Мәктәбебезнең җыелма командасы IV урын яулады.
-
Мәшгульлек үзәге укучыларга һөнәр сайларга булыша 09.04.2015

Балачакны ташлап китәр чаклар
Сизелми дә үтеп китәчәк.
Балачаклар инде кире кайтмас:
Алда юллар сезне көтәчәк.
Алда юллар – кайсын сайларга?
Мең төрле уй баштан үтәчәк.
Дөрес һөнәр сайлаганда гына
Көтәр сезне матур киләчәк
Мәктәбебезнең 8-11 сыйныф укучыларына, Әтнә мәшгульлек үзәгеннән килгән Мәгсумова Венера Рәис кызы, Казаннан килгән белгеч Халяпина Ирина Виктор кызы, һөнәр сайлау буенча лекция үткәрделәр. Шулай ук тема буенча видеоролик карадылар, тест сорауларына җавап биреп, киләчәктә кем булу турында киңәш алдылар. Чыгарылыш укучыларының теге яки бу һөнәр тибына бирелешен ачыклау ягыннан тестлаштырулар зур ярдәм бирә.
-
Ата-аналар жыелышы 09.04.2015

Мәктәбебездә чираттагы ата-аналар җыелышы үтте.Уку буенча директор урынбасары Шәрәфетдинова А.Р. җыелышны башлап җибәрде. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәкимова Г.Р. “Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге” темасына чыгыш ясады. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре Фәнил Муллагалиев һәм Ренат Ихсанов, укучыларның юлда йөрү кагыйдәләре һәм тәртип саклау буенча чыгыш ясадылар.
-
Җиңү-70. М.Әмирнең "Миңлекамал" спектаклен карау 08.04.2015

Бүген укучыларыбыз авыл клубында Г.Тукай исемендәге ӘТНӘ ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ тарафыннан сәхнәләштерелгән Мирсәй Әмирнең , сугыш чоры авылы һәм авыл кешесенең пәһлеваннарча хезмәте турындагы “Миңлекамал” спектаклен карадылар.









